Көмеш кыңгырау

Ярсу

Чабыш атлары Сабантуй якынлашу белән яр­сый башлый, дип сөйлиләр. Бу сүзләрнең хаклыгын ишетеп кенә түгел, күреп тә беләм мин.

...Чирпуш кушаматлы җирән алаша бар иде. Тайлыктан чыгу белән аны бригадир җикте. Тәртә ара­сында гына түгел, атланып чабуга да җитез иде бах­бай. Колхоз атлары арасында аңа тиңнәр булмады. Шуңадыр аны авыл җыенына чабышка әзерләргә булдылар. Ул вакытта төп көч булганлыктан, атның бригадир җиккәненә дә авырга туры килде. Утын, печән, салам кайтартырга көч җитми башласа, бригадир аты дип тормадылар, җәен — йөкле арба, кы­шын чана сөйрәттеләр.

Бригадир Чирпушка ташлама ясады, аны йөккә җиктертмәде. Идарә атларына бирелгән солы да аңа еш эләкте. Бригадир бахбайны чын-чынлап ярыш­ка әзерли иде. Аның бу ниятенә шикләнүчеләр дә җитәрлек иде.

— Гәүдәгә бәләкәй, булдыра алмас. Чирпуш ке­бек атлар беткәнмени? — дип, бригадирның өметен сүндерергә теләүчеләр дә булды. Шулай да авыл­дан бер чабыш атының чыгуын теләүчеләр дә юк түгел иде. Чөнки көрәшчеләре, йөгерешчеләре, ча­быш атлары белән танылды һәм макталды авыллар. Сабантуйлар күңел ачу бәйрәме генә түгел, авыллар ярышы да иде. Сабантуйларга бару өчен җигелгән атларны бер-береннән уздырып бизәргә тырышты­лар. Ярышларда алынган сөлгеләр кайткан чакта ат муеннарына бәйләнде, дугаларга тагылды. «Күр, янәсе! Бу атта кемнәр утыра, без кайсы авылны­кылар!»

Язга чыгу белән Чирпуш өчен күнегүләр баш­ланды. Ат өстенә бригадирның малаен утырттылар. Аерым хуҗалыклар чорында ук үз атларын чапты­рып, төрлесен күргән картлар малайга ат чабышын­да узышу хәйләләрен, серләрен өйрәттеләр.

Беренче елны ук Чирпуш күрше авыл җыенында, башка атларны күпкә артта калдырып, беренче бу­лып килде. Икенче көнне район Сабан туенда кат­наштырдылар, тик бүләксез калды.

«Беренче елы гына бит, узышу алымнарына да күнекмәгән. Кичәге аруы да тәэсир иткәндер» дип нәтиҗә чыгарды кайберәүләр. Икенчеләр сәбәпне җайдак малайда күрделәр. Өченчеләр исә «Олы җыеннарда чабарга Чирпушта рәт юк» дип хөкем чыгарды.

Чирпуш, төрле карашларның бөтенесенә үч ит­кәндәй, олы бәйгеләрдә узышуның дәрәҗәсен тоеп, ярышларга дәртләнеп әзерләнде. Икенче елны ук якын-тирәдә иң шәп атлар рәтенә керде, район Са­бан туенда өченче урынны алды.

Сигез ел чапты Чирпуш! Сабантуй җитәр ал­дыннан ул бөтенләй үзгәрә иде. Үз-үзен кая куярга белми башлый. Аның гәүдәсенә карап сокландылар: кечкенә гәүдәле, чандыр сөякле хайванның сөлектәй атлар арасында алда килүе хаклыкка бөтенләй туры килми кебек иде.

Чирпушны чабудан туктатырга уйладылар. Аяк­лары авырта башлады. Әмма шушы елны ул күрше авыл Сабан туенда беренче килде. Хәлнең ничек килеп чыгуын башта берәү дә аңламады. «Чабыш атлары килә!» дип хәбәр салуга, халык шул якка агылды. Карасалар, йөгәнсез, өстендә җайдаксыз җирән ат, томырылып, иң алдан килә. Авылдашлар шундук танып алды, бу Чирпуш иде. Каян килеп чыккан да ничек чаба башлаган?..

—   Безнең чабыш урынында йөри иде ул. Без рәткә басып чаба башлауга, ул да төркемгә иярде. Ияреп кенә калмады, барыбызны узып китте, — дип аңлаттылар хәлне җайдак малайлар.

Чирпуш беренче килсә дә, аңа бүләк эләкмәде. Бригадир Мөхәммәт ага көрәшеп алган сөлгесен бахбайның муенына бәйләде. Чирпуш, әле мине исәптән төшереп калдырырга ярамый дигәндәй, ба­шын горур күтәреп, авыл ягына кешни-кешни ки­теп барды. Мөхәммәт ага сагышлы күзләре белән ат артыннан күпмедер карап торды да, үзе дә авылга таба атлады. Чирпушны җиңүдән мәхрүм итүдә ул үзен гаепле саный иде.

Байтак еллардан соң мәйдан уртасында көрәшүче егетләрнең бер-берләренә сөйрәлеп йөрүләренә җен ачуы кузгалган авылдашыбыз — алтмыш сигез яшь­лек Кашшафетдин абзый егетләр янына йөгереп чыкты да:

—  Оятыгыз юк сезнең. Карап торучыларны аз­рак хөрмәт итәргә кирәк. Ә сез сөмәлтәдәй сөйрәлеп йөрисез. Күрсәтим әле ничек каерып алырга, — дип, сөлгегә килеп ябышты. Аны озак тынычландырды­лар. Кайчандыр көрәштә дан тоткан авылдашыбыз­ның йөрәге, күрәсең, һаман ярсый иде әле. Еллар да, картлык та басмый икән шул ярсуны!

Ирексездән Чирпуш белән булган вакыйга күз алдына килде.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: