Урын бирмәскә кушылган...
Әдәби сәхифә

Урын бирмәскә кушылган...

Трамвайда барабыз. Миннән бераз гына читтә унбер-унике яшьлек малай утырып бара.

Үзе электрон уенчыгы белән уйный. Менә яңа тукталыш. Халык күп керде. Теге малай яны­на бер әби килеп басты.

—   Улым, аякларым сызлый, урын бир әле? — диде ул ягымлы тавыш белән. (Сөй­ләшү, әлбәттә, рус телендә барды.)

Үзалдына елмайган баланы алыштырып куйдылармыни. Минуты белән үзгәрде.

—  Мин синең улың түгел, — диде ул дорфа гына.

—   Бала булгач, якын итеп эндәшүем, — диде әби.

Ә малай:

— Һәм әни миңа барып җиткәнче тормаска, кешегә урын бирмәскә кушты.

Әбигә башка чара калмады, башын иеп, читкәрәк китте.

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Нет комментариев