Көмеш кыңгырау

Ююбу – попугайлар короле

Шул көннән алып попугайлар короле Ююбуның дәрәҗәсе төште.

(Войтех Циныбулктан)

Зоопаркта иң беренче булып попугайлар уянды. Иң өлкән попугай Ромуальд читлек эчендәге агачның очына менеп кунаклады да кояшны сәламләде.

—  Мин — иң бөек попугай. Мин — иң акыллы попугай. Сәламлим сине, Кояш!—дип кычкырды ул.— Сиңа туган Африкам өстендә балкырга рөхсәт итәм.

—   О-о-о!—дип сокландылар попугайлар, мәгърур башын чөеп басып торган Ромуальдка карап, гәрчә шундый ук хәл һәркөнне кабатланса да.— Безнең иң акыллы королебезгә дан!

—   Әйе, дөрес,— дип килеште Ромуальд.— Дан миңа! Сезнең барыгызга да мәгълүм инде, кайчандыр мин Африка попугайларының короле идем.

—   Беләбез, беләбез,— дип кычкырдылар попугай­лар.— Без синең белән горурланабыз.

—   Кая-Кая елгасының ике ягындагы урман да ми­нем карамакта иде.

—   Беләбез, беләбез!

—   Көн буена мин Африка телендә генә сөйләштем.

—  О-о-о... Ә без белмибез. Өйрәт әле безне дә, хөрмәтлебез Ромуальд!

—   Өйрәтермен, өйрәтермен, тик сез мина Ююбу дип дәшегез,— диде Ромуальд.— Африкада король булганда   мине   гел   шулай   дип   атап   йөртәләр   иде.

—   Ююбу — безнең аксакалыбыз. Яшәсен король Ююбу!   Өйрәт   әле   безне   дә   африкача   сөйләшергә!

—  Африка телендә «кояш» ни дигән сүз?

—   Кояш? Һем... Кояш «һеле-һеле» дип атала.

—   Һеле-һеле,— дип кычкырдылар попугайлар бертавыштан.— Кояш, һеле-һеле. Ә су Африка телен­дә ничек яңгырый?

—  Су? Су? Э-э-э... Су — җүл-җүл.

—  Җүл-җүл! Ә чикләвек?

—  Чикләвек...   чикләвек...   «тил-тил»   дип   атала.

—  Тил-тил! Һеле-һеле! Җүл-җүл! Һоло-һоло! Җүлү-җулә!—дип янә кычкырдылар попугайлар бертавыштан һәм артык дулкынланудан бөтен сүзләр­не бутап бетерделәр.

—  Менә мин сезне африкача сөйләшергә өйрәт­тем,— диде Ромуальд һәм көчле кул чабулар астында җимлек савытына очып кунды.

Тирә-якка попугайларның шаулашкан тавышлары таралды:

—   Без африкача сөйләшә беләбез! Тил-тил! Җүләр-җүләр!

Попугайлар читлегенең каршындагы корычагачка кунган чыпчык Очыпчык йөзен чытып сөйләнде:

—  Моңа карап торсаң, күңелләр болгана башлый.

—  Син нәрсә, шаяру гына бит бу,— диде Кызыл­түш. Ул да бик бирелеп әлеге тамашаны күзәтә иде.

—   Кемгә ничек инде. Мин, мәсәлән, ахмак мактан­чыкларның шулай кылануын күтәрә алмыйм.

Кызылтүш канатларын җилпеп алды:

—   Ә син соң нәрсә эшли аласың?

—  Минме? Мин инде бөтенесен дә уйладым,— дип чыркылдады чыпчык Очыпчык.

...Икенче көнне иртә белән, попугай Ромуальд үзенең һәр көн кабатлый торган сәламен Кояшка бирергә әзерләнгәндә генә, попугайлар белән тулган читлекнең бер читенә горур кыяфәтле ниндидер бер кош килеп кунды. Башында, канатында һәм койры­гында төрле төстәге каурыйлар җем-җем итә. Читтән карап торганнарга ул беркадәр көлке булып тоела иде.

– Һей ай бум арда һоп!—дип кычкырды ул Ромуальдка. Тегесе койрыгын бөтергән килеш үзе дә бөтерелеп алды. Бер сүз дә дәшмәде. Күзләрен таныш булмаган кошка текәп, тораташ булып басып тора бирде.

—  Эңги-меңги битти китти шап!—дип янә кыч­кырды сәер кош.

Ромуальдның соры каурыйлары тырпайды. Ә ин озыннары калтырарга ук тотынды. Башка попугайлар бер-берләренә елыштылар, кайберләре читлек почма­гына посты.

—  Синикин   миникин   үткини   тишики   кап-кап! – дип сүзләрен бөереннән чыгарды чуар кош һәм том­шыгы белән читлек чыбыгын чукып алды.

—  Э-э!—дип аваз бирде Ромуальд, томшыкларын киң ачып.

—  Мин бит африкача сөйләшәм, ахмак,— диде сәер кош.— Күрәм, син бер генә сүзне дә аңламыйсың.

—  О-о-о-о!—дип шәрран ярып кычкырдылар попугайлар.

—  Син бит — Ююбу, попугайларның элекке коро­ле! Мин сине күптәннән эзлим инде. Менә, ниһаять, эзеңә төштем. Мин — Африка кошы — һураре.

—  О-о-о-о!—дип шаккаттылар попугайлар.

—  Миңа сине Африкага алып кайтырга куштылар. Ни өчен аннан киткәнеңне һәркем белә: син томшыгың белән безнең юлбашчыбызның бармагын чукыдың.

—   Бу... бу... мин түгел,— дип пышылдады Рому­альд.

—  Эндәшмә,   җәзадан   барыбер   кача   алмассың!

—   Ни... ни... мин бит... циркта туганмын. Мине шуннан сатып алганнар. Африкада минем бөтенләй булганым юк!

—   О-о-о-о!—дип гүләделәр попугайлар. Гаҗәплә­нүдән аларның һәммәсенең күзләре зур булып ачыл­ган иде.

—   Ярар, җитәр, үз гаебеңне таныдың, Ро­муальд!— диде сәер кош һәм кинәт үз-үзен тыя ал­мыйча шаркылдап көләргә, канатларын җилпергә то­тынды. Чуар каурыйлары як-якка чәчелде. Шулвакыт кына попугайлар сәер кошның чыпчык Очыпчык икәнен белделәр.

Менә шул көннән алып попугайлар короле Ююбуның дәрәҗәсе төште.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: