Җәйнең ямьле бер көне
Шәмси исемле шаян малайның маҗаралары турында Алинә Бикмуллина хикәясе.
Менә шулай инде, 1 нче сентябрь дигәннәре беренчегә баручыларга (чөнки алар әле алда ниләр көткәнен чамаламый) һәм укытучыларның үзләренә генә (шуның кадәр чәчәк тагын кайчан эләгә әле!) бәйрәм ул. Калганнар өчен — гадәти уку көне. Менә 7 нче сыйныф укучыларына бәйрәм көнне үк расписание төзеп куйганнар. Җитмәсә, ике дәрес рәттән — татар теле. Укытучылары Резеда Зөфәровна: «Ике дәрес эчендә «Җәйнең ямьле бер көне» дигән инша язабыз», — дигәч, ярты классның сөмсере коелды. Шундый матур көнне бозарга ул гына булдыра инде — әнә алтынчы класслар укытучылары белән табигать кочагында фотосессия ясап йөри, сигезенчеләр, табын әзерләп, классташлары Аязның туган көнен һәм берочтан Белем көнен бәйрәм итәләр, бишенче сыйныфлар бәйрәм линейкасыннан соң өйләренә сызды, башлангычлар турында әйтеп тә торасы юк. Ә җиденчеләр инша яза. Адәм хурлыгы!
Аеруча Шәмсинең кәефе төште. Өйгә язарга бирсәләр, китап-мазардан күчергәләп берәр нәрсә әвәләр иде дә — юк шул. Матур кәчтүм-чалбарлары белән мәктәпнең икенче катына да менеп җитәргә өлгермәде, озын булганга, бәйрәм линейкасында да арткы рәттә басып торды (кәчтүмнәрен күрмәгәннәрдер), шуның өстенә әле җәйдән соң шөрепләре дә ныгытылмаган башка эш йөкләнде.
Укытучыга, мин каләм-кәгазь апкилмәдем, дип тә караган иде, үч иткәндәй, күрше партадагы Ленар үзенә яңа дәфтәр белән каләм сузды.
Беренче дәрес күз ачып йомганчы узды да китте. Бөтен кеше и язды, и язды. Шәмси генә балтасы суга төшкәндәй утыра бирде. Ни турында язсын ди ул? Җәй буе авылда ятты, ара-тирә күрше авылга әбиләренә төшкәләде. Шуннан?! Тарих укытучысы Ильяс абый әйтмешли, иҗтимагый әһәмияткә ия булмаган вакыйгаларны «чебеннән фил дәрәҗәсенә күтәрү» катгый тыела.
Җиденчеләр тәнәфескә дә бүленмәде. Әйтерсең лә бөтенесенең дә әйтер сүзе күбәйгән, башларын да күтәрми, әллә ничәшәр бит сыптыралар гына. «Әллә барысы да кичә үк белгән инде инша турында, уй-фикерләрен чәчәк бәйләмнәре кебек төйнәп килгәннәр дә хәзер шуны язып утыралар», — дип уйлады кәефсезләнеп Шәмси. Эх, ник берсе, торып, «Бәйрәм көнне нинди инша инде, апа!» дип сүз башласын! Калганнары шунда ук кушылыр иде бит, укытучы да йомшарыр иде, бәлки. Юк шул, башларын игәннәр дә язалар... система коллары! Шәмсинең башына никтер гел җәйнең ямьсез яклары гына килде. Каләме тик тормасын өчен, аны кәгазь өстендә арлы-бирле йөрткән булды. Яңа уку елына дип алган күлмәкләре бугазын буа башлады, тизрәк бу кәчтүмнәрен салып ташлап, иске футболка-шортигын киеп, мендәрен кочасы килеп китте (бу вакытта ул бит әле йокларга күнеккән иде). Түзмәде, сикереп торып басты да сүз башлады:
— Резеда Зөфәровна, ярыймы сүз әйтсәм?
Каләм кыштырдаткан тавыш кына ишетелгән класс бер мәлгә тын калды.
— Ярый, Шәмси, әллә бетердең дәме? — дип елмайды укытучы.
— Бөтен мәктәп ял итә, тфү... бәйрәм итә. Сез генә беренче көннән үк бимазалыйсыз. Ел да шул хәл. Беренче дәрестән үк йә диктант, йә инша. Ничек мин шундый озын ялдан соң башымны эшләтергә көйлим ди инде?! Аннары ни турында языйм ди? Авылдагы хәлләрне үзегез дә белеп торасыз. Шуларны язып, юләр кебек, бер-беребезгә сөйләүдән ни мәгънә? Менә минем өчен җәйнең бер ямьле көне дә булмады. Көтүгә чыктым, түбән очтагы Флүзә апаларның сарыклары югалды — ике тәүлек эзләгәннән соң гына таптык, шуның аркасында әтидән шәп үк эләкте. Рәис абый буасына су коенырга баргач, Алмазны коткарам дип кергән идем, үзем чүт батмый калдым, ярда ун егет торса да, мине коткарырга берсе дә кермәде, һәр иртә һәм кичен унбиш сутый бакчада колорадо коңгызы чүпләдем. Үзебезнең бакча гына җитмәгән, колхоз кырына чыгып, чөгендер эшкәрттек. Аннары мәктәптә практика башланды. Мәктәп бакчасын карадык. Июль ае буе печәнгә йөрдек, әле безнеке генә булса бер хәл иде. Күршедәге бөтен карчыкларга булышырга туры килде. Булышмас идем дә, әни «кешедән ару түгел» дип, ирексезләп кертеп җибәрә. Хәтта клубка шәһәр кызларының биегәннәрен карарга чыгарга да хәл калмый иде. Шулай, Резеда Зөфәровна! Саный китсәң бездәге хәлләрне, берегез дә кызыгырлык түгел. Ә сез «җәйнең ямьле бер көне» дисез. Гаиләдә бердәнбер бала булгач, бик авырга туры килә. Тормыш йөге минем сыртка төшә. Ярый ла Айратның апасы үзен Казанга алып китеп гүләйт итеп апкайта; Ленарның әби-бабасы, сиксәндә булсалар да, бөтен эшне үзләре җимертеп эшли; Алисәләр, кибет тотканга, вапше да балда-майда гына яшиләр... Менә алар хәзер «ямьләндерер» инде сочинениеләрен. Ә мин, «биш»ле алыр өчен ялганлап, «матур булды җәйләр, эх» дип язарга җыенмыйм. Так што, Резеда Зөфәровна...
Шәмси сүзен әйтеп бетерергә дә өлгермәде, тәнәфескә чакырып, кыңгырау чылтырады. Бөтен класс, дәррәү кубып, дәфтәрләрен укытучы өстәленә өйде дә, тукталышка үзләренең автобуслары килгәнмени, ишеккә таба чаптылар. Класста укытучы белән Шәмси генә калды.
— Так что, Шәмси энем, котлыйм сине. Җәйләр үтеп китте, көзен бәрәңге аласың да, башка артык эш булмас, ә бүген сиңа эш — өйдә инша язарга, — дип, күзенә төшкән чәчләрен рәтләп куйды да, — онытма, иртәгә беренче дәрес — әдәбият. Җәйгә укырга бирелгән әсәрләргә анализ ясаячакбыз, — дип, класстан чыгып китте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
???
0
0