Көмеш кыңгырау

Урман суы төшкәндә

Вакыйф Нуриев хикәясе.

- Улым, бер йомышымны тыңлачы, - диде Зифа әби - оныгы Рәҗәпкә. - Бүген бабаңның туган көне. Бәлеш салам, аш та куеп җибәрергә кирәк. Идән астыннан суган белән кишер генә алып менеп бирче.

- Вакытым юк! Вазихлар белән Әртил тавына менәбез. -Рәҗәпнең ишекне шап итеп япкан тавышы гына ишетелеп калды.

Дуслар җил капканы ачып урамга чыккач, Вазих кинәт тук­тап калды: «Әннекәй! Урманнан су төшеп килә бит!»

Урамда көчле ташу. Юлга гына сыймыйча, су койма асларын­нан бәреп керә, бәрәңге бакчаларына бәрелә. Бу - урман суы. Кинәт төшә, хәтта дәһшәтле булып төшә ул.

-  Минем әби Ризваннар тыкрыгындагы тәтәләргә кунакка иткән иде. Хәзер ничек кайта инде ул? Башта әбиемне алып кай­тыйм, Рәҗәп. - Вазих, ике дә уйламыйча, түбән очка, Ризваннар тыкрыгына таба йөгерде. Рәҗәп тә теләр-теләмәс кенә аңа иярде.

Маһибану әби, чыннан да, ничек кайтырга белмичә аптырап тора иде. Оныгын күргәч, сөенеп туя алмады.

Тыкрык буйлап олы урамга менү әллә ни авыр булмады. Әби читәннәргә тотына-тотына атлады. Вазих, кулларын җәеп, аның янәшәсеннән барды. Олы урамнан да батмыйча, егылмыйча мен­деләр. Ә менә юлны ничек аркылы чыгарга? Карлы су ыргылып-ыргылып ага.

- Юкка борчылма, әби! - Вазих уң кулы белән Рәҗәпнең сул кулын эләктереп алды. - Утыр, әби, безнең кулга, якаларга ныклап ябыш.

- Юк, юк! Утырыр хәлем юк. Ничек күтәрерсез ди сез мине?! Вазих алай итте, болай итте - тәки күндерде әбисен. Малайлар, ташуны акрын гына ерып, урамның теге ягына чыга башладылар.

Урамның уртасына җиткәч, Маһибану әби куркуыннан агарып киткәндәй булды, Вазихның якасына чытырдап ябышты. -Курыкма, әби, дүрт-биш адым гына калды... Ике генә адым... - дип юатты аны Вазих. - Менә, әби, кайтып та җиттек! Өйгә кер дә ял ит инде. Без Әртил тавына менәбез.

- Киттек, Рәҗәп! Ләкин Рәҗәп урыныннан кузгалмады. Ул бер Вазихка, бер аның әбисенә карады. Аларның йөзендәге шатлыклы елмаюга сокланды да көнләште дә ул.

- Мин тауга соңрак менәм. Өйгә кайтырга кирәк. Әби бер эш кушкан иде.

Рәҗәп, зур итекләре белән язгы суга чәп-чәп басып, очты гына! Ләкин... Ул кергәндә, Зифа әбинең кишерне чистартып-юып бетереп, суган әрчеп утыруы иде. Рәҗәп әбисенең күзләренә карады һәм, керфегенә сәйләннәр эленгәнен күреп, башын читкә борды. Нигә елый аның әбисе? Сугышта үлеп калган бабасын сагынамы?Күзенә суган әчесе кергәнме? Әллә?..

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: