Көмеш кыңгырау

Җәйге кар

Җәй көне кышкы фотоны ничек төшерергә? Шул турыда шаян хикәя.

Тәк, киегез туннарыгызны. Төшерәм. Тик ишетсен колагыгыз: циркта аю күргәндәй, күзегезне чекерәйтеп, объективка карамагыз. Бер-берегез белән сөйләшкәндәй кыланыгыз. Югыйсә конкурста бүләк дигәнең тү-тү-ү миңа. Сурәт болай килде-китте чыкмаска тиеш. Исеме дә әтәч инде менә: «Беренче кар». Бигрәк хикмәт бит, ә? Миеңне кайна­тырлык эсседә «Беренче кар»ны «черт» итте­рәм. Башыңа төшсә, башмакчы буласың, ди. Чын кар яуганын көтеп утырсаң, бүләкне дә кызыл кар яугач кына алырсың. Конкурс октябрь башында була бит. Шуңа күрә карны июньдә «яудырырга» туры килә инде. Яуды­рабыз да без аны. Карагыз менә бу тополь мамыкларына. Чын кардан киммени? Кар да кар, болар да кар. Нәкъ шулай очалар, нәкъ шулай бөтереләләр. Былтыр Тәфкил үзенең «Беренче кар» дигән ала-кола фотосы белән дә җиңеп чыкты. Быел асыл бәхет кошын мин каптырам.

Җә, киендегезме? Мәүлетҗан, кулындагы мамыкны, тфү... карны ла, Сәүбәннең боры­нына җибәрергә әзерлән. Ә син, Сәүбән, авы­зыңа мамык тутыр, ягъни кар ашаган булып кылан. Төшерәм.

Тукта!

Син нәрсә, Сәүбән? Кем инде майка өстеннән тун кия? Якаңны төймәлә хет. Май түгел — эремәссең. Менә шулай. Төшерәм...

Тукта!

Мәүлетҗан! Энем, башында — бүре кадәр бүрек. Өстендә — кайры тун. Аягыңа ник кимәдең? Чебиләреңә кадәр күренеп тора. Кар өстендә кем ялантәпи йөри? Хәзер үк аягыңа итек киеп чык. Ә син, Сәүбән, бүрегеңне са­лып, башыңны җилләтә торыр идең. Каравыл­чы Байтимер бабайның яңгыр суы тулган дегетле мичкәсенә чумган кебек булгансың. Фотоаппараттан «чыпчык очып чыкканчы» гына тирләмичә тора аласыңмы син, юкмы? А-а-а, маладис энекәш, тиз йөрдең. Басыгыз! Төшерәм. Сәүбән, елмай. Авызыңа мамык тулса ни, барыбер елмай.

Тукта!

Мәүлетҗан, беренче кар нинди була? Җеп­шек була. Аяк асты нишли? Белмәсәң бел: лыҗырдый. Син шул ни арба, ни чана вакы­тында, аяк сөйрәмәслек пычракта киез итек белән йөрмәкчесең инде, ә? Олтаны яна баш­ласа, нишләрсең? Башың булса, итек өстеннән менә бу галошларны киеп куяр идең, ичма­сам. Кидеңме? Төшерәм. Тәк...

Тукта!

Мәүлетҗан, әнә әби судан кайтып килә. Хәзер аны да сезнең янга бастырам. Энем, өйдән әбигә дә берәр пәлтәме, тунмы алып чык әле. Бер аягың — тегендә, икенчесе монда булсын. Ә син, яшьти... Сәүбән, сиңа әйтәм: җилли тор. Әле ярый көне кыздыра, югыйсә ничек киптерер идең тиргә баткан башың­ны?

Тизрәк кил, әби, мамык очып бетә ич... Кар­точкага төшәсең киләме? Шпатель күлмәгең­не киеп?.. Шпатель күлмәктән аннары тө­шәрсең. Хәзер тун киеп төш әле. Котың оч­масын, «чыпчык выжт итеп чыккан» арада тө­шерәм мин сине. Тунсыз булмый. Юкса кон­курста бүләкнең койрыгы да эләкмәячәк миңа. Әнә күрәсеңме, кар ява. Шикләнмә, әби, шикләнмә, һәрхәлдә, фотода кар булып күренәчәк ул. Мәүлетҗан үзеңә әнинең кый­батлы яңа тунын алып чыккан әнә. Әйдә, әби, чум шуңа. Бүрекне — башыңа, көянтәңне — җилкәңә. Булдымы? Төшерәм. Әби, чыраең­ны сытма. Ни булды? Тунны көя турый баш­лаган?.. Тураса соң... Фотода күренми бит ул. Исең киткән икән. Төшерәм.

Тукта!

Болай булмый, малайлар. Әби бөгелә-сыгыла су күтәреп тора. Ә сезнең кул — кесәдә, койрык — сыртта. Гамьсезрәк килеп чыга. Алмашыгыз рольләрне. Мәүлет, Сәүбән, сез­нең икегезгә берәр чиләк су. Тимурчылар ди сез. Ә син, әби, аларга кар атып тор. Нәрсә, Сәүбән, авыз эчендә ботка пешерәсең? Тун­нарны салып ыргытыйк та тимурчылар булып кына төшик?.. Очлы башыңа бүрек элсәң дә, кояш сукты, ахры, сине. Җәй көне тимурчы­ларның берәр тапкыр күзеңә чалынганы бул­дымы? Кар яугач кына уяна алар.

Төшер-р...

Тукта!

Әби, синең дә үзеңә су алып кайта торган малайларга кар атып каршы чыгуың мәктәп стенасына сыеп бетми. Иң яхшысы болай черт иттерәм мин сезне: малайлар су ташый, әби кар ашый. Әзерме? Төшерәм, һоп!.. Ни булды соң бу? Фотоаппарат кәҗәләнеп мата­ша. Пленкасы ычкынганмы шунда... Хәзер, айн момент. Тәк, ачам. Тфү, шайтан! Пленка­ны яндырдым бит. Соңгысы иде, каһәр. Са­лыгыз инде туннарыгызны. Очты чыпчык. Янган пленкага ничек төшерәсең ди? Ясаган­да сумала төсле кап-кара була бит ул. Хәер, карны төшерсәң дә пленкада нәкъ шулай чыгар иде. Бу киребеткән тасма ак белән караны аера белми ул. Ак — кара, кара ак булып чыга анда. Тотам да шушы пленкадан гына чәпелдәтәм конкурска бер фото. Кар­ның үзен генә төшердем диярмен. Тик менә сез генә, ни тырышып та, сурәтләрегезне күрә алмыйсыз инде. Ә син кайгырма, әби. Март­та да була әле ул конкурс. Анысына «Беренче яңгыр» дигән фото чүким. Кыш көне төшерәм. Гыйнварда. Әнә бер елны Яңа елда чиләкләп койды. Исән-сау торсаң, шпатель күлмәгең белән генә төшәрсең.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: