Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Яшәү көче

Кемнәрдер пышылдап кына сөйләшә. Ә мин күзләремне ача алмый торам. Әйтерсең һәр керфегемә берәр пот гер асканнар.

Төшемме соң бу минем, өнемме? Нишләп борын­ны ярып дару исе килә? Ник эссе икән болай? Мин кымша­нып куйдым. Шул чак әбиемнең борчулы тавышын ишеттем:

—  Тәнзилә, бәбкәм, ач күзеңне! — диде әбием, үзе ир­кәләп чәчләремнең сыйпады. Әбиемнең куллары йомшак кына. Ул чәчемнән сыйпаганда миңа рәхәт була, елмая­сым килә.

Мин күземне ачтым һәм үземнең кечерәк кенә чит бүл­мәдә, койка өстендә ятуымны күреп аптырап калдым; Әби­емнең өстендә ак халат. Ул миңа таба иелгән. Аның янында җилкәсенә шундый ук ак халат япкан Зәки абый басып тора.

—  Уяндыңмы, балам? — Әбием битемнән сыйпады.

—  Уянмый нишләсен, әйттем бит мин, терелә ул, таза кыз,— дидем. Зәки абыйның күзләре үк елмая. Үзе бертук­таусыз ияген ышкый. Дулкынланган, борчылган чакта гел шулай итә ул.

—  Әбием, бу нинди җир?— Мин кузгалырга теләдем. Әмма булдыра алмадым. Җеп өзәр дә хәлем юк иде.

—  Бишенче көн инде больницада, кызым, — диде әбием күзләрен сөртә-сөртә. Ник елый ул, аңлармын димә. — Иншалла. Терелерсең, балам, болай булгач...

—  Терелә, була бу болай булгач,— диде Зәки абый, ми­ңа күз кысты. Аннары әбиемә карап өстәде:— Ярый, Миңкамал абыстай, алайса мин кузгала торыйм. Докторны да күрәсе бар,— диде.

Зәки абыйның ак халаты ишеккә җиткәндә җилкәсен­нән шуып төште һәм кинәт күз алдыма ак кар каплаган Тугай болыны килде. Йөрәгем еш-еш тибә башлады.

—  Әбием, энеләрем кайда, алып китмәделәрме аларны?— Күземнән ике бөртек кайнар яшь бөркеп чыкты.

Әбием кулъяулыгы белән күзләремне сөртеп алды.

—  Алла диген, бала, үзем исән чакта балаларны читкә жибәрәләр димени?! Әй, әйтмичә дә торам икән. Якуб абыеңның хаты бар. Исән-сау балакаем, хат язарга мөм­кинлеге генә булмаган.

Шатлыктан минем кычкырып елыйсым килде. Иреннә­рем калтырарга тотынды. Әбием кесәсеннән хатны эзләгән арада шыпырт кына күзләремне сөртеп куйдым.

—  Бәлки әле әтием дә исәндер... Әбием минем чәчемнән сыйпады.

—  Аллага тапшырдык инде, бәбкәм, кем белә бит.— Әбием бераз тынып торды, аннары:— Әниең бер сарыктан гайре мал-туарны да алмады. Рәнҗемә син аңа, бәбкәм. Дөньясы шундый. Үсә төшкәч аңларсың,— диде.

Әбиемә булган рәхмәтем, ул   алып   килгән   шатлыгым чиксез иде минем. Тәнемә көч кергәндәй булды. Күземнән яшьләр акты. Әмма болар кешене терелтә, яңарта торган изге яшьләр иде...

* * *

Яшь организмның һәр күзәнәгендә сарыф ителмәгән яшәү көче яшеренгән икән. Чир котырынганда ул көч күзә­нәкнең бер почмагында нәни генә булып посып тора. Чир әз генә һөҗүмен киметтеме — яшәү көче шундук телгә ки­лә. Дошманын көне, сәгате, минуты белән кысрыклый баш­лый. Аннары тәмам юк итә. Врач апа шулай дип сөйли.

Мине бу больницага Тугай болыныннан күрше авыл­ның бер аучы бабай табып китергән. Ул куянга капкыннар куярга дип чыккан булган. Тугай күрше авыл белән уртак ул безнең. Бер башы — аларныкы, икенчесе — безнеке. Бе­раз баруга ук бабайның эте тынычсызлана башлаган, шың­шып елгага ыргылган. Бабай аңа ияреп барып мине табып алган. Төнлә ат җигеп больницага китергәннәр. Минем хәт­та сулышым туктаган булган. Шул көннән бирле әбием ми­нем яннан бер минутка да китмәгән. Энеләремне Закуан­нарда калдырып торганнар.

Врач апа әйтә, минем үпкәмә бик каты салкын тиеп ял­кынсынган, ди, аннары нервларым зарарланган, ди. Ярый әле язгы каникуллар башланды. Юкса нихәтле дәресем ка­лыр иде.

Һәр күзәнәгемдә яшәү көче посып торуын сизсәм дә һа­ман хәл кереп җитми. Мин күземне ачканның икенче көн­не үк әбием авылга, энеләрем янына кайтып китте. Мин дә кайтам дип врач ападан ялынып-ялынып сорадым. Юк, чы­гармады. «Өзлегүең бар, аннары аякка басуы авыррак булыр», — дип калдырды. Нишлисең, бала-чага түгел инде мин, риза булып калырга туры килде. Хәзер инде аягыма басып тора алам. Башым әз генә әйләнә.

Иртән күземне ачуга ук тәрәзәдән тышка карыйм. Кар тәмам эреп беткән. Больница ишегалдындагы биек өянке агачлары башында көне буе кара каргалар каркылдаша. Әле агачлар яфрак ярмый яруын. Бөреләре генә бүген яры­лам, иртәгә ярылам дип бүрткәннәр. Өянке бөреләренең исе тәмле була, үзләре келәй кебек кулга ябышалар. Мин тәрәзә аша карап та аларның исләрен сизгәндәй булам. Их, Тугай аланында тиздән умырзаялар, сары чәчәкләр чәчәк атарлар инде...

Бүген бигрәк тә күңелсез больницада. Авырулар да бер­ничә генә. Гел ябылудагы кебек сизәм үземне. Карга тавы­шыннан гайре шылт иткән тавыш юк.

Гадәтемчә боегып кына тәрәзә янына килгән идем, шатлыктан әз генә кычкырып җибәрмәдем. Больница кап­касыннан Хәниф, Салих, Закуан кереп киләләр. Мин шун­дый дулкынландым, хәтта шәфкать туташы чакырырга кер­гәч тә урынымнан кузгала алмый тордым. Башшка чакта телләре телгә йокмаган малайлар да оял­гандай итеп торалар. Кабул итү бүлмәсенә кергәч тә башта сүзебез сүзгә ялганмый торды. – Тереләсеңме? — дигән булды Закуан.

—Әйе,— дип баш селектем. Шуның белән сүзебез бет­те. Әйтерсең, бер-беребезне беренче күрүебез.

Малайлар алдында мин үземне нигәдер гаепле итеп са­надым. Берсенең дә әнисе аларны ташлап кияүгә чыкмаган бит. Ә минеке чыкты.

Үз-үземә шундый кызганыч тоелдым. Үксеп елыйсым килде. Тешемне кысып кына түздем. Малайлар да никтер миңа карамый гына сөйләшәләр иде. Ниһаять, сөйләшер сүз табылды.

—  Теге каракны тоттык бит,— диде Салих кинәт кенә. Малайлар җанланып киттеләр.

—  Әй, аны бөтенләй онытып торам икән әле,— дидем мин дә, куанып, һәм ихтыярсыз рәвештә Хәнифкә күтәрелеп карадым. Теге көнне мин тиз генә энеләремне кайта­рып тауга килергә уйлаган идем бит. Хәниф тә көткәндер...

—  Әйе, әйе.— Хәниф минем карашны үзенчә аңлады.

—  Тоттык без аны. Шуны сагалап, синең югалуыңны белми калдык та...

Малайлар бер-берләрен бүлдерә-бүлдерә каракны ни­чек тотуларын сөйләделәр.

...Закуан белән Гатуф Зәки абыйны өеннән барып ал­ганнар. Аны эзләп йөри торгач вакыт узган. Зәки абый ки­леп җиткәндә Салих белән Хәниф, тешләре тешкә тиеп дер-дер калтырап, таш астында утыралар икән. Зәки абый Закуан белән Гатуфны капчык янында калдырып, үзе милициягә шалтыратырга дип кире идарәгә төшкән. Хәниф белән Салих та җылынырга өйләренә кайтып киткәннәр. Ул арада эңгер-меңгер җиткән. Малайларга озак көтәргә ту­ры килмәгән. Күрше авыл ягыннан бәләкәй арба тарткан бер ир белән хатын күренгән. Малайлар аларны зур таш артына посып күзәтеп торганнар. Бу кешеләр, як-якларына карана-карана бәләкәй арбаны таш куышына ук китереп терәгәннәр, капчыкны арбага көч-хәл белән тәгәрәтеп сал­ганнар. Малайларның йөрәкләре урыныннан кубардай бу­лып типкән. Алар үзләренең генә бу каракларга көчләре җитмәячәген күреп торганнар. Тизрәк Зәки абыйның килеп җиткәнен көткәннәр. Ә ул күренмәгән дә күренмәгән. Ка­раклар тавышсыз-тынсыз гына кузгалып киткәннәр. Ире ар­баны тарткан, хатыны арттан этеп барган. Малайлар таш артына кача-поса боларга ияргәннәр. Таудан күтәрелүгә — такыр басу, урман юлы. Анда чыксалар, эзлә аннары ка­ракларны. Шунда малайлар тәвәккәллиләр. Таш артын­нан чыгалар да болар артыннан ташланалар.

—  Туктагыз, урыныгыздан кузгаласы булмагыз! — дип кычкыралар.

Ир кеше, кинәт туктап, ялт болар ягына борыла. Агай малахай бүреген маңгаена ук төшереп кигән була. Күзлә­ре рәхимсез ялтырап китәләр. Ул хатынына нидер әйтә дә үзе, арбасын калдырып, малайларга таба килә башлый. Ул аларны нишләтергә уйлагандыр, ансы билгесез. Тик малайлар бу кешедән миһырбан өмет итәрлек булмавын аңлаганнар. Ярый әле, пүнәтәйләрен ияртеп, Зәки абый килеп җитә. Караклар качмакчы булалар. Әмма пүнәтәйләр аларны бик тиз куып җитәләр һәм бодайлары-ниләре белән идарәгә кайтарып ябалар. Капчыкта чәчүлек бодай була. Аның өчен күрше авыл председателе үзе килеп малайларга рәхмәт әйтә. Менә шундый эшләр.

Бер тел ачылгач сөйләшер сүзләр табылды. Мәктәп хәл­ләрен, юк-барны сөйләшеп, көлешә-көлешә озак утырдык. Лораның хәлен сорагач кына малайлар тынып калдылар.

—  Ярый, элеккечә, — диде Закуан. Үзе ялт кына малай­ларга карап алды. Мин аның карашын бик яхшы аңлыйм. «Телегезне тыегыз», — дигән сүз иде ул. Димәк, Лора әле һаман терелмәгән. Балакай! Ә мин нәрсә?! Ун көн буе үлә-үлә авырдым да хәзер бөтенләй аякка бастым. Малайларгына миңа никтер гаҗәпләнеп, беренче күргәндәй итеп ка­рыйлар. Әллә ябыкканга инде.

Мине сестра алырга килгәч кенә малайлар кайтырга җыендылар. Саубуллашканда Хәниф бераз арттарак калды һәм бишмәт кесәсеннән кәгазьгә төргән нәни генә умырзая букеты чыгарып миңа сузды. Шатлыгымнан, оялуымнан кып-кызыл булдым. Рәхмәт әйтергә дә онытып китеп бар­дым. Сусыз торганга бераз шиңә башлаган бу чәчәкләр ми­ңа искиткеч матур тоелдылар. Бу язда болар минем кулы­ма алган беренче чәчәкләр иде.

Башта ук күңелем сизенде. Чәчәк булгач, язуы да бар­дыр инде. Ялгышмаганмын. Умырзаялар арасыннан өчпоч­маклап бөкләгән кечкенә генә кәгазь кисәге килеп чыкты. Хәниф булсын да берәр хикмәт уйлап тапмасын, имеш. Ха­тын да нинди кызык итеп язган.

«Зилә!

Тугайдагы бөтен умырзаялар, тау астындагы бөтен са­ры чәчәкләр, Куак әрәмәсендәге бөтен шомырт чәчәкләре санынча сәлам сиңа. Аларның бөтенесен сиңа бирәм.

Тизрәк терел, яме.

Зих».

Хатны уку миңа бик күңелле булды. Умырзаяларны су­га утырттым. Ә хатны Якуб абыем хаты белән бергә, йок­лаганда да баш астыма салып куйдым. Бик тә көзгегә ка­рыйсым килде. Хәйлә табып кеше юкта сестралар бүлмәсе­нә кердем. Анда юынгыч өстендә кечкенә генә көзге эле­неп тора. Үземне көзгедә күргәч башта сискәнеп киттем. Минме соң бу, түгелме соң?! Битемдә сөяк тә тире генә ябышып калган. Күзләрем бөтенләй зурайган минем. Чәч­ләр тубал кебек, бөдрәләре тагы да арткан димме. Бөтен­ләй мин түгел бу көзгедәге кыз. Минем андый буласым кил­ми. Күзләремнең элеккечә елмаеп карауларын, авызымның, әбием әйтмешли, бер дә юкка да ерылырга торуын телим. Шатлык телим мин, иркенлек телим! Хәер, кем нәрсә телә­мәс?!

Умырзаяларның, тау астында үскән сары чәчәкләрнең, әрәмә шомыртларының, әбием пешереп җибәргән кабарт­маларның шифасы тиде миңа. Күзәнәкләремдәге яшәү кө­ченең ныгып киткәнен, көннән-көн арта баруын тойдым. Ишегалдында күкрәп-күкрәп яз үз хокукын яулады. Ә боль­ница койкасында минем йөрәгем яшәргә, яшәргә дип типте. Акны-караны абайламыйча Тугай болынына качуым искә төшкәндә генә вөҗдан газабы кичердем. Тик никадәр генә онытырга, уйламаска тырышсам да әниемнең сипкелле агай янәшәсендә утыруы күз алдыма килә дә күңелемдә борын­лый башлаган шатлыкны йола. Йөрәгемнең кайсыдыр поч­магында мәңге төзәлмәслек яра сулкылдый. Тапкан анама күкрәк сөте аша сеңгән яратуым белән аңа карата үпкә, рәнҗү һич кенә дә тыныша алмыйлар. Кодрәтемнән килсә галәмгә — биеккә, биеккә күтәрелер идем дә, бөтен әниләр­гә, бөтен кешелеккә кычкырыр идем. «Балаларыгызны таш­ламагыз, үз балаларыгызны үзегез карагыз! Бала күңеле бик-бик нечкә була. Аны җәрәхәттән саклагыз! Балалары­гызга сез һава, икмәк белән бер дәрәҗәдә кирәксез. Бала­ларыгызга ана булыгыз!»—дип кычкырыр идем.

Кулымнан берни килми шул. Тизрәк юл төшүен, мине килеп алуларын көтеп, больница койкасында ятуымны бе­ләм...

Роза Хафизованың «Кашкарыйлар озын гомерле» повестыннан өзек. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев