Көмеш кыңгырау

Университетка!

Ә имтиханнарны тапшырып, кулыма өлгергәнлек аттестаты алганда минем план тагын үзгәргән иде. Университетның татар теле һәм әдәбияты бүлегенә керергә дигән ныклы карарга килдем.

Моңарчы әдәбиятка алай ук исем киткән кеше түгел идем. Программага кергән әсәрләрне, дөрес, укып барырга тырышам. Әмма шуннан артыгына, кайта-килә йөргәнлектән, вакыт та калмый. Аннары безнең авылда китапханә булмавы да минем матур әдәбият белән кызыксынып китүемә шактый зур тоткарлык ясаган булса кирәк.
Ләкин чыгарылыш имтиханнары якынайган көннәрдә ныклап торып әдәбият белән кызыксына башладым. Моның үзенә күрә сәбәбе дә бар иде. Классташларым Роберт Әхмәтҗанов белән Мидхәт Миншиннар (8—10 классларда бергә укыдык без) көн-төн шигырь язалар. Мәктәп газетасының һәр санында, район газетасы битләрендә инде сигезенче класстан бирле шигырьләре басылып килә. Роберт Әхмәтҗанов шигырьләре исә «Ялкын» журналында һәм «Яшь ленинчы» газетасында да басылып чыкканы бар. Мидхәт — Солтан малае, Роберт — Искеарышныкы. Искеарыш—Солтанга ун чакрым чамасы. Шуңа күрә Искеарышныкылар безнең кебек көн саен авылларына кайтып йөрми, торып укыйлар. Роберт Мидхәтләрнең күршесендә үк тора. Алар үзара ярышып, көнне төнгә ялгап шигырь язалар. Язган әйберләрен көн саен бер-беренә укыйлар. Үзара фикер алышалар: мактанышалар, бәхәсләшәләр, якалашырга җитеп тәнкыйтьләшәләр.
Яңгыр явып аяк астын бик нык пычраткан көннәрдә мин Солтан бабайларда куна калам. Үзем шигырь язу белән мавыкмасам да, шундый чакларда Мидхәтләргә барып, аларның Роберт белән шигырь укуын, әдәбият турында барысын да белеп, зурдан кубып сөйләшүләрен шаккатып тыңлап утырам. Кави Нәҗми, Ибраһим Гази, Шәриф Камал, Фатих Кәрим, Һади Такташ, Сибгат Хәким, Гали Хуҗи кебек язучылар турында алар шундый итеп сөйлиләр, әйтерсең, әле кичә генә шулар белән бер табында утырып чәй эчкәннәр! Хәтта шуңа барып җитәләр, кайбер күренекле генә әдипләрнең әсәрләрен бөтенләй сүтеп, юкка чыгарып ташлыйлар. Аларның шулай барысын белеп, кыю кылануларына исләрем китеп утырам. Мин дә шушындый акыллы кешеләр белән укып йөргән булам бит, юләр, дип үземне үзем орышып куям.
Мидхәт аеруча күп һәм шома яза. Без, гади укучылар, башыбызны күтәрмичә имтиханнарга әзерләнгән көннәрдә Александр Невский турында ике калын дәфтәр тутырып шигъри повесть язган. Миңа аны укып чыгар өчен генә сәгатьтән артык вакыт кирәк булды. Ә бит ул әлеге поэманы кайдандыр күчереп түгел, үз башыннан чыгарып язган! һәм ничек кенә язган әле! Ритмы да, рифмасы да коеп куйган шикелле: бернинди кытыршылык юк, су урынына агып, юлы-юлга бәйләнеп кенә бара. Дөрес, эчтәлеге ягыннан әллә ни яңалык күренми күренүен. Тарих дәреслегендәге мәгълүматларга нигезләнеп кенә язылган. Ләкин бит алай язар өчен дә никадәр зур сәләт, тырышлык һәм түзем булу кирәк.
Шаклар катам Мидхәтнең шулкадәр зиһенле булуына. Мин тәүлегенә унсигезәр сәгать әзерләнеп тә, имтиханда тарихтан нибары «дүрт»ле алдым. Ә ул, шул көннәрдә шигъри повесть язу белән җенләнеп йөреп тә, «биш»ле алып чыкты.
— Молодец, Миншин!—дип, тарих укытучысы Габдулла абый мактап калган әле үзен.
Ә бит Габдулла абыйдан мактау сүзе ишетү — абага чәчәк атканын күрү белән бер: бик бәхетле кешеләр генә лаек була аның мактавына. Мин үзем, мәсәлән, өч ел уку дәверендә бер тапкыр да аннан шул сүзне ишетә алмадым.
Роберт күп язмый. Аның язганнары Мидхәтнеке кебек үк шома да булмый: ритм-рифмаларында аксап-аксап киткән урыннары, бер үлчәү белән язып килгәндә кинәт икенче үлчәүгә күчеп куйган чаклары шактый еш очрый.
Нәкъ менә шул ритм-рифма мәсьәләсендә Роберт белән Мидхәт үзара бәхәсләшеп алгалыйлар. Мидхәт шигырь ансат укылырга, су урынына агып барырга тиеш дип саный. Үзе дә шулай язарга тырыша.
Роберт — шигырь шома укылырга, бер уку белән укучы күңеленә сеңеп калырга тиеш икәнен шулай ук инкарь итми. Ләкин ул беренче урынга шигырьнең формасын (безнеңчә әйтсәк, киемен) түгел, бәлки эчтәлеген — ягъни шигъри фикерне куя. Әгәр синең әсәреңдә укучы өчен яңа шигъри фикер юк икән, ничек кенә шома язсаң да, ул чын мәгънәсендә әйбәт әсәр була алмый, матур кием киендереп куйган җансыз курчак шикелле булып кына кала, ди. Үзенең шул сүзләренә мисал итеп, бик шома яза торган, ләкин әсәрләре җанга барып җитми, күңелне дулкынландырмый торган берничә шагыйрьнең шигырьләрен укып күрсәтә. Ә фикерле, укучы күңелендә хис уята торган шигырьләргә мисал итеп, укылышы ягыннан бик алай шома булмаган, әмма шигъри фикере ягыннан тәэсирле, уйланырга мәҗбүр итә торган Тукай, Дәрдемәнд, Такташ шигырьләрен яттан сөйләп китә. Ул үзе дә, аңлы рәвештә, беренче урынга шигъри фикерне чыгарып, шул фикергә муафыйк форма табу юнәлешендә эш итә.
Миңа Мидхәт тә, Роберт та якын. Алар минем өчен әдәбият укытучысы Хәнифә Вәлиулловна кебек үк зур авторитет. Өстәвенә, Хәнифә Вәлиулловна мәктәп директоры да. Үзе өчен генә түгел, мәктәптәге барлык укучылар һәм укытучылар өчен дә җаваплы бит ул! Утызлап укытучы, алты йөзгә якын укучы бар мәктәптә. Аннары килеп, мәктәпнең бар хуҗалыгы аның өстендә. Җәйгә чыкса—утын, ремонт артыннан йөрисе. Кышка керсә— өлгереш, йөреш, колхозда кар тоту һәм тагын шуның ише нәрсәләр санап бетергесез бит ул.
Әдәбиятка җитди итеп карау һәм аның һәр темасын укып, үзләштереп барырга тырышуым да, фәннең үзен яратудан бигрәк, Хәнифә Вәлиулловнаны хөрмәт итүгә бәйләнгән иде. Шуның өстенә миңа гаҗәеп талантлы һәм бәхетле булып күренгән, җитмәсә әле мине үзләренә иш итеп йөргән классташларым Мидхәт белән Роберт та, әйдә, Вакыйф университетның татар теле бүлегенә керәбез, безнең татар халкына язучылар гына түгел, язучылар... язган әсәрләрне укытырга әдәбият укытучылары да кирәк, дип әгъвәләп тә торгач, мин хәрби-диңгез училищесына бармаска, университетка кереп карарга булдым.
Болай эшләвемнең тагын бер сәбәбе бар. Теге лейтенант киткәннән соң, Р. аның белән хат алыша икән, дип сөйли башлаганнар иде. Болай булгач, офицерлыкка укып йөрүдән мәгънә юк, барыбер минем укып чыкканны көтеп тормас ул кызый. Училищега керүдән гайрәтем шуңа да чиккән иде.
Югары уку йортларына укырга керергә гаризалар кабул ителә башлау белән, Мидхәткә ияреп барып, Казан университетына гаризамны биреп кайттым, һи, җүләр, әгәр алай-болай имтиханнарны әйбәт кенә тапшырып, шунда укырга кереп булса, училище ише генә булачакмы соң? Ленин тикле Ленин укыган университет бит ул!
Аннары шунысы да бар: моңарчы безнең авылның бер генә кешесе дә укыганы юк иде әле ул университетта. Аягына чабата, өстенә бишмәт киеп үскән һәм Зәңгәрле авылының тар гына урамыннан чыккан ятим бер малай бер дә бер көнне кесәсенә университет студенты билетын тыгып, исеме дөньяга билгеле Казан университетында укый башласа — начар булыр идемени?!
Искә алырга да куркыныч: кемнәрне генә күрмәгән ул университетның диварлары! Бер Лобачевский үзе генә дә ни тора!..
Дөрес, университетта конкурс зур була диләр. Укырга алганда имтихан нәтиҗәләрен генә түгел, моңарчы берәр җирдә эшләү-эшләмәвеңне дә исәпкә алалар икән. Беренче чиратта әтиләре сугышта үлгән, үзләре заводта яки колхозда эшләп килгән армиядә хезмәт итеп кайткан кешеләрне алалар, ди.
Ул яктан караганда, минем укырга эләгә алу ихтималы бик чамалы. Әтием сугышка кадәр үлгән. Эш стажым юк. Дүртенче классны бетергәч ике ел колхозда эшләдем дә бит, ләкин ул стажга теркәлмәгән. Аттестатымдагы билгеләр дә Мидхәтнекеннән кайтышрак.
Шулай да өметемне өзмим әле. Ныклап торып имтиханга әзерләнә башладым. Казанга, Ленин укыган җиргә укырга керәм дигәч, әни дә:
— Тырышып кара инде алай бик ашкынгач,—дип гомерендә беренче тапкыр фатиха бирде.
Ул елны июльнең унбишләрендә уракка төштеләр. Авылның бала-чагасыннан алып карт-корысына тикле иген эшендә. Ә мин, әзмәвердәй егет, өйдә ятам. Миңа оят, миңа бик уңайсыз. Шуңа кеше күзенә бик күренмәскә тырышам. Өйалдыңдагы сәкебезгә сузылып ятам да көннәр буе укыйм да укыйм. Ярый әле өйалдыбызның идәне — җир идән. Көн ничек кенә кызу булганда да тирләтми-оетмый; җир салкыны бәреп тора.
Председатель Мөбин абый башка чакта минем укуыма каршы түгел, киресенчә: «Укы, энем! Укысаң, әрәм булмассың»,—дип хуплап тора иде. Инде менә аның белән дә сүзләнеп алдык. Берәр атнага гына булса да, кырдан ындырга көлтә ташырга кушмакчы иде, бара алмыйм дигәч, чынлап ук үпкәләп, хәтәр орышып чыгып китте.
Мин аның хәлен аңлыйм: бер кешене бишкә бүлә торган чак. Ләкин әзерләнмичә дә булмый. Университет диләр бит аны!..
Шул ук вакытта, әзерләнеп-әзерләнеп тә, керә алмыйча кайтсам, нишләрмен дип тә куркам. Әллә кем булып, колхоз эшенә дә чыкмыйча яткан иде, барыбер шайтаныма да китә алмады, дип көләрләр шикелле тоела.
Университет белән, булачак укытучылар белән таныша торыйк дип, Мидхәт белән июльнең егерме җидесендә үк Казанга киттек.

Вакыйф Нуруллинның «Ике урам арасы» повестыннан.
 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: әсәр
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: