Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Яңа тәртип

«Иртәгәдән башлап балалар мәктәпкә телефонсыз килсен, һич югында, төймәле телефон рөхсәт ителә.

Югыйсә тәнәфес саен телефонда уйныйлар, кыңгырау шалтырагач та аерыла алмыйлар, шул сәбәпле дәресне игътибар белән тыңламыйлар. Әгәр дә балагызның надан калуын теләмәсәгез, иртәгәдән сыйныфта яңа тәртип кертелә. Каршылар юкмы?»

Икенче сыйныфта укучы балаларның әти-әниләре тупланган ватсап төркеменә әнә шундый хәбәр килеп иреште. Сыйныф җитәкчесе Гөлсылу Ил-шатовна язган бу яңалыкны әти-әниләр дәррәү хуплады.

«Минем улым иртәгәдән телефонсыз йөри башлаячак». — «Ниһаять, бу көнне күптән көтә идем, башка малайлардан аерылмасын өчен генә, телефон бирә идек». — «Без риза!» — «Хуплыйбыз!»

Ирекнең әнисе Илһамия апа, төркемдә язышу башлануга, улын янына чакырып:

—  Сез тәнәфестә нишлисез? — дип сорады.

—  Дәрескә әзерләнәбез...

—  Алдама, телефонда уйныйсыз! Акча салып җиткереп булмый! Элек трон көндәлегеңне карарга да куркам: анда «ике»ле дә «өч»ле! Тәртибең — гел «ике»ле. Ата-аналар җыелышына барсаң, укытучыдан башлап ата-ана-ларга кадәр синнән зарлана. Иртәгәдән берегез дә мәктәпкә телефон белән килми. Гөлсылу Илшатовна әйтте! Файдасы булмасмы?! Телефонда утырган малайларның да атаманы син икән!

—  Әни...

—  Аңлашылырлык итеп әйтмәдемме? Әтиең дә өстәсенме?

—  Кирәкми, аңладым...— Ирекнең кәефе тәмам кырылды. Ничек инде шу­лай? Яңа уенда ничәнче дәрәҗәгә менгәннәр иде? Аның командасы таркала­чакмы? Эх! Телефонсыз мәктәпкә барасын уйлагач, аның йөрәге жу итте: бо-лай да күңелсез мәктәптә нишләп бетәргә кирәк?!

Икенче көнне сыйныфташларының да авызы салынган иде. Кайсыдыр әтисеннән калган иске төймәле телефон тотып килгән, күбесе исә, Ирек кебек, телефонсыз — ике кулсыз иде.

—  Дәресләр тәмамланганчы, кемдә дә булса телефон күрәм икән, шул көнге дәресләрнең һәммәсеннән дә «ике»ле куячакмын, — дип, иртәдән үк кисәтте укытучы апалары.

...Тәнәфескә чакырып кыңгырау шалтырагач та, укучылар аптырашып бер-берсенә карашты: хәзер аларга нишләргә? Кичә алар нәрсә эшләргә кирәген яхшы белә иде: шундук телефоннарын кабызып, Интернет челтәрендә бергәләшеп уенга керешәләр иде. Ә бүген... бүген нишләргә соң? Башкалар кебек үк Ирек тә ялт-йолт як-ягына каранды, чарасызлыктан бичара сыйныфташлары тәмам куркып калган. Шулчак Мәликә исемле кыз, кычкырып:

—  Әйдәгез, уйныйбыз! — диде.

—  Ә нинди уен? — Телефондагыдан башка уенны белмәгән сыйныфташлар беравыздан сорадылар.

—  Хәзер, бергәләп уйлап табабыз!

Бер төркем кызлар, аларга берничә малай да кушылды, сүзләр әйтешеп уй­нарга кереште.

Шулчак укытучы апалары класска килеп керде:

—  Арагызда кемнәр шахмат, шашка уйный белә?

Берьюлы берничә кул күтәрелде. Гөлсылу Илшатовна аларга үз өстәленең тартмасыннан шахмат һәм шашка такталарын алып бирде. Ирек тирәсендәге малайлар аптыраганнан, кул көрәштереп, көч сынаша башлады.

Шул көннән башлап ата-аналарның ватсап төркеменә тәнәфес саен Гөлсылу Илшатовнадан фото һәм видео «яуды». Бер тәнәфестә сыйныфташлар яңа җыр чыгарганнар да бергәләшеп шуны башкаралар. Берсе дирижерлык итә, кайсы­дыр бии. Бер фотода такта янында рәсем ясау белән мавыгалар иде. Кайсыдыр видеода табышмаклар әйтешәләр. Үзләре җыйган роботлар белән мәш килү дә, карате алымнарын күрсәтү дә, кызларның сәйлән үрүләре дә калмады — малай -кызлар бер-берсеннән яңа һөнәрләргә өйрәнә иде. Аннан да бигрәк, классның уку сыйфаты яхшырды — иң артта сөйрәлгән көйсез малайлар да «ике»леләрен киметте, хәтта «дүрт»леләр дә алгалый башлады.

Әнә шул койрыктагы ларның атаманы Ирек, барысын да гаҗәпкә калдырып, беркөнне «Әйләнә-тирә дөнья» дәресендә «6иш»ле алды! Моңарчы өйдә дә, мәктәптә дә телефоныннан аерылмаган малай, яңа тәртип кертелгәннән бирле бер ай узуга, шахмат һәм робот җыю түгәрәгенә йөри башларга, соңгы атнада «ике»лесез укырга һәм... үз гомерендә беренче тапкыр гашыйк булырга өлгергән иде. Яңа һөнәрләре белән ул тәнәфестә нишләргә белмәгәннән генә кызыксына башлаган иде дә, хәзер исә мавыгып ук китте. Инде менә шахмат буенча ярыш­та мәктәп данын якларга әзерләнә. Билгеләре яхшыруга исә гел «биш»легә генә укучы Мәликә гаепле. Моңарчы классларында ничә малай, ничә кыз укуын да әйтеп бирә алмаган, урамда очратса, сыйныфташ кызларының кайберләрен йөзгә дә танымаган Ирек, телефонсыз тормышта Мәликәне күргәч, телсез калгандай булды. Дәрес буе ул аның ике якка үреп салган чәченнән, беренче партада гәүдәсен төз тотып утыруыннан күзен алмады. Кыз такта янына чыгып җавап биргәндә, сихерләнгәндәй тыңлады. Ирекнең карашын сизгән кыз да еш кына борылып артка — малай ягына карап ала. Шулчакларда Ирек утырган җиреннән дертләп китә. Моңарчы «ике»легә керфеге дә селкенми иде Ирекнең, беркөнне «Әйләнә-тирә дөнья» фәненнән җавап бирә алмыйча хурлыкка кал гач нишләргә дә белмәде. Мәликәнең, эх, егет, сынаттың бит, дигән карашын күрүгә бөтерелеп килде малай. Шул көннән ул, тешен кысып, укуга кереште. Ике ел инде гәүдәсе зур булганга һәм тыйгысызлыгы аркасында гел соңгы партада утырган малай, класста чираттагы урыннар алмашудан файдаланып, үзе теләп, икенче партага ук күчте. Моннан Мәликә тагын да яхшырак күренә иде...

Ирек икенче ел уку дәверендә беренче һәм әлегә бердәнбер «6иш»лесен алган көнне Мәликә, беркемнән тарсынмыйча, аңа борылып шундый итеп ел­майды: куе болытлар арасыннан яп-якты кояш үзе килеп чыккан кебек тоелды малайга. «Биш»ле кадерлерәкме аңа, әллә кызның шушы елмаюлы карашы­мы — Ирек әйтә алмый иде.

...Ул көнне ата-аналар җыелышында гел рәхмәт сүзләре генә яңгырады. Гөлсылу Илшатовнаның:

—  Шушы тәртиптә эшләүне дәвам итәбезме? — дигән соравына әти-әниләр бердәм кул күтәрде.

Мондый җыелышларда һәрвакыт иң соңгы рәттә утырган һәм малаеның тәртипсезлеге өчен башка әти-әниләрдән һәм укытучылардан бик еш гафу үтенергә туры килгән Илһамия апаны Гөлсылу Илшатовнаның сүзләре аяктан ега язды:

—  Иң зур үзгәрешне мин Ирек Мансуровта күрәм. Тәртибе иң яхшылардан булу өстенә, инде укуы яхшырды. Сыйныфташларына бик игътибарлы, элек кызларны рәнҗетсә, хәзер аларны башкалардан яклый. Бик сәләтле шахматчы булуы ачыкланды...

Илһамия апа як-ягына каранды, укытучы Ирекне кем беләндер бутыйдыр сыман тоелды аңа. Малае хакында мондый җылы сүзләрне ишетергә өйрәнмәгән әни кешенең күңеле бу кадәр мактауны күтәрергә әзер түгел иде әле: шатлык яшьләре бер-бер артлы керфекләр арасыннан сытылып чыга торды.

Ул көнне кичен Ирекләр өендә бәйрәм иде. Илһамия апа, сүзен сүзгә җиткереп, ата-аналар җыелышында булган хәлләрне сөйләде. Үз гомерендә бер тапкыр гына шул җыелышка барып, анда да Ирекнең тәртипсезлеге арка­сында хурлыгыннан шабыр тиргә батып кайткан әтисе, малаен мактауларына ышанмыйча, кабат-кабат сорашты.

Ул кичне дә ата-аналарның ватсап төркеме тынмады. Яңа тәртип кергәннән бирле, балаларының яңа сәләтләре ачылган ата-аналар үз сөенечләре белән уртаклаша иде...

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев