Әйтелмичә калган сер
Менә ул «Әни!» дигән тавышка сискәнеп башын күтәрде.
— Син нишләп монда утырасың, әни?
— Өйгә кайтуым. Сине күреп туктадым.
— «Кайда йөрдең?» дип сорау алуның әлегә урынсыз икәнлеген Рәхимә яхшы аңлаган иде, алар кайтырга чыктылар. Баштагы чуалчык уйлар бераз таралды.
— Кибеттә ноутбук карадым. Бәясе дә тешкә үтми. Әллә алыйкмы? Бер компьютерны икегә дә, өчкә дә бүлеп булмый. Синең үзеңә аерым кирәк.
— Алыйк соң...
Компьютер алуны һәрвакыт кичектереп килгән Рәхимә бу юлы улының фикерен куәтләде генә. Компьютерда шар сугып булса да утырсын, юлдан гына язмасын. Ә бит Ахияр да, Рәхимә дә улларының баянда уйнарга өйрәнүен бик теләгәннәр иде.
— Өйрәнергә авыр булса да укы, улым. Егет кешегә җитмеш төрле һөнәр дә аз. Бер булмаса, бер кирәге чыгар. Мәҗлесләрдә, күзле бүкән булып утырганчы, гармун уйнарсың. Гармунчы егетләрнең дәрәҗәсе зур, — диде әнисе Айнурга. — Әткәң гомер буена гармунда уйнарга кызыкты. Бала чагында өйрәнергә җае чыкмаган. Укуыңны ташласаң, хәтере калыр, — дип тә өстәде.
Әтисенең хәтерен калдырасы килми иде шул. Теләсә-теләмәсә дә, гармунда да, пианинода да уйнарга өйрәнде. Тик артыгын укыта алмадылар. Сигезенче сыйныфны тәмамлагач, музыка көллиятендә уку турында да сүз кузгатып караганнар иде, ләкин егет:
— Өйрән, дидегез, өйрәндем. Башкасын сорамагыз! — дип кырт кисте.
Пианиноны юк бәягә көчкә сатып җибәрделәр. Гармунны калдырдылар. Тик аны да Айнур күзеннән ераграк яшерергә туры килде.
— Яратмаган эшен эшләтеп, тәки үзәгенә үткәнбез икән, — диде әтисе.
— Бала-чага укуның кадерен белми, берзаман үзе үк безгә рәхмәт әйтер әле, — диде Рәхимә.
— Тамак ялына бер потлы гармун күтәреп йөрергә туры килгәне өчен рәхмәт әйтер дисеңме?
— Бөтен әйберне тамакка калдырма инде. Рухи дөнья да кирәк балага!
— Рухи дип кенә булмый шул. Җаны теләмәгәч нишләтәсең аны? Рухи азыкны гармунга гына әйләндермик инде. Аның бүтән төрләре дә бар.
— Күңелең моңга сусамаса, нинди рухи азык ди? Зыялылыкның нигезе татарның моңына килеп тоташа, — дип, сүзен сүз итте Ахияр.
Барыбер Айнурдан моңлы бала ясап булмады. Гармунда да, пианинода да уйнады, ләкин берсен дә җаны теләп эшләмәде. Замана баласы дими, ни дисең! Аларның бала чагы техника заманына туры килде шул. Кая ул таң алдыннан сандугачлар сайравын тыңлау, күбәләкләр лепердәвенә соклану? Балалар бакчасына, мәктәпкә җитәкләп илттеләр, җитәкләп алып кайттылар. Сукмактан чирәм ягына аз гына да тайпылырга ярамаган бала боларны каян белсен? Читкә җибәрсәң — куркыныч, тормышның, урамның яхшы ягына караганда, Иблис законнары йогынтысына эләксә, күңелен берничек тә йомшарта алмассың аннары.
Кая монда моң турында уйлау? Урамда файдасызга вакыт уздырып йөрмәсен, башына тилемсә уйлар кермәсен — хәзерге заманда бала үстерүче ата-ананың уенда шул гына. Ә үзенә кирәк моңны, вакыты җиткәч, тормыш үзе сеңдерә аны. Баланың буш вакыты калмасын. Нәрсә белән булса да кызыксындырырга кирәк. Тукай әйтмешли, «картаеп, буыннар каткач, эш белү уңайсыз ул».
Акыллы гына күренгән балаларның да урамга ияләшкәч юлдан чыгулары турында мисаллар бар. Шуңа күрә, өйдә тагын бер компьютер барлыкка килгәч, Айнурның түбәсе күккә тиде. Бер үзенә бер компьютер. Урамны бөтенләй онытты.
Сәмига Сәүбанованың «Моң» китабыннан. 2016 ел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев