Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Ышанмыйм мин сиңа!

Менә шуннан соң ышан инде син моңа! Мин аны чын-чынлап дуска санап йөрим бит әле!

Кичә Айваз белән балыкка барырга сөйләшкән идек. Без аның белән күрше йортларда яшибез. Казанка елгасы бездән ерак түгел, иртәнге алтыга барып җитәргә килештек. Мин йоклап калганмын. Кесә телефоным әллә ничә шалтыраган, ишетмәгәнмен. Икенче көнне очрашкач, үпкәләмәкче була: “Бөтен планымны җимердең, бармыйм дип алдан ук әйткән булсаң”, – ди. Харап булган икән.

Айвазның борын салындырып йөрүе озакка бармый, мин аңа күнекккән инде. Әнә, беркөн кичтән тагын кереп җиткән: “Авылга әбиләргә кайтып килмәкче булам, минем белән барасыңмы, бергә-бергә күңеллерәк булыр”, –ди. “Ярар”, – дигән идем диюен, иртәгесен әни авызымны да ачтырмады: “Ниткән авыл ул, йөрисе юк аяк ите ашап”, – диде. Үзем дә әлләни ашкынып тормый идем әле, икенче ягыма борылдым да яттым. Бер-ике көннән әйләнеп кайткан Айваз. Урамда очрашкач, кырын карап узды, артыгын дәшмәде тагын.

Берничә көннән телефоннан шалтыратты: “Кытай циркы килгән, мин ике билет эләктердем, барабызмы?” – дип сорый. Бармыйммы соң! Былтыр да керә алмый калдым бит. Ярты сәгатькә алданрак кил, дигән иде Айваз, бер сәгатькә үк алдан килеп бастым. Көтәм-көтәм, юк бу. Инде ишек төбендәге бар халык бина эченә кереп бетте, ә Айваз һаман юк.

Икенче көнне иртүк атылып кердем өйләренә. Ишетмәгәнен ишетсен әле, юньсез. Алдакчы, шундый кешегә ышанырга буламы?!

Ул исә берни булмагандай тик көлеп басып тора. Әле җитмәсә: Ник, килгән идеңмени син? дип үчекли. Мин алдан ук ышанмадым, вәгъдәңдә торганың юк бит синең. Тоттым да синең урынга билет сорап торучы бер әбине алып кердем, ди.

Менә шуннан соң ышан инде син моңа! Мин аны чын-чынлап дуска санап йөрим бит әле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев