Йөзә белмәсәм дә...
Мин йөзә белмим. Йөзәргә өйрәнеп тә карадым, барып чыкмады.
Без җәй саен Димескәйгә Миңсылу әбием янына кунакка кайтабыз. Туганнарым Айгөл, Альбина, Лариса, Ләйсән, Ләйлә дә шунда. Менә су коенырга киттек. Ләйсән барганда миннән сорап куйды: «Син йөзә беләсеңдер инде, Айсылу апа, шундый зур Кама елгасы буенда яшәп!» ди. Мин нәрсә әйтергә белмичә аптырап калдым. «Юк» дияр идем, үзе әйтә бит, «Зур Кама буенда яшәп!» — ди. Шуңа да, сер бирмәскә тырышып: «Әйе, беләм», — дидем. Йөзә белмәгәнемне беләм дә...
Димескәй авылы янында гына ага торган Дим буена җиттек. Ләйсән: «Йөзәргә өйрәт әле?» — дип, минем яныма ук килеп басты. Вакытны сузарга тырышып: «Өйрәтермен, башта суга керик инде», — дим. Үзем әнинең ничек итеп йөзәргә өйрәткәнен искә төшерәм. Менә суга да кердек. Бу урында Дим иркенләп, талпынып ага. Урта җирендә шактый тирән дә кебек, ул урындагы су куерак төстә. Альбина да, сүзгә кушылып: «Айсылу, тизрәк йөзеп күрсәт инде», — ди. Минем йөрәгем табан астына төшеп киткәндәй булды. Үзем йөзәргә куркам! Ярый. Бар көчемне җыйдым да суга сикердем.
Нинди хәл бу?! Мин бит йөзәм!!! Үзем дә сизмәстән йөзеп киткәнмен. Менә могҗиза! Шушы вакыйгадан соң мин бик шәп йөзә башладым. Әле Ләйсәнне дә өйрәттем. Бик нык теләсәң, иң зур теләкләрне дә чынга ашырып була икән бит.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев