Көмеш кыңгырау

Язылмаган әсәр

Минем сиңа кайтасым килә! Бүген! Хәзер!

Бар булганым, барлыгым - юклыгым, икедән берем-бөтенем белән кайтасым килә.

Син яраткан зәңгәр күлмәгемне киеп, чәчләремне ике толымга үреп, иренемә теге ал иннекне сөртеп, туган көнемә син бүләк иткән алкаларны киеп бер әйләнеп кайтасым килә!

Биек үкчәле түфлиемне киярмен дә, без вальс биегән көйгә рәхәтләнеп әйләнермен. Шул чагында үкчәм астындагы җирнең җылысын, баш очындагы күгемнең чиксезлеген, бәхетемнең янымда икәнен тоярмын. Кебек.

Ә аннары теге син яратып укый торган Такташ китабын кочагыма алып, су янына төшәрмен. Ә син читтән генә күз сирпеп, елмаерсың.

«Яшәп кал. Яратып кал. Бу вакытлыча» - дип ишарә ясарсың. Ә мин... Көләрмен. Су өстендә дулкынланган ефәкне ертырга теләп, кычкырырмын!

Ул чагында сиңа кире кайтырга теләвемне уйламасмын. Кебек.
Мин бер кайтырмын сиңа, Балачагым. Бар үткәнем, киләчәгем, хәзерге мизгелем белән кайтырмын. Ә син көт яме?

Рәфидә Галимҗанова.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: