Көмеш кыңгырау

Җыр дәресе

Булгач-булгач шундый җыр булсын, аны ишеткән кеше таң калсын. Шундый җыр өйрәнергә тиеш Сәлим!

Дәрес   ахырында   укытучы апа:

—  Укучылар! Тиздән җыр конкурсы була. Беренче турын мәктәптә уздырабыз, икенчесен — районда, анда җиңүчеләр барачак, — дип игълан итте. — Барыгыз дә алдагы дәрескә җыр өйрәнеп килегез. Тик бер-берегезне кабатламагыз, әүвәл минем белән   киңәшегез.

—  Мин  туган   ил   турында   өйрәнәм.

—  Мин — әниләр   турында.

—  Мин — урман турында.

—  Мин — чәчәкләр турында, — дип малайлар-кызлар укытучы апаларын уратып алдылар. Сәлим генә аларга кушылмады. Ул, сипкелле борынын югары чөеп, класстан чыгып китте. Тапканнар өйрәнер нәрсә! Булгач-булгач шундый җыр булсын, аны ишеткән кеше таң калсын.

—  Әни, миңа эш кушма, җыр өйрәнәм, — диде ма­лай. — Барыгыз, миңа комачауламагыз, — дип чырык-чырык көлешкән сеңелләрен дә урамга куып чыгарды.

Өйдә пышылдашып кына сөйләштеләр, аяк очына гы­на басып йөрделәр. Сәлим диванда кырын ятып шак­катыргыч җыр эзләде. Илләрендә бер булсын иде. «Молодец, Сәлим, син барысыннан да уздырдың», — дип, укытучы апа үтереп мактасын иде дә җиңүчеләр исемле­генә язып куйсын иде. Кем белә, бәлкем, мактый-мактый районнан Казанга да җибәрерләр әле. «Тырышкан табар, ташка кадак  кагар», — ди   бит.

Әкрен генә ишекне әбисе ачты да:

—  Улым,   ашыйсыңмы,   аш әзер,—диде. Аңа каршы  Сәлим:

—  Әби, зинһар, комачаулама, күрмисеңмени, милә­рем кайный, җыр эзлим, — дип, ризасызлык белдерде.

Казанга баргач, телевидениегә төшерми калмаслар. Аннан китәр хат, китәр хат... Почтальон апа һәр көнне Сәлим исеменә хат ташыр. Әлбәттә кызлар хаты. Класс­таш кызлар тик көнләшеп йөрсеннәр. Бигрәк тә Сөнчәле кызы Рәфинә. Матур чәчләренә кызыккан малайны юри күрмәмешкә салына, юри Илдар белән серен бүлешкән була.

Озак-озак баш ватып бер генә җыр да таба алмагач, Сәлим ярдәмгә әбисен чакырды.

—  Әби, әби дим, син шаян җырлар беләсеңме?

—  Безгә авыр заман туры килде шул, улым. Шуңа күрәдер, җырларыбыз да моңсурак булды.

—  Миңа берәр шәп җыр өйрәнергә кирәк бит, әби.

—  Өйрән, өйрән. Әнә «И туган тел, и матур тел, әт-кәм-әнкәмнең теле» дигәнен җырлап кара. Күңелеңә хуш килер,   бәбкәм.

—  Аны күп җырладылар инде. Миңа моңарчы җыр­ланмаган  җыр кирәк.

—  Җыр булгач, җырланмыйча калганы юктыр, бәб­кәм.  Булмаса,  «Әпипә»не өйрәтимме?

—  Кит, әби, кеше көлдермә. Борынгы ич ул.

Бабасының авыз эченнән генә көйләп йөри торган га­дәте бар, берәр җыр белми микән?

—  Бабай, җырла әле.

—  Ниндиен, улым? Минем бар белгән бер җырым бар, — дип кеткелдәде бабасы. — Яшь чакта әбиең Сөн­чәле авылында яши иде. Кызларга ияреп уенга да төшкәли. Мин аны озата барам, озатканда җырлап та җибәрәм.

—  Каяле,  бабай!

—  Менә болайрак итеп, улым.

Дөнья бит ул куласа,

Әйләнә дә бер баса.

Сөнчәлене басар иде,

Биек таулар булмаса.

— Әй, бабай, таптың җыр, — диде малай, күңелсез генә.

Кич җитте, төн үтте, таң атты. Бүтәннәр җырлаганда авыз йомып  утыруы да  гарьлек.

Укытучы апа берәм-берәм бастырып җыр тыңлый. Мактап та куя. Менә ул:

—  Йәле, Сәлимне тыңлыйк, — диде.

Сәлим, үзе дә белмәгән көйгә салып, бабасының так­магын кабатлый башлады.

Дөнья бит ул куласа,

Бер әйләнә, бер баса.

Сөнчәлене басар иде,

Биек таулар булмаса.

Укучыларга кушылып хәтта укытучы апа да көлде.

—  Җыр тапмадыңмыни,  Сәлим?

—  Тапмадым шул, апа.

—  Икенче конкурска хәтле табарга тырыш, — диде укытучы.

Сөнчәле кызы пырх-пырх көлгән була. Зур үскәч, Сә­лимнәр авылына уенга төшәр әле. Сәлим бу җырны аның үзенә генә... үзенә генә җырлап күрсәтер.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: