Верочка (хикәя)
Без көләбез, ә Верочка ни өчендер елый иде...
Безнең өй алты почмаклы булып, бер ягында — үзебез, ә икенче ягында әнисе Татьяна түти белән биш яшьлек чуваш кызы Верочка яши.
Без, мин һәм тирә-күршедәге татар малайлары, чувашча бер авыз сүз белмибез. Ә Верочканы, бәләкәй булса да, безнең авылга килгәненә әле өч-дүрт кенә ай булса да, аңлыйбыз. «Чөясе килә» дип кычкырса, бу аның ашыйсы килә, диюе була. «Яшка» дигәне — аш, «поты» дигәне — ботка, «чөмер» дигәне — яңгыр, «юратам» дигәне шул, безнеңчә дә яратам була инде...
Әниләр, кырга эшкә киткәндә: «Карагыз аны, Верочкага күз-колак булыгыз, базга егылып төшмәсен, шырпы белән уйнамасын», — дип, безне һәрвакыт кисәтеп китәләр. Югыйсә бер дә күз-колак буласы юк ул Верочка дигәннәренә. Әллә төнлә дә йокламый инде. Иртән торып ишегалдына чыккан саен исебез китә: тешле тәгәрмәчләрнең асты өскә килгән, чыра канатлы уенчык самолет гөрләвек эзендә аунап ята. Ә Верочка үзе исә бакча артында ярып пешергән бәрәңге белән какы ашап йөри. Какы белән бәрәңге дигәннән, шундый кызык гадәтләре бар инде Верочканың: кыярга — шикәр комы, коймакка тоз сибеп ашарга «юрата».
Верочканы бакчадан тотып керәбез. Ә ул тартыша, елый, тыпырчына, кайчагында кулны тешләргә дә күп алмый. Балчыкка буялган иреннәрен, чыклы үләндә кызарган ялангач тәпиләрен җылы су белән юып, тузгыган чәчләрен (чыбыркы үргәндәге кебек дүртләп яисә алтылап) үреп җибәргәч, менә дигән кыз була тагын. Үзе дә шатланып бетә алмый. Болай да ләйсән тамчысы кадәр генә күзләрен бөтенләй кысып бетерә язып, чәй янында безнең әни китереп куйган шикәр кисәкләреннән дә ваграк тешләрен җемел-җемел китереп елмая.
Якты кояш, карлыгачлар белән чигелгән зәңгәр һава, бәбкә үләне күпереп үскән иркен ишегалды һәм нәни Верочка көлүе...
Туктагыз әле, сүз белән мавыгып, төп вакыйгадан чит-кәрәк киттем бугай... Ә бит шундый якты көннәрнең берсендә Верочка чынлап та югалды. Башта сизмичәрәк тордым мин бу хәлне. Сөян агачыннан кылыч юнып маташа идем. Аннары исемә килеп тирә-ягыма карасам — юк Верочка... Бакча сукмагында сынык тарагы аунап ята — үзе юк, чирәм арасында ватык көзгесе ята — үзе юк. Бакча артында юк, базда, тыкрыкта юк... Ике бармагымны иреннәремә куеп сызгыруга, күрше малайлары Хәлим белән Тәлгать кереп җитте. Алар да күрмәдек, диделәр. Инде хәзер өчәүләп эзлибез...
Эзли-эзли кич булдырдык. Көтү кайтты. Әниләр кайтты. Ах-ух килделәр. Миңа эләгә инде хәзер таякның юан башы. «Йөзең ак булгыры малай, — ди әни, — күзең маңгаеңа менмәгәндер, курчак түгел ләбаса ул сиңа, тере кеше...» Татьяна түти аны-моны дәшми. Куштанлы күлмәкләрен җилфердәтеп, киндерә белән бәйләнгән галошларын ләштердәтеп, ишегалды буенча чабулап йөрүен белә.
Берзаманны ул ашыгып бакчага чыгып китте. Һәм озакламый анда ниндидер тавыш-гауга купты. Читән өстеннән сузылып карасак — Татьяна түти мунча ишеген каерып ачып куйган. Үзе эчтә кемнедер орыша. Бераздан мунча авызында Верочка күренде. Өстеба-шы чат көл, чат корым, күкрәгенә ак кашлы соры көчек кысып тоткан. Татьяна түтинең кулларын бутый-бутый елый-көлә сөйләвеннән шуны аңладык — Верочка әлеге көчекне тыкрыктан тотып кергән икән. Малайлар тартып алмасын дип, аны мунча чоланына, алай гына да тынычланмагач, мунча эченә үк алып кереп киткән һәм мунча миченә оя ясарга керешкән.
Ярар, буласы булган, буявы сеңгән инде. Эш болай хәвеф-хәтәрсез генә тәмамлангач, барыбыз да шөкер иттек.
Менә шуннан соң башланды хәлләр. Верочка инде безгә әйләнеп тә карамый. Иртәдән кичкә чаклы елтыр күзле, ак кашлы (шул кашлары өчен без аңа Дүрткүз дип исем бирдек) көчеге тирәсендә. Буш әрҗәне лапас почмагына терәтеп өй дә ясап куйды аңа, әнисенең иске бишмәтеннән урын-җир дә әзерләде. Көчеге дә үзенә ошады тагын. Тоз сибелгән коймакны койрыгын болгый-болгый бик яратып ашый. Ике-өч көннән чәңгел-чәңгел өрергә дә өйрәнде. Ишегалдындагы бәбкә үләне арасыннан колаклары гына күренә үзенең, ә үзе, зур этләр кебек гайрәтләнеп, күбәләкләр, коңгызлар куып йөри.
Монысы әле аның баласы гына, анасы соңрак, яшенләп яңгыр яуган төндә булган икән. Без берни дә сизмәгәнбез, йоклаганбыз. Иртән Татьяна түти сөйләде.
Төнлә белән уянып киттем — янымда кыз юк, ди. Алай карыйм, болай карыйм, юк Верочка, юк инде, ди. Ә тышта дөбер-шатыр күк күкри, ялт-йолт яшен яшьни, ди... Шуннан нишләгән Татьяна түти? Башына капчык бөркәнгән дә ишегалдына чыккан. Яшен яктысында Вероч-каны күреп алган. Эт оясы янында чүгәләп утыра, ди. Ул арада Верочка, төнге сәяхәте өчен үзенә яхшы ук эләгәчәген сизеп, ахры, өйгә атылып кереп киткән дә юрганга төренеп тә яткан.
— Кызым, нәрсә булды? — дип сораган Татьяна түти, өйгә кергәч.
Верочка, юрган астыннан башын чыгармый гына:
— Дүрткүзне карадым. Оясына «чөмер» яумый микән, — дип җавап биргән.
Утны сүндереп, күпмедер вакыт узгач, Татьяна түтинең кулы юеш, салкын нәрсәгә орынган. Тагын сикереп торган. Тагын ут кабызган. Караса, юрган астында Дүрткүз койрыгын болгап ята икән.
«Бу кыз әллә ниләр кылана башлады, инде кешегә ышанып өйдә калдырып булмый», — дип, ул иртән Ве-рочканы үзе белән эшкә ияртеп китте. Верочка Дүрткүзне дә алъяпкычка төреп күтәрергә ниятләгән иде дә, кая ул, Татьяна түти бер сүз белән генә өзде: «Нәрсә, көчегеңне басуда бүре кабып йотуын телисеңмени?» — диде. Шым булды Верочка...
Әй, әллә нинди көн булды ла ул. Шатлыклары, кайгылары барысы бергә буталып бетте ул көнне. Рәте белән сөйлим, алайса.
Верочка югында Дүрткүз белән уйнап кинәнергә исәпләгән идек башта. Тик безне бер дә яратмады Дүрткүз. Ятсынды, дип әйтеп булмый, тик шулай да Верочка белән уйнаган шикелле шатланып сикергәләмәде, күбәләкләр артыннан йөгермәде. Оясыннан башын чыгарып, без куйган ризыкны иснәштергәләп алды да янә урынына кереп сеңде. Башын ал аяклары өстенә салган, мин сиңа әйтим. Күзләре әллә кая, еракка, тау башындагы болытларга төбәлгән.
Кояш кызарып тегермән басуына таба авышты. Капка шыгырдагач, без башта әниләр кайтты дип уйлаган идек. Аннары кинәт сискәнеп киттек. Хәлим елый ук башлады. Мәктәптә укырга да, колхозда эшләргә дә теләми торган колга Гарифулла иде капкадан керүче. Китте баш, калды муен утырып — барыбызны да елатмыйча күңеле булмаячак моның. Чалбар балакларын юри сызганып куйгандырмы — сыйраклары тырмавыч сабы кадәр.
Лапастан кинәт кенә Дүрткүз чәңгелдәп өреп чыккач, Гарифулла артка тайпылып куйды. Авызын зур ачып, бер урында селкенгәләп тора башлады. Дүрткүз исә һаман гайрәтләнде. Гарифулланың әле алдына, әле артына төшеп чәңгелдәде.
Тагын бераздан Гарифулла Дүрткүзне бөтен ишегалды буенча пыр туздырып куып йөри иде инде. Тавыклар кыткылдый, Хәлим белән без елыйбыз. Шыңшый-шың-шый Дүрткүз йөгерә. Аның койрыгына басардай булып Гарифулла чаба.
Икенче мәлдә Гарифулла иелеп Дүрткүзне эләктереп алуы булды, лапас түбәсенә атып бәрүе булды, канаган бармагын кысып, урамга чыгып йөгерүе булды...
Дүрткүз исә, бүрек кебек тәгәрәп, чуерташтай шома, каты сукмакка килеп төште дә тынсыз калды. Бетте Дүрткүз. Үлде. Чакырып та карадык без аны, әйләндергәләп тә карадык, төрткәләп карадык... Кыймылдамый Дүрткүз.
Әни эштән кайтты. Татьяна түти, Верочка... Еласын иде, ичмасам, ул. Юк. Еламый. Кулындагы кыр чәчәкләре чирәм өстенә төшеп сибелде. Йөзе агарып китте. Күзләренә курку билгеләре чыкты.
Менә ул Дүрткүз янына килеп чүгәләде. Үз телендә нидер әйтеп, әрем исе аңкып торган нәни куллары белән Дүрткүзнең колак артларын, муеннарын сыйпады. Шул чагында кыймылдамый яткан көчегебез кинәт күзләрен ачты, башын күтәрде. Берни дә булмагандай сикереп торды. Койрыгын болгый-болгый, Верочканың күзләренә карады.
Без дәррәү шатланып көлеп җибәрдек.
— Верочканы көтеп, мутланып кына яткан ул, — диде Татьяна түти.
— Сабыйлар кулы шифалы була шул, — дип өстәде әни.
Без көләбез, ә Верочка ни өчендер елый иде...
***
Син инде хәзер үскән кыздыр, Верочка. Кем белә, бәлки, институтта укыйсыңдыр.
Сусыл чирәмнәрен елтыр канатлы җитез карлыгачлар сыйпап-сыйпап узган якты ишегалдын, чирәм өстендә йон йомгагыдай тәгәрәп йөргән Дүрткүзне, чувашча белми торган татар малайларын хәтерлисең микән син, Верочка?
Көннең кыскача яңалыклары безнең телеграм-каналда https://t.me/chelny_rt
Без Вконтактеда https://vk.com/komesh_kingiray
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев