Винни-пухның туган көне
1926 елның 14нче октябрендә танылган инглиз язучысы Алан Милннын «Винни-Пух маҗаралары» исемле китабы беренче тапкыр басылып чыга.
Кристофер Робин белән йөнтәс аю баласы Винни турындагы бу китап рус телендә берничә мәртәбә дөнья күрә. Инглиз теленнән русчага аны Борис Заходер хикәяли.
1991 елда бу сөйкемле аю баласы татар телендә сөйләшә башлый. Татарчага аны Наилә Вәлитова тәрҗемә итә.
Беренче бүлектә без Винни-Пух һәм имән куышында яшәүче бал кортлары белән танышырбыз.
Әйбәтләбрәк күз салыгыз —сезнең алдыгызда Винни-Пух үзе. Әнә ич ул: аякларын югары чөеп, башын аска ташлап, җилкәсе белән сугылып баскыч басмасын саный-саный, дусты Кристофер Робин артыннан түбән таба төшеп килә. Нишләмәк кирәк — ул әлегә баскычтан башкача төшә белми. Дөрес, кайчагында аңа баскычтан йөрүнең ниндидер икенчерәк бер ысулын уйлап табарга да мөмкин булыр иде кебек тоела, әмма моның өчен, җилкәң белән туп-туп итеп баскыч басмасын санаудан туктап, зиһенеңне бергә җыйнарга кирәк. Ә менә уй-фикерләрен туплап торырга Винни-Пухның һич вакыты юк!
Ничек булса —шул, әнә инде ул, басмалардан төшеп җитеп, тәпиләренә дә баскан һәм сезнең белән танышырга да әзер.
- Мин Винни-Пух булам! Сезнең белән танышуыма бик шатмын!
Әлеге бераз сәеррәк тоелган исемне ишетеп, сез тагын гаҗәпләнеп калмагыз. Хәер, инглиз телен белсәгез, тагын да ныграк гаҗәпләнер идегез әле.
Бигүк гадәти булмаган бу исемне аңа Кристофер Робин табып бирде. Сезгә шунысын әйтеп үтик: кайчандыр Кристофер Робин буада яшәүче бер аккош белән танышкан иде. Малай аны Пух дип йөртә башлады. Әлеге исем аккошка бик туры килә иде, әлбәттә. Әйтик, әгәр син аккошны: «Пу-ух! Пу-ух!»— дип кычкырып-кычкырып чакырасың икән, ә ул синең тавышыңа колагын да салмый икән, син берни булмагандай, болай юри генә һавага аткан булып күренәсең, инде аны шыпырт кына чакырсаң, ул чагында бөтен кеше дә сине үзалдына борын астыннан өреп басып торуы дип кенә уйларга мөмкин. Әмма тора-бара аккош каядыр юкка чыкты, ә исеме — калды. Шуннан инде Кристофер Робин әлеге исемне, әрәм булмасын дип, үзенең аю баласына кушты.
Ә Винни дип зоопаркта Кристофер Робин бик нык яраткан иң яхшы, иң шәфкатьле аюны атыйлар иде. Хәер, аю да малайны бик нык ярата иде бугай. Аны Винни дип Пух хөрмәтенә атадылар микән, әллә, киресенчә, Пухка аю хөрмәтенә шундый исем бирделәрме — анысын хәзер беркем дә, хәтта Кристофер Робинның әтисе дә тәгаен генә белми инде. Дөрес, кайчандыр белгән ул аны, ә менә хәзер оныткан. Бер сүз белән җыеп әйткәндә, аю баласын хәзер барысы да Винни-Пух дип йөртә, ә ни өчен шулай икәнен сез инде бик яхшы беләсез.
Винни-Пух кайчакта кичләрен нинди дә булса берәр уен белән мавыгып китә, ә кайчагында, бигрәк тә Робинның әтисе өйдә вакытта ул, ут янына утырып, нинди дә булса берәр кызыклырак әкият тыңлауны өстен саный.
Ә бер кичне...
— Әти, ә әкият?— дияргә ашыкты Кристофер Робин.
— Әкияткә нәрсә булган?— дип кайтарып сорады әтисе.
— Син Винни-Пухка берәр әкият сөйләмәссеңме икән? Аның бик тә, бик тә әкият тыңлыйсы килә!
— Бәлки әле сөйләрмен дә,— диде әтисе.— Аның кем турында, ниндирәк әкият тыңлыйсы килә соң?
— Аның кызык әкият тыңлыйсы килә, һәм, әлбәттә инде, үзе турында. Ул бит безнең бер дигән аю баласы!
— Анысы аңлашыла,— диде әтисе.
— Алайса, әтием, зинһар өчен, сөйли күр?
— Карап карыйк соң,— диде әтисе һәм сөйләп китте...
Борын-борын заманда — ахры, узган җомгада — Винни-Пух, Сандерс исеме астында, япа-ялгызы урманда яши иде.
Кристофер Робин шундук:
— Ничек инде ул «исем астында»?— дип сорап куйды.
— Димәк, аның ишек өстендәге тактага алтын хәрефләр белән «Мистер Сандерс» дип язылган булган, ә ул шул ишек артында яшәгән.
— Бу хакта бәлки ул үзе дә белеп бетермәгәндер әле,— диде Кристофер Робин.
— Аның каравы ул аны хәзер яхшы белә,— дип, шунда калын тавышлы кемдер мыгырдап куйды.
Шулай бервакыт, урман буйлап йөргәндә, Пух зур бер яшел аланга килеп чыга. Аланлыкта әкәмәт биек имән үсеп утыра, ә имән башында нәрсәдер, бз-з-з-з дип, бик каты безелди икән.
Винни-Пух агач төбендәге үләнгә утырган да, тәпиләре белән башын тотып, уйларга керешкән.
Башта ул болай уйлаган: «Бу безелдәү бер дә юктан гына түгел, әлбәттә! Тиктомалга гына берәү дә безелдәп утырмас. Агач үзе, миңа калса, безелди алмый. Димәк, анда нидер бар. Бал кортыннан гайре тагын кем шулай безелдәп гомер үткәрсен ди. Минемчә — шулай!»
Аннары ул тагын бераз уйланып утырган-утырган да эченнән генә: «Ә бал корты бу дөньяга ни өчен кирәк? Әлбәттә, бал ясар өчен! Минемчә — шулай!»— дип әйтеп куйган.
Шуннан соң ул аягүрә торып баскан һәм: — Ә бал бу дөньяга ни өчен кирәк? Мин ашасын өченме? Минемчә — шулай! Башкача булуы мөмкин түгел!— дигән дә агачка үрмәли башлаган.
Шуннан ул менгән дә менгән, менгән дә менгән, ә үзе, агачка үрмәләгән уңайга, әле генә чыгарган җырын җырлый икән. Җыры аның менә болайрак булган:
Аю ник бал ярата?
Кем белә? Кем аңлата?
Чынлап әгәр, ник алай?
Ну балны сөя, малай!
Менә ул тагын бераз югарырак үрмәләгән... аннары тагын бераз... аннан тагын әз генә... Шулчак аның башына икенче бер уфлаткыч җыр килгән:
Аюларны күзалласак
Әгәр бал корты диеп,
Кормас иде үзенең өен
Әлбәттә болай биек.
Ул чагында
(бал кортлары әгәр
Аю була калганда),
Газапланмас идек болай бер дә
Менеп әллә канларга!
Дөресен генә әйткәндә, менә торгач Пух ярыйсы ук хәлдән тая, шуңа күрә аның уфлаткыч җыры да кызганыч бер мышкылдау гына булып чыга. Әмма агач башына менеп җитәргә дә инде күп калмый. Әнә ул хәзер шул ботакка үрмәләп менсә... Шулчакта ... дөмберт!
— Әни!— дип кычкырып җибәрә Пух түбән таба өч метрлап очканнан соң һәм борыны белән калын бер ботакка бәрелә язгач.
— Их, нәрсәгә инде миңа...— дип мыгырданып ала ул тагын биш метр чамасы очканнан соң.
— Бит мин бернинди начарлык эшләргә дә җыенма...— дип акланмакчы булган Пух, түбәндәрәк бер ботакка сугылып, баштүбән әйләнеп киткәннән соң.
— Ә бит боларның барысы да минем кирәгеннән артык бал яратуым аркасында!— дип, ниһаять, гаебен таныган ул, һавада тагын өч тапкыр мәтәлчек атып, түбәндәге ботакларга эләгә-эләгә чәнечкеле чытырман куаклар өстенә салмак кына килеп төшкәннән соң.— Әни!..
Пух тиз генә чытырманлыктан әвәләнеп чыккан да, борынына кадалган чәнечкеләрне тартып алып, кабат уйга талган. Иң беренче эш итеп ул Кристофер Робинны искә төшергән.
— Минемени?— дип сорады шулчак Кристофер Робин, мондый бәхеткә ышанырга да, ышанмаска да белмичә; дулкынланудан аның хәтта тавышы ук калтыранып китте.
— Әйе, сине.
Кристофер Робин башта бер сүз дә дәшмәде, тик аның күзләре генә зурайганнан-зурая барды, һәм яңаклары торган саен ныграк алсулана төште.
Шул рәвешчә, Винни-Пух шушы ук урманда, ишеге яшел буяулы өйдә яшәгән дусты Кристофер Робин янына китә.
— Хәерле иртә, Кристофер Робин!— дигән ул.
— Хәерле иртә, Винни-Пух!—дип җавап кайтарган малай.
— Карале, алай-болай, синең өреп кабарта торган шарың юкмы?—дигән Пух.
— Һава шары дисеңме? - Әйе, әле менә «Кристофер Робинның һава шары юк микән?»— дип уйланып килүем иде. Хәер, болай беләсем килеп кенә соравым...
— Ник кирәк булды соң әле сиңа һава шары?
Винни-Пух як-ягына каранып алган да, якын тирәдә тыңлап торырдай кеше күренмәгәч, тәпиен авызына куйган һәм серле пышылдап:
— Бал,— дигән.
— Нәрсә-ә-ә?
— Бал!—дип кабатлаган Пух.
— Шулай һава шары күтәреп кем инде балга йөрсен ди?!
— Мин йөрим!...— дигән Пух. Ә моннан бер көн элек кенә Кристофер Робин үзенең дусты Мыркылдыкка мәҗлескә барган икән, һәм анда кунакларның һәммәсенә һава шары бүләк иткән булганнар. Кристофер Робинга галәмәт зур яшел һава шары эләгә, ә Куянкайның Таныш-белеш һәм Туган тиешле бер кардәшенә шундый ук олы зәңгәр шар әзерләп куйганнар икән дә, әмма бу Таныш-белеш һәм Туган тиешле кардәш ул шарны алмаган, чөнки әлегә үзе бик кечкенә булганлыктан, аны хәтта кунакка да алып килмәгән булганнар.
Шулай итеп, Кристофер Робинга — нишләмәк кирәк — шарның икесен дә: зәңгәрен дә, яшелен дә үзенә алырга туры килә.
— Ә сиңа кайсысы күбрәк ошый?— дип сораган Кристофер Робин Пухтан.
Пух, тәпиләре белән башын кочаклап, бермәлгә тирән уйга калган.
— Эш менә нәрсәдә,— дигән ул аннары.— Әгәр балны кулга төшерим дисәң, иң беренче таләп шул — бал кортлары сине һич күрмәскә тиеш. Димәк, әгәр шар яшел төстә булса, бал кортлары аны, яфрак дип уйлап, сине күрми калырга мөмкиннәр; әгәр инде шар зәңгәр икән, аны күк йөзенең бер кисәге дип белеп, шулай ук сиңа игътибар итмәячәкләр. Тик менә шунысын төгәл белергә иде — алар кайсысына ныграк ышанырлар икән?
— Ә синең шар астында асылынып торуыңны күрмәсләр дип уйлыйсыңмы?
— Бәлки, күрерләр, ә бәлки, күрмәсләр дә әле,— дигән Винни-Пух.— Кортларның башына нинди уй киләсен кем белгән?!— Шуннан ул берәр минут чамасы уйланып торган да,— ә мин кечкенә генә бер кара болыт булган булып кыланырмын, ул чагында, әлбәттә, сизмәячәкләр,— дип өстәп куйган.
— Алай булгач, сиңа шарның зәңгәрен алу яхшырактыр,— дигән Кристофер Робин.
Шулай итеп, бу мәсьәлә хәл ителгән һәм ике дус, зәңгәр шарны алып (Кристофер Робин исә, һәрвакыттагыча, кирәге чыга калса дип, мылтыгын да аскан), сәфәргә дип кузгалган.
Иң беренче эш итеп Винни-Пух, болыт сыман кап-кара булыйм дип, таныш бер күлләвеккә ятып бик шәпләп ләмәктә аунап чыккан. Аннары алар, икәүләп бавыннан тотып, шарны кабартырга керешкәннәр.
Шар тәмам тулып, шартлар дәрәҗәгә җиткәч, Кристофер Робин кинәт кенә бауны ычкындырган, һәм Винни-Пух, салмак кына тирбәлеп, югары күтәрелә башлаган, аннары нәкъ бал кортлары оялаган агач башына җитәрәк туктап калган.
— Ура-а-а-а!—дип кычкырып җибәргән Кристо-фер Робин.
— Йә, ничек, шәпме?— дип югарыдан кычкырган Винни-Пух.— Кемгә охшаганмын мин?
— Һава шарында очучы аю баласына!
— Ә кечкенә кара болытка охшамаганмынмыни?— дип хәвефләнеп сораган Пух.
— Бигүк түгел шул.
— Зарар юк, бәлки моннан, югарыдан, ныграк охшыймдыр әле. Аннан соң, бал кортларының нәрсә уйлаганын кем белгән!
Кызганычка каршы, көн җилсез икән, һәм Винни-Пух һавада һичбер хәрәкәтсез асылынып калган. Ул, балны күреп, һәм аның хуш исен сизеп торса да, һич кенә дә балга якын килә алмаган.
Күп тә үтми, Винни-Пух яңадан телгә килгән.
— Кристофер Робин!— дигән ул нык кына пышылдап.
— Нәрсә бар?
— Миңа калса, бал кортлары нәрсәдер сизенәләр кебек!..
— Нәрсәне сизенәләр икән соң?
— Белүен белмим... тик, минемчә, алар үзләрен бик шикле тоталар!
— Бәлки, алар сине бал урларга килгән дип уйлый торганнардыр?
— Бәлки шулай дадыр... Аларның башына нинди уй киләсен кем белгән!
Ике дус шунда бермәлгә тынып кала, әмма бераздан кабат Пухның тавышы ишетелгән.
— Кристофер Робин!
— Йә, нәрсә?
— Сезнең өегездә зонтик бармы?
— Бар кебек.
— Алайса менә нәрсә: зинһар, зонтыңны монда алып килеп арлы-бирле йөрен әле; үзең әледән-әле миңа таба күтәрелеп карап: «Тс-сс, яңгыр яварга җыена түгелме соң?»— дип сөйләнгән бул. Ул чагында, мөгаен, кортлар безгә ныграк ышанырлар.
Кристофер Робинга, әлбәттә, Пухның бу хәйләсе бик көлке тоела. «Их син, ахмак аю баласы!» — дип уйлап куя ул эчтән генә. Әмма Пухны бик нык яратканлыктан, ул аның үзенә бер сүз дә әйтмәгән.
Шуннан Кристофер Робин зонтны алып килергә дип, өенә китә.
— Ниһаять!— дип каршылаган аны Винни-Пух, Кристофер Робинның кабат әйләнеп килүен күреп.— Мин инде борчыла башлаган идем. Монда бал кортлары тагын да шиклерәк шаулаша башладылар.
— Нәрсә, зонтны нишләтим — ачыйммы, юкмы?
— Әйе, ачуын ачарсың, тик беразга гына сабыр итеп тор әле. Монда нык уйлап эш итәргә кирәк. Иң мөһиме — безгә корт анасын алдарга кирәк. Карале, сиңа күренмиме ул аннан?
— Юк, күренми бит.
— Кызганыч, бик тә кызганыч. Ярый алайса, син, зонтигыңны ачып: «Тс-сс, яңгыр яварга җыена түгелме соң?»— дип әрле-бирле йөри башла, ә мин Болытлар Җырын җырлап карыйм әле. Һавадагы болытлар, мөгаен, бөтенесе дә шушы җырны җырлый торгандыр... Әйдә, башладык!
Кристофер Робин шулчакта, яңгыр килә дип, агач тирәли йөренергә тотына, ә Винни-Пух исә үзенең җырын җырларга керешә:
Мин бер болыт кисәгемен
Юк, мин һич аю түгел.
Шуңа күктә мин — болытка
Очып йөрүе җиңел.
Ах, бу зәңгәр күк йөзендә
Иркенлек, рәхәт, җылы.
Шуңа бөтен болытлар да
Күңелле итеп җырлый.
Ләкин, ни хикмәттер, бал кортлары шулвакыт тагын да усалрак гөҗләргә тотындылар. Яңгыр Болыты җырның икенче куплетын башкарганда инде хәтта кайберләре, ояларыннан чыгып, аның тирәсендә үк очып йөри башлый. Ә берсе исә, гел көтмәгәндә, Болытның борын очына килеп куна да аннары шундук кире очып та китә.
— Кристофер, ай! Робин!—дип кычкырып җибәрә шунда «Болыт».
— Нәрсә булды?
— Мин, уйлый торгач, ниһаять, төшендем шикелле — болар дөрес булмаган бал кортлары ич!
— Нишләп дөрес булмасын?!
— Чынлап менә — тамчы да дөрес түгел! Шулай булгач, аларның баллары да чын бал түгелдер әле, әйеме?
— Булмаганны?!
— Чынлап шулай. Димәк ки, миңа яхшы чакта төшеп калыргадыр.
— Ә ничек итеп?— дип сорап куя Кристофер Робин.
Винни-Пухның исә ул турыда әле уйлап та караганы юк иде. Әгәр ул тәпиен баудан ычкындырса, тагын дөпелдәп егылып төшәчәк. Ә аның бер дә егыласы килми иде.
Шуннан ул тагын бер кат бик шәп итеп фикер йөртеп карарга мәҗбүр була. Шуннан соң ул дустына:
– Кристофер Робин, син мылтык белән шарга атарга тиешсең,— дип кычкырган.— Синең мылтыгың үзең беләнме?
– Үзем белән, әлбәттә,— дигән Кристофер Робин.— Ләкин бит шарга атсам, ул эштән чыгачак.
— Әгәр атмасаң, мин эштән чыгачакмын,— дигән Пух.
Кристофер Робин, әлбәттә, нәрсә эшләргә кирәген шундук аңлап ала — бик шәпләп кенә төби дә шарга атып та җибәрә.
— Ой-ой-ой!— дип кычкырырга тотынган Пух.
— Нәрсә, әллә тидерә алмадыммы?— дигән Кристофер Робин.
— Тидерүен тидердең дә...— дип җавап кайтарган Пух,— тик син шарга эләкмәдең.
— Гафу ит, зинһар,— дигән Кристофер Робин һәм яңадан атып җибәргән.
Бу юлы инде ул тиешле җиргә эләктерә: шар эчендәге һава әкренләп чыга башлый һәм Винни-Пух, җай гына тирбәлә-тирбәлә, җиргә килеп төшә.
Дөрес, шул гомердән бирле бауга тотынып, асылынып торганга, аның тәпиләре оеп, тәмам агач булып каткан була. Шушы вакыйгадан соң ул атна буена алгы тәпиләрен кыймылдата алмыйча, һаман югары күтәргән килеш йөри бирә. Алай-болай борынына чебен килеп кунса да, ул аңа: «Пух-х! Пух-х!» дип өрә генә алган. Бәлки нәкъ менә шуның өчен — хәер, анысын кистереп кенә әйтүе кыен инде — аны Пух дип атаганнардыр да әле.
— Шуның белән әкият беттеме? — дип сорады Кристофер Робин.
— Әйе, монысы бетте. Ләкин бит башка әкиятләр дә бар әле.
— Пух белән минем турыдамы?
Әйе, Куянкай турында да, Мыркылдык һәм башкалар турында да. Соң, үзең бер дә хәтерләмисеңмени?
— Хәтерләвен хәтерлим дә мин, тик менә исемә төшерә башлагач кына онытып җибәрәм...
— Йә, ярый, әйтик, менә монысы... Берзаман Пух белән Мыркылдык Филлепотам тотарга дип хәл кылалар...
— Тота алганнармы соң алар?
— Юк шул.
— Һи, алардан буламы соң! Безнең Пух бит ул шундый беркатлы. Ә мин тота алганмынмы соң аны?
— Ашыкма, тыңлап бетергәч — белерсең. Кристофер Робин, ризалыган белгертеп, башын кагып куйды.
— Беләсеңме, әти, мин менә барысын-барысын да хәтерлим, ә Пух әнә оныткан. Аның хәзер яңадан тыңлыйсы килә. Бу бит гади бер искә төшерү генә түгел, чып-чын әкият булачак, әйеме?
— Әйе, мин үзем дә шулай уйлыйм. Кристофер Робин тирән итеп сулап куйды да, аюның арт тәпиеннән сөйрәп, ишеккә таба атлады. Бусагага җиткәч ул артына әйләнде һәм:
— Син минем су коенганымны карарга килерсеңме, әтием?— дип сорады.
— Мөгаен, килермен,— диде әтисе.
— Ә мин мылтыктан аткач.., аны бик каты авырттырдым микән?..
— Тамчы да юк,— диде әтисе.
Малай башын кагып куйды да бүлмәдән чыгып китте. Берәр минут та үтмәгәндер, әтисе, Винни-Пухның туп-туп итеп сугыла-сугыла, баскычтан югарыга менеп барганын ишетеп калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев