Көмеш кыңгырау

Ярдәм

Бер әби урам буйлап килә. Атлый да туктый, атлый да туктый. Туктый да, ярдәм итәр кеше юк микән дигәндәй, як-ягына карана: кулындагы төенчеге бик авыр бугай...

Аруы йөзенә чыккан. Үч иткәндәй, урам буп-буш. Бер малай гына туп куып йөри.
Менә малай әбине күреп туктап калды. Әбинең көч-хәл белән төенчек күтәреп барганын шәйләп алды. Уенны ташлап, әби каршына йөгерде.
—  Булышыйммы, әби? — дип, рөхсәт иткәнче үк, төенчеккә ябышты. Карчык бераз тын алыр өчен туктады, мөлаем елмайды.
—  Исемең ничек синең, бәбкәм?
—  Сөләйман...
—  Матур исем. Пәйгамбәрләр исеме. Ә мин Галия әби булам.
—  Галия әби, әйдә, булышам,— дип кабатлады Сөләйман.
—  И, Алланың рәхмәте төшкере. Бигрәк итагатьле бала икәнсең. Икебез күтәргәч, төенчек тә җиңел тоелыр, миңа да күңелле булыр.
Сөләйман елмайды, төенчекне катырак итеп тотты.
Менә алар икәүләп, төенчек күтәреп, урам буйлап киләләр. Күптәнге танышлар кебек сөйләшәләр, көлешәләр. Әби кызык нәрсә сөйли, ахры. Адымнары җиңел — кулларында авыр төенчек димәссең.
Сөйләшә-сөйләшә, тугыз катлы йорт каршына килеп җитүләрен сизми дә калдылар. Әбисенең тавышын ишетеп, подъезддан оныгы атылып чыкты һәм бар тавышка:
—  Әбекәй, тәмле әйбер бир! — дип кычкырды.
Үз яшендәге ят малайны күреп туктап калды. Ник ярдәм итә ул әбигә?
Мөгаен, тәмле әйбер алыр өчен күтәрешкән булгандыр. Әбисе юмарт бит аның: кибеткә барып килгәнче оныгын карап торган өчен дә, күршесенә акча бирә. Авызын чалшайтып, усал итеп, ят малайга эндәште:
—  «Киндер сюрприз» кирәк булдымыни? Әбием синнән башка да күтәрер иде әле.
Карчык белән Сөләйманның кәефе китте. Көтелмәгән бу сүздән аптырап калдылар. Оныкның сүзе камчы белән яргандай тәэсир итте. Үпкәләде Сөләйман. Ачуы чыгып, йодрыкларын каты итеп йомарлады. Ләкин әбигә хөрмәт йөзеннән тавыш күтәрмәде, тыныч кына:
—  Синнән сорамадылар...— дип әйтеп куйды.
Оныгы өчен оят булып китте карчыкка, йөрәге сызлап куйды:
—  Яхшы малай ул Сөләйман. Ярдәмчесен иркәләп башыннан сыйпады.— Зур рәхмәт сиңа. Аннары оныгына таба борылып әйтеп куйды.— Менә кем белән дуслашырга кирәк!
Малай сандалие белән җирне чокый башлады, борынын мышкылдатты. Кешеләргә рәхмәт өчен генә дә ярдәм итәргә мөмкин икәнен аңлады микән ул?
Ул арада Сөләйман, тубын куа-куа, кайту ягына элдертте.
Дорфа малай исенә килде, булышырга теләп, әбисе кулындагы төенчеккә ябышты...
Нәкыйп Каштанов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (1)
Осталось символов:
  • 13 июнь 2020 - 19:30
    Без имени
    😊👍