Көмеш кыңгырау

Ярыш (Ләлә Гыймадиева)

Әнәснең өенә кайтып керәсе килми башлады. Дәрес­ләре беткәч, әле бер дустына кереп утыра, әле икен­чесенә.

Йә булмаса, кибеттән кибеткә сугылып йөри. Ишектән өстерәлеп кенә килеп кергән малайга өйдә дә берсенең дә исе китми кебек. Элек булсамы?!

— Эшең беткәнмени, малай актыгы, кайда җир сөреп йөрисең бу көнгә чаклы?! — дип, каршысына әтисе ки­леп чыгар иде.

—  Имтиханнарыңны без барып бирер дип уйлыйсың мәллә син, улым, артыңны басып утырасы урында!.. — дип, әнисе битәрләргә тотыныр иде.

Хәзер хәл бөтенләй башкача. Берсе — аш бүлмәсен­нән, икенчесе зал ягыннан башларын гына тыгып ка­рый да үз эшләренә чума. Әллә үз уйларынамы? Болай күпкә күңелсезрәк икән ләбаса...

Шулай да беркөнне тавышлы өйгә кайтып керде Әнәс. Әтисе белән әнисе икәүләшеп бер-берсенә каршы әйтешә иде. Малай чишенеп тә тормады, тиз генә үз бүлмәсенә кереп юк булды. Караватына кырын ятты, өстә калган колагын мендәр белән бастырып куйды. Юк, бер-берсен бүлдерә-бүлдерә кычкырып әйткән сүз­ләр стенаны да, мендәрне дә тишеп керде:

—  Әнәс булмасамы?! Әнә чемоданнарың, әнә ишек дип кенә әйтер идем мин сиңа!

—  Ул сүзне син түгел, мин әйтергә тиеш! Кем фати­рында яшим дип беләсең? Дөресе шул, малай кулны тота. Аны урамда калдыра алмаганымны белеп остара­сың син.

—  Алайса, фатирыңны безгә бүлеп бирәсең инде, бүтәнчә юлың юк!

— Малайны сиңа биреп чыгарыргамы?! Не доҗдёшься! «Алай икә-ән... Мин булмасам, әйбәтрәк буласы икән

боларга...»

Әнәс башын калкытты. Ишек төбендә утырып калган рюкзагын тибеп кенә җибәрде дә аш бүлмәсенә чыкты.

—  Бәрә-әч, улым! Син кайттыңмыни? — Әнисенең күзләре орбитасыннан атылып чыга язды.

—  Кайтмас дип көткән идегезмени? — Әнәснең ка­рашы усал иде, сүзләре дә ямьсез яңгырады.

— Нәрсә, улым, син болай да сөйләшә беләсеңмени? — Әтисенең тавышы баягы күтәренкелеген/ уймаган иде әле.

—  Сезгә ярый, миңа ярамыймы? Бөтен өйне күтәрә­сез бит!

Әтисе белән әнисе бер-берсенә мәгънәле генә кара­шып куйды. Өчесе дә бер минутка гына тынып торды. Аннары әнисенең:

—  Беләсеңме, улым... — дип башлаган сүзен Әнәс тупас кына итеп бүлдерде:

—  Беләм! Сезнең арада мәхәббәт үлгән, сез аеры­лышырга телисез! Тик мине кая куярга белми апты­рыйсыз!

Менә нинди хәзерге балалар! Элегрәк ата ана белән болай сөйләшсәңме! Артыңа гына тибеп чыгарырлар иде. Хәзергеләрнең телләре ни сөйләгәнне колаклары ишетә микән?

Мөгаен, ир белән хатын икесе дә шулай уйлаган­дыр бу минутта. Чөнки аптыраудан авызларын ачып, беркавым ни әйтергә белми тордылар. Аннары беренче булып әнисе телгә килде:

—  Соң... Әти-әнинең аерылышуы була торган хәл инде ул... Менә әтиең алдында ныгытып шуны әйт: син кем белән калырга теләр идең?

Ул, билгеле, «синең белән» дигәнне ишетәчәгенә шикләнмәгән иде. Әни — әни бит инде ул, аны беркем дә алыштыра алмый!

Тик Әнәс усал карашын әле берсенә, әле икенчесенә күчерде дә:

—  Берегез белән дә! — дип ярып салды.

Тегеләр икәүләшеп аһ итте. һич югы, «икегез белән дә» дисә аңлашылыр иде әле. Ә болай...

Әнәс кисәк кенә йомшап төште, хәтта күзләреннән яшь бөртекләре тәгәрәде.

—  Соң... Әти дисәм, әни үпкәли, әни дисәм, әти... Лутшы үземә генә яшәргә инде... Сез миңа карап тор­магыз, ни теләсәгез, шуны эшләгез...

Шушы көннән соң, дөрестән дә, һәркем ни теләсә шуны эшли башлады. Тик аларның теләкләре сәер, әүвәлгеләренә бөтенләй охшамаган иде. Әнисе иртән иртүк тора да үзе чыгып киткәнче, Әнәскә дип әллә нинди тәмнүшкәләр пешереп калдыра. Әтисе эшеннән кайтышлый кибеткә сугыла, супер-гипермаркетлардан күз күрмәгән, колак ишетмәгән нигъмәтләр ташый. Ма­лайны икесе ике ягына утырып сыйлыйлар: «Менә мо­нысын аша, монысын кабып кара...»

Дәресләренә дә игътибарлары артты. Элегрәк: «Укыдыңмы? Әзерләп бетердеңме?» — дип сорашудан уз­мыйлар иде. Хәзер әтисе математикадан булышыйм дип килеп утырса, әнисе улының рус теленә күчкәнен көтеп тора.

Ә ял көннәре бөтенләй бәйрәмгә әйләнде! Берсе ти­мераякта шуарга чакыра, икенчесе — чаңгыга. Кайсы көннәрне — кинога. Узыштан тырышалар. Бер рәхәттән икенче рәхәткә күчеп, тик йөри малай.

Озакламый Әнәснең туган көне. Шул уңайдан әти-әнинең улларының күңелен яулап алу «ярышлары» та­гын да кискенрәк төс алды: икесе дә бер берсенә ишет­терми генә аның нәрсә теләвен сораштыра. Менә бит ничек! Аерылышырга уйламыйча, тыныч кына яшәгән булсалар, мондый дәрәҗәгә кайчан ирешер иде әле малай?

Туган көнгә бүләк мәсьәләсендә аның үз планы бар. Фатир алып бирүләрен сорарга кирәк алардан. Ул шун­да чыгып китәр, ә әти-әнисе монда калыр. Анда инде теләсә нишләсеннәр. Фатирга акчалары җитмәсә, хә­зергә менә шулай яшәп тору да бик канәгатьләндерә Әнәсне...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: