Көмеш кыңгырау

Язарга кәгазь беткәнме?

18нче майда язучы, шагыйрь Фаил Шәфигуллинның (1939-1982) туган көне. Фаил абый бик матур хикәяләр остасы иде. Шул хикәяләрнең берсен игътибарыгызга тәкъдим итәбез.

Назим Әминәгә гашыйк булды. Тик торганнан, уйла­маганда, ис китмәгәндә. Әминә такта янына «Урман кы­зы» шигырен сөйләргә чыккан иде. Әминәнең күзләрен очкынландырып: «Әй, Әминәм, синнән качам мин», — дип әйтүе булды, арттагы партада ялгызы гына утырган Назимның күкрәгендә — йөрәк турысында — җылы, наз­лы дулкын кузгалды. Рәхәт, бик рәхәт булып китте Назимга. Әнисе йомшак канат белән майлаганда, бәйрәм кабартмаларына да шулай рәхәт була торгандыр, мөгаен. Эрегән май кайнар да була бит әле аннары. Кабартмалар, рәхәтлек кичерү белән бергә, кызыша. Әйтерсең лә Әми­нәнең түгәрәк, мөлаем йөзе кояшка әверелгән иде. Пешерепме пешерә Назимны.

Назим, кисәк кенә кузгалган хисләрен тыя алмыйча, кесәсеннән пәке алып, башын парта астына яшереп, эш­кә кереште. Тик парта капкачының аскы ягына «Әй, Әминәм» дигән сүзләрне генә уеп өлгерде Назим, укытучы өстәле яныннан тавыш килде:

—  Син ни белән шөгыльләнәсең анда, Мифтахов? Назимның пәкесе шалтырап идәнгә төште. Класс, дөбер-р иттереп, артка борылды. Назим:

— Мин, мин, абый, — дип мыгырданган арада, әдәби­ят укытучысы Нуретдин Хәмзин яңа ботинкаларын шы­гыр-шыгыр иттереп килеп тә җитте, парта капкачын ачып та салды, кычкырып та җибәрде:

—  Син нәрсә, Мифтахов, күчерәм дисәң, Такташ ши­гырен күчерергә кәгазь беткәнме әллә сиңа?

Тирә-якта көлү тавышлары ишетелде, Назим, чаган яфрагыдай кызарып, башын түбән иде.

Тәнәфестә малайлар парта капкачына уеп язылган сүз­ләрне укырга тырышырлар инде дип курыккан иде На­зим. Ләкин юкка курыккан икән. Кыңгырау шылтыра­гач ук класска француз теле укытучысы Гөлчирә апала­ры килеп керде һәм, түргә узып, Хәмзиннең колагына тиз-тиз нәрсәдер пышылдап алды. Хәмзиннең күзләре ял­тырап китте, авызы ерылды.

Ул да түгел Гөлчирә апалары, класс белән саубулла­шырга да онытып, Хәмзинне җилтерәтеп коридорга әй­дәде.

Тәнәфескә чыгу белән, башта кызлар чышын-пышын килделәр. Тәнәфес азагында инде бөтен мәктәп шаулый иде. Хәмзиннең хатыны — агроном Нәфисә — ир бала тапкан, имеш. Коридор буенча берничә кыз чәчәк бәй­ләмнәре тотып йөгерде. Ишегалдында машина гөрелдә­де, котлыйбыз, котлыйбыз, дигән шатлыклы авазлар яң­гырады.

Назимны артык гаҗәпләндермәде, хәер, бу хәбәр. Ха­рап икән, ир малай туган! Моның ниенә шаккатасың? Авыл зур, ай саен өч-дүрт бала туып тора. Гашыйк булуны әйт­сәң дә ярый ичмасам менә. Әминә үзе сизмәсен тагын. Узган ел: «Кызлар, шар күз Җамалиевның миңа күзе төшкән», — дип, Нәҗиптән дә көлеп йөргән иде әнә. Әми­нәгә ышансаң! Шигырь сөйләгәндә дә теле телгә йокмый. Бөтен класс алдында хур итәргә дә күп алмас.

Дәресләр беткәч тә өйгә кайтасы килмәде Назимның. Калын толымнарын дулкынландырып кәс-кәс атлаган Әминәне тыкрыкка кадәр карап озатты да инеш буена төшеп китте. Инеш суы көмештәй якты, мүкләнгән су­байлар мәрмәрдәй ак булып күренделәр бүген Назимга. Малай портфелен таш өстенә куйды, пәкесен чыгарып, субайларның берсенә уеп язарга тотынды. Ләкин ул «Әй, Әминәм» дип кенә язып өлгерде — баш өстендә Хәмзин шәүләсе пәйда булды.

—  Син ни белән шөгыльләнәсең анда, Мифтахов? Назим пәкесен артына яшерүгә, Хәмзин күпер астына сузылып карады.

—  Сиңа язарга кәгазь беткәнме әллә, Мифтахов? Ан­нан соң нәрсә дип бәйләндең әле Такташның ул шигыре­нә? Нигә авызыңны ерасың?

—  Ачуланмагыз инде, абый, — диде Назим, пәкесен учларына кысып.

—  Мин ачуланмасам, башкалар ачуланыр. Ташла ул койма-капкаларга яза торган гадәтеңне, ташла. Тәртип­сез малайлар һөнәре ул.

Назим күпер астыннан чыгып яр өстенә күтәрелгән­дә, Хәмзиннән җилләр искән иде инде.

Һе, кызык кына! Тегендә язарга ярамый, монда яра­мый. Эчеңдәге хисләреңне җиһанга ничек сөйләп бирер­гә соң алай булгач? Кәгазь беткәнме, имеш. Кәгазьгә мәң­геләштереп буламыни мәхәббәтеңне? Агачка, тимергә, таш­ка язсаң да җирендә. Ташка? Ташка шул! Назим, башын артка чөеп, тау түбәсенә карады. Булды гына! Портфе­лендә төсле акбурлар да бар. Ә Лачын тавы түбәсендәге ташлар өстәл кебек. Үзләре киң, үзләре шома. Яз да яз! Хәмзин дә күрми, чорт та.

Назим, портфелен селки-селки, шаян кәҗә бәтие ке­бек сикергәли-сикергәли, бормалы сукмак буенча тауга каршы йөгерде. Түбәннән караганда гына якын тоела тау түбәсе. Менә башласаң, сулышларың каба, тез буыннарың сыеклана. Хәер, бүген арганлыгын сизмәде дә дияр­лек Назим. Шатлыклы хисләре, якты теләге югарыга әй­дәде аны бүген.

Юан карамалар да артта калды. Яфрагы коелып бетә язган әрәмәлекне ярып чыккач, ниһаять, олымсак таш­лар Назимның каршысына ук килеп басты. Әмма шул чагында Назим куак төбенә чүгәләргә мәҗбүр булды: ташларның иң биеге янында Хәмзин басып тора иде. Юк, тик кенә тормый, күмер беләнме, графит беләнме ак ташка ниндидер сүзләр сырлый иде ул. Менә Хәмзин язып бе­терде, читкәрәк китеп, озын чәчләрен сыпыргалый-сыпыргалый, әле генә үзе язган сүзләргә сокланып карап тора башлады. Назим эре-эре кәкре-бөкре хәрефләр бе­лән язылган сүзләрне куак артыннан да бик җиңел укы­ды. Имән яркасыдай киң ташның буеннан-буена «Ура, баһадир туды!» дип язган, ә ахырдан бастырык юанлыгы өндәү билгесе куйган иде Хәмзин.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: