Көмеш кыңгырау

Ядәч (Алинә Бикмуллина)

Эх, Шәмси, баш кирәк шул андый вакытта, китап укырга кирәк, чикләвек ашарга кирәк, эх, Шәмси!..

Рус теленнән инша язганга, ашханәгә соңарып керде Шәмси. Инде бер кеше дә калмаган иде диярлек. Акыллыбаш Айдар гына утыра. Ул шулай бөтен кешедән алда керә дә иң ахырдан чыга. Бик озаклап чәйнәп, бер 3—4 тапкыр компот сорап эчеп, уйланып утырырга ярата. Ник шунда дөньясы икегә ярыл­мый. Җайлап кына, ашыкмыйча, интеллигент кеше рәвешен китереп утыра шулай. Шәмси исә андыйлардан түгел. Керде, алды, чәен генә түгел, ашын да баскан килеш кенә чүмереп, бөтен эшне өч минутта әмәлләп куя ала. Иншаны матур гына иттереп күчергәләп чыкканыннан канәгать булганга, ахры, бү­генге тавык шулпасы аеруча да тәмле тоелды. Өстәвенә, дуга сыман бөгелгән күкрәк сөяге дә эләкте үзенә. «Менә бәхет!» — дип уйлады ул. Бу мөмкинлекне кулдан ычкындырамы соң инде, күрше өстәлдә вундеркинд Айдар утырсын, кулда ядәч сөяге булсын да — кулланмый кал ди!

—  Айдар, әйдә ядәчләшәбез? — дип, сөяген сузды Шәмси.

—  Үкенмәгәең! Сүздә нык торсаң гына... — дип җаваплады акыллыбаш, ашавын дәвам итеп.

—  Тормаган кая, егет кеше сүздә тора инде ул! — дип, Айдарның кул сузганын көтте Шәмси.

— Ярый, алайса, нәрсәгә уйныйбыз? — Кул-авызларын сал­фетка белән сөртеп, ядәчләшергә җыенуын сиздерде акыллы­баш.

—  Иллә дә мәгәр мин җиңсәм, син миңа атна буе... юк, ай буе өй эшләрен күчертәсең.

— Ә син минем сумканы ай буе өйдән — мәктәпкә, мәктәптән өйгә ташыйсың, алайса.

—  Мин синең үзеңне дә мәктәп белән өй арасында күтәреп йөртә алам! — дип көлде үзенең җиңәчәгенә нык ышанган Шәмси.

Ник ышанмаска, әнә ядәч уенында өйдәгеләрне гел җиңә ул. Әбисенең хәтере — ташка үлчим, беренче омтылышта ук җиңелә. Әнисенең тавык чүпләп бетерә алмаслык эше күп, янында булышкан булып йөри дә аны да «ядәч»ләп ташлый. Әтисен авыррак, кәнишне, шулай да ул да җиңелә ахыр чиктә. Аннары мактыйлар аны: «Бигрәк башлы безнең улыбыз!» — дип горурланалар уллары белән.

«Ашханәдә Айдар гына калуы тагы да яхшы булды бит әле», — дип уйлады Шәмси. Бер айдан чирек бетә, хәзер ай буе гел бишле генә алыр инде, акыллыбаштан күчереп.

—  Карале, Айдар дус, әйдә, уйнаган-уйнаган, алай вакла­нып тормыйбыз — өй эшләрен генә түгел, контроль эшләрне дә, нинди генә вариант булуына карамастан, эшләп бирәсең дип сөйләшик?

—  Сөйләшик соң, — дип, Айдар кулларын салфеткага сөртә башлады, ядәчләшергә җыенып, — мин дә ставканы арттырам, алайса, сумканы гына ташу түгел, ашханәдә миңа ашларны да алып килеп бирәсең һәм ашап бетергәч илтеп куясың...

«Карале, бу акыллыбаш юкка гына күп итеп китап укымый икән лә, кешеләрдән ничек оста кулланмакчы була бит ә!» — дип уйлады һәм, ике дә уйламый:

—  Хи-и, чәйнәп тә ашата алам, Айдаркай, — дип ризалашты Шәмси.

— Алай ук кирәкмәс, Аллага шөкер, тешләр бар бит, — дип, Айдар кулын сузды.

Егетләр килештеләр дә ядәчне икегә аердылар.

Иртәгәдән өй эшләре өчен борчылмасам да була икән дип уйлап ялгышты Шәмси. Теге акыллыбаш тиз генә бирешер­гә ашыкмады. Шәмси аның янына килә башлауга ук «Истә!» дип такылдып тора — ну хәтер үзендә! Ярый, «җиңү никадәр авыррак килсә, шуның кадәр татлырак, кадерлерәк ул» дип юкка гына әйтми икән әнисе. Шушыдыр инде аның көтеп ал­ган «татлы җимеше», аңа гына түзәр.

Шәмсинең бу ядәч уены, иң озак барган уен буларак, Гиннессның рекордлар китабына керергә лаеклы иде. Уен ике атнага якын дәвам итте.  Айдар аңа исәнләшү урынына да, саубуллашканда да, күз карашы ташласа да, гел «Истә!» дип кенә торды. «Тикмәгә генә көн саен тәнәфестә чикләвек ашап утырмый икән бу», — дип уйлады Шәмси.

Шундый инде безнең Айдар. Бернәрсәне дә ашык-пошык кына эшләми. Дәрестә дә озак итеп, әллә нинди, кеше ишет­мәгән фәлсәфәләргә кереп китеп җавап бирә. Җиде кат үлчәп, бер кат кисү турындагы акыллы сүз нәкъ менә аның хакын­дадыр. Юк, ул, гомумән, башка планетадан, ул үзгә, ул моны һәр кешегә һәрдаим дәлилләп тора. Әнә туган көненә дә әкәмәт бүләкләр ясаган. Башкалар кебек, шоколад һәм тәмле су белән генә котылмаган. География белән кызыксынучы Фидаилгә планеталар турында китап бирде, рәсем ясарга оста Алмазга «Сәнгать серләре» дигән китап тоттырды, математиканы су кебек эчүче Эльвирага Эйнштейн турында хезмәт алган... Класста 12 бала — һәрберсенә 12 төрле китап. «Вәт юләр! Әнисенең бөтен хезмәт хакын бетергән, ахры», — дип уйлады Шәмси.

Шәмсине дә онытмаган — «Үз асылыңны табу» дип язылган психологик китап тоттырды һәм «Ядәч!» дип шәрран ярды.

Җиңелде Шәмси. Гарьләнде, мең үкенде. Кайлардан башы­на килгәндер бу акыллы баш белән бәйләнергә? Юкка гына китап укымый икән. Бер урамда торсалар бер хәл иде, авыл­ның башка очында яшәгән Айдарның көн саен барып сум­касын күтәреш, кайтарып куй. Шәмси сыман, мәктәпкә бер дәфтәр белән генә йөрсә бер хәл иде, 6—7 китапны көн саен мәктәпкә алып килә бит, юләр! Ашханәдә капкан ризыгын 33 тапкыр чәйнәгәнен көтеп утыр да тәлинкәләрен пешекче апаларга илтеп бир. «Тарих укытучысы Ильяс абый сөйләгән колбиләүчелек вакыты менә нинди икән ул!» — дип уйлады Шәмси. «Эх, Шәмси, Шәмси!» — дип битәрләде ул үзен ай буе. Ядәч сөяген өйгә генә алып кайтасы да әбинең пенси­ясенә ядәчләшәсе калган икән. Эх, Шәмси, баш кирәк шул андый вакытта, китап укырга кирәк, чикләвек ашарга кирәк, эх, Шәмси!..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: