Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Утыз тугызынчы

Син санама биттән җыерчыкны, Шигырь укы минем йөземнән... Мин яшәдем бу дөньяда озак: Бер — картырак булып үземнән, Бер — яшерәк булып үземнән... Лена Шагыйрьҗан

Без өч дус: мин — Писер Зәки, Җомай Габдрахманы,Хирахау Халиты бергә уйнап үстек. Халит әле дә исән. Авылда яши. Гомерен колхозда эшләп үткәрде. Кайткан саен очрашабыз, утырышабыз, балачак истәлекләрен искә төшерәбез. Җомай Габдрахманы бездән бер яшькә олы булса да, арада гәүдәгә иң кечкенәбез. Кара-кучкыл төстәге яссы бит, кечкенә почык борын, чем-кара күзләр.

1940 елның август азаклары. Безнең Түбән очтан Пожарныйга күчкәнгә өч ел. Мин Габдрахманнар янына уйнарга инде сирәк төшәм. Пожарныйга якын йортлар тулы малайлар — яңа дуслар: Ташкергән Халит, Бабач Мәҗите, Китек Рәшит, Танау Фәрит, Көрпә Фәрите...

Көннәрдән бер көнне Талиплар янында «чебенле» уйный идек, Түбән очтан Җомай Габдрахманы менеп килә. Мин «көтүче» булып йөгергән җирдән «чебен тотып» моңа карап каттым. Катмаслык та түгел! Иске чалбары әйбәтләп юылган, ике тез башына өр-яңа ямау салынган. Соры төстәге күлмәге дә юылып, изүенә яңа сәдәфләр тагылган. Култык астына ниндидер китап кыстырган.

Мин, «чебен тотып», Габдрахманның юлын бүләм:

— Кая барасың болай?

— Ышкулга.

— Ышкулга?.. Нәстәгә барасың анда?

— Укырга керергә.

— Укырга-а?

— Әййе,— дип, култык астындагы китабын ачып, эченнәнбер кәгазь кисәген алып күрсәтә. — Минем туганлык язуы.

Кичә Бөркет бабай килеп әнигә әйтеп киткән, бәләкәй малаегыз укырга язылырга барсын, сигез яше тулды бит, дип.

«Чебенле» уйнау туктады. Мәҗит белән Халит — беренчене бетереп, икенчегә күчкән «зур» малайлар. Башка «чебенчеләр» миннән бәләкәйләр.

Габдрахман минем дус бит инде, сорый:

— Бөркет бабай сиңа барырга әйтмәгәнмени?

— Белмим.

Мин «чебенне» ташлыйм да Пожарныйга таба элдертәм, борылып, малайларга кычкырам:

— Иртәгә йөгерермен «көтүче» булып.

Хәлем-тыным бетеп өйгә атылып кайтып керәм. Минем бәхеткә, әти чабата тукып утыра. Сөрән салам:

— Әт-ти! Минем туганлык кәгазе бармы ул?

— Бар, улым, бар.

— Бирәле шуны миңа.

— Нәстә эшләтәсең аны?

— Җомай Гаптери укырга язылырга китеп бара. Мин дә укырга язылам.

Әти дәшми генә шөшлесен чабата юкәсенә төртеп куя да, сәке астыннан кырлары зур, сырлы түгәрәк башлы кадаклар белән ныгытылган кечкенә сандык тартып чыгара, капкачын ачып, эченнән эзләп бер кәгазь ала.

— Мә! Тик югалтма. Кайткач миңа кире бирерсең.

Мин чыгып ышкулга таба элдертәм. Мәктәп (без аны «ышкул» дип кенә йөртә идек) озын, юан нарат бүрәнәләреннән салынган өр-яңа бина, тәрәзәләре зур, йорт биек нигезгә утыртылган. Тау ягына караган өч тәрәзә буена минем кебек укырга язылырга килгәннәр тезелешеп баскан. Алда, өстәл артында, ике апа утырган. Чиратта басып торганнарның күбесе миңа таныш түгел. Иң артта басып торган бер кызчык артына барып басам да, чираттагыларны барлый башлыйм. Әһә, күрше урамнан Чатан Гариф белән Кәҗә Мәҗите! Безнең урамнан Пүликәр Касыймы! Миннән берничә кеше генә алда Җомай басып тора... Өстәл янында утырган апаларның берсе яза, икенчесе чираты җиткәннәрнең телен-тешләрен, колак тишекләрен, күзләрен карый...

Байтак вакыт басып торгач, чират миңа да җитте.

— Туу турында таныклыгың бармы?

Мин кулымдагы кәгазьне апага сузам:

— Менә!..

Апа ала да, кәгазьгә күз төшереп, миңа кире суза:

— Яшең җитмәгән әле, үскәнем. Киләсе елга килерсең. Бар кайт!

Мин таныклыкны алмыйча әйтәм:

— Ы-ы... Яшең җитмәгән! Җомай әнә миннән бәләкәй, аны алдыгыз бит?

— Без гәүдәгә карап алмыйбыз, яшькә карап, утыз икенче елны туганнарны гына алабыз. Ә син утыз өчтә тугансың.

Минем елыйсым килә башлады. Габдрахман миңа ярдәм итәргә маташа:

— Апа, алыгыз инде! Минем дус ул!

— Дус, имеш! Күп сөйләнсәң, сине дә алмабыз. Бар чыгыгыз моннан!

Еламаска тырышып, мин кайту ягына атлыйм. Җомай белән. Аның шатлыгы йөзенә чыккан, ә минем йөздә кайгы.

Мин Пожарный ишегалдына кайтып кергәндә, Мансур абыем иптәш малайлары белән бергә агач, фанер кисәкләреннән пулемет әмәлләп маташалар иде. Мин абыйга дәшәм:

— Син өчлене икегә төзәтә беләсеңме?

— Нинди өчлене?

Мин таныклык кәгазен күрсәтәм:

— Утыз икенче елны тусам, мине ышкулга алалар. Монда мине утыз өч дип язганнар. Шуны утыз икегә төзәтеп бир әле.

— Унбиш тиен бирсәң төзәтәм, Чуаш,— ди бу. «Чуаш» — минем икенче кушаматым, тискәре, үзсүзле булганым өчен.

— Юк бит минем акча.

— Әтидән сорап ал. Ул өйдә, бар!

Әти минем тәккә генә йөрмәгәнне белә, елмаюын сары мыегы астына яшерергә тырышып сорый:

— Нәстәгә ул сиңа унбиш тиен?

— Бир инде, әти! Кирәк бик.

Ул, куен кесәсеннән портмонетын чыгарып, аннан миңа ике унбиш тиенлек акча алып бирә. Мин берсен, авызга кабып, Мансурдан яшерәм дә ишегалдына йөгерәм. Мансур абый мин биргән акчаны кепкасының эчке җирендәге бер тишеккә тыгып яшерә дә, өйгә кереп, аннан кара савыты белән каләм тотып чыга. Аннары, имән бармагын төкерекләп, минем туу турындагы кәгазьнең кайсыдыр төшен бик тырышып ышкый башлый. Ышкып бетергәч, каләмен карага манып, анда нәрсәдер язып куя.

— Мә, булды!

Мин таныклыкны эләктерәм дә җан-фәрманга ышкулга йөгерәм. Мин барып кергәндә өстәл янында Ясаклы урамыннан Песәй Равил генә басып тора иде. Ул китү белән мин таныклыкны теге апага сузам. Ул алмый, сорый:

— Нигә килдең тагын? Яшең җитми дип әйттем бит инде мин сиңа.

— Җиткән минем яшем. Мин утыз икенче елны туганмын. Менә таныклыкны кара...

Апа, миңа гаҗәпләнеп карап, таныклыкны кулына ала. Аны укый да тәрәзә яктысына куеп карый. Таныклыкта кечкенә генә тишек... Апа миңа карап елмая:

— Син Зәйнуллин Гарифның энесеме әллә?

— Әй-йе.

— Бар кайт өеңә. Таныклыкны мин әтиеңә тапшырырмын. Төзәтәбез дип тишкәнсез бит таныклыкны. Кем төзәтте?

— Үзем.

— Йәле, икелене язып күрсәт.

Мин яза белмим. Дәшми генә борылам да башымны иеп кайтып китәм.

* * *

Минем өчен көннәр яктысы сүнде...

Көн дә иртән тугыз тулмас борын мин, Пожарный эчендәге янгын сүндерер өчен арбага утыртылган насослар янына чыгып, чираттагы пожарный бабай янына эскәмиягә утырам. Шуннан торып «кешеләрнең» ышкулга барганын күзәтәм. Иң беренче булып, күлмәгенең төсле сәдәфләрен ялтыратып, Җомай узып китә. Аннан соң — Пүликәр Шәрәфи, Шадра Фатиха, иң соңгы булып култык таяклы Какыш Гариф титаклый. Күрше урамда яшәсә дә, ул, тыкрык аша чыгып, безнең урамнан бара ышкулга. Безнең урам — каз үләнле, аларныкы кырчын — вак таш катыш ком түшәлгән урам. Мине көн саен үкенү газаплый: «Нигә генә мин утыз икенче елны тумадым икән?»

Байтак кына көннәр үттеләр. Көннәрдән бер көнне башка бик җилле бер уй килде: Ышкулларына барам да, укыткан җирләренә керәм дә утырам. Кусалар да чыкмыйм. Җомай әнә миннән бәләкәй, укый! Чыкмыйм!

***

Гариф абый армиягә киткәндә, барлык китапларын бер сандыкка тутырып, зур йозак белән бикләп, ачкычын әтигә биреп калдырган иде. Өйдә кеше юк чагында әтинең яшергән җиреннән әлеге ачкычны табып алдым да, абый сандыгын ачып, ике зур-калын китапны тартып чыгардым.

Икесенең дә тышына, бераз калкулатып, Ленин бабай башы төшерелгән. Сандыкны янәдән бикләп, ачкычын үз урынына куеп, әлеге ике китапны кочакладым да ышкулга таба элдерттем. Барып кердем ышкулга. Теге, без чират басып торган бүлмәдә (аның исеме «зал» икән — соңыннан белдем) бер кеше юк. Бүлмә бөтенләй тып-тын дияр идең, ябык ишекләр артыннан акрын гына гүләү ишетелә. Мин туктап бер ишекне шакыйм да, акрын гына ачып, шул бар булган ярыкка башымны тыгам. Түрдә парталарга балалар тезелешеп утырган, каршыларында укытучы апа — Тукаевлар Мәрхәбәсе басып тора, кулында китап, балаларга нәрсәдер аңлата... Мәрхәбә апаның ире Гали абый белән минем әти дуслар. Минем әти силсәвиттә сикритәр булып эшләгәндә Гали абыйны ниндидер бәладән коткарган, диләр. Алар безне яраталар, үз итәләр. Гали абый колхоз клубында спектәкелләр куя, кайчак мин дә аның төрле йомышларын үтәп йөрим...

— Син нәрсә эшләп йөрисең монда, Зәки? — ди Мәрхәбә апа, каршыма килеп.

— Йөремим, укырга килдем.

— Соң, сине бәләкәй дип алмадылар бит?

— Минем укыйсым килә. Барыбер укыйм, кайтмыйм!

Бер партадан урамда бергә уйнап йөргән Мәҗитнең тавышы ишетелә:

— Апа! Чуаш кебек үзсүзле ул, укыйм дигәч укый инде ул!

— Шауламыйча гына утырыгыз, балалар. Мин хәзер ...—

Бүлмәдән минем янга чыгып, кулымдагы китапларга күз төшерә:

— Бу нинди китаплар? Каян алдың?

— Укырга инде, үземнең китаплар белән килдем...

Мәрхәбә апа минем кулдагы китапларны ала да, матур итеп елмаеп:

— Гариф абыеңныкылармы? — дип сорый.

— Әй-йе.

— Бу китапларны Ленин бабай язган. Аларны уку өчен сиңа, үскәнем, безнең мәктәптә ун ел укырга кирәк. Әйдә, мин сине беренче сыйныф укытучысы янына алып керим.

Шулай дип, ул, бүлмә түренәрәк узып, икенче бер ишекне ачты. Анда... мине укырга алмаган апа акбур белән тактага нәрсәдер язып тора иде. Борылып карады. Мәрхәбә апа кулын минем аркама куйган хәлдә эчкә керде.

— Маһирә! Бу малайны урын табып берәр партага утырт әле. Теләге бик зур укуга. Ошамаса, ике-өч көннән үзе китәр ул.

— Иллә дә үҗәт малай икәнсең син! Кил, утыр менә монда! Утыз тугызынчы укучы булырсың! — диде укытучы апа, елмаеп.

Бер кыз янына утыртты мине. Мин утырмаска иткән идем, кызлар белән утырмыйм, дип, укытучының сүзе кыска булды:

— Утырмасаң, чыгасың да китәсең. Үҗәтләнеп торырга бу сиңа урам түгел, мәктәп. Анда кушканны тыңлыйлар, укыйлар, белем алалар. Кайткач өеңдә үҗәтләнерсең. Үзеңнең утыз тугызынчы икәнеңне онытма, тәртипле бул! — Бу сүзләрне ул инде елмаймыйча, бик җитди йөз белән әйтте.

* * *

Быел минем беренче сыйныфка укырга кергәнгә инде алтмыш дүрт ел тула. Маһирә апа да, Мәрхәбә апа да бу дөньяда инде юклар. Укырга кергән утыз тугыз баладан 1950 елны бары тик мин бер үзем генә ун сыйныфны бетереп чыктым. Чыннан да мин ... утыз тугызлы идем бугай.  

Мин, үземә күрә, «зур кеше» булдым. Полковник, техник фәннәр докторы, профессор, татар язучысы, агач юнып сыннар ясаучы. Кыскасы, утыз тугызлы бер бәндәмен. Яшь җитмичә, утыз тугызынчы булып укырга барып кергән идем, шулай утыз тугызлы булып яшим әле һаман да. Ходайга шөкер! Ә яшисе килә, язасы килә, агач юнып сыннар ясыйсы килә! Күп итеп.

2004 ел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев