Унөч яшьтә орден тактым!
Ул вакытта миңа унөч яшь иде. Бер төркем малайлар белән урамга чыктык.
Элек детдомныкылар гел генә иске клуб кырында бөтерелә иде. Шуның артында качышлы уйныйбыз, куышабыз. Бу юлы да күнеккән урыныбызга киттек. Җәйге матур көн, кояш битне кыздыра гына.
Клуб артына чыксам, ниндидер пакет ята. Аны-моны уйламыйча шуны тибеп очырдым. Эчендә яткан әйберләр чыңлап китте. Колагым кырт итеп калды. Нәрсәләр ята икән анда? Әллә акчалар микән? Ипләп кенә пакетны ачтым... Күргәнемә күзләрем ышанмады. Капчыкның эче тулы медальләр, орденнар!!! Тиз генә башка егетләр килеп җитте. Бу табышны үләнгә салдык та игътибарлап карый башладык. Менә, ичмасам, хәзинә!!! Нинди генә орден юк! Сугыш ветераннарының Батырлык һәм Кызыл Йолдыз орденнары, «Берлинны алган өчен» медале, «Герой ана» дигәне дә бар. Тагын әллә нинди медальләр бар иде. Аларын беренчегә күрдем.
- Кара, «Халык артисты» дигән медаль дә бар! — дип дустым кычкырып җибәрде. Бәй, монсы тагын кемнеке?
Ярый, сугыш һәм тыл ветераннары, Герой-аналар һәр авылда диярлек. Ә халык артисты? Җитмәсә, әллә нинди премия лауреаты дигән медальләре дә бар. Шулар арасында Акмулла төшерелгәнен генә таныдым. Тәмам аптырадым.
Кайсы хуҗасы югалтты икән аларны? Әллә кирәк түгел микән?
— Нәрсә эшлибез? — дип аптырашты малайлар.
— Әйдә, бүлешеп алыйк та шуның белән вәссәлам! — диде берсе.
Үзем тапкач, башкаларга болай гына бирәсе килмәде. Кызык күреп, аларны тагып карарга булдым!.. Бер орденны тактым, икенчесен, өченчесен... Шулай итеп, күкрәгем тулысынча орден-медальләргә тулды! Бронежилет та кирәкми. Җитмәсә, алар кояш нурларына шулкадәр ялтырый, күзне чагылдырып тора.
Шуннан ул наградаларны чиштем дә, ипләп кенә пакетка салдым. Ә малайлар һаман бүлешик дип аптырата.
— Юк, әйдәгез, музей директоры Рәмзия апага алып барыйк! Медальләр музейда ятарга тиеш! — дидем.
Күмәкләшеп музей директорының өенә киттек. Сызгырып апаны чакырып чыгардык.
— Нәрсә кирәк сезгә? — дип сорады ул безне күрү белән.
— Апа, менә сезгә бернәрсә алып килгән идек...
Ул пакетның эчен карады да, авызын ачып өнсез калды. Аның шундук йөзе үзгәрде. Без дә тынып калдык. Бераз торгач, сорашырга тотынды:
— Сез моны кайдан таптыгыз?
— Клуб артыннан. Үлән өстендә ята иде...
— Вәт, чукынчыклар! — дип тиргәште апа. — Кемнең эше бу! Шундый байлыкка тияргә оялмаганнар. Куллары коргыры...
Апа барысын да безгә сөйләп биргәч, эшнең нәрсәдә икәнен аңладык. Карасаң, моннан берничә көн элек авыл музеена бурлар төшкән. Төнен андагы булган барлык орден-медальләрне җыеп алып чыкканнар. Бернәрсә дә калмаган. Патша заманындагы, шулай ук кайсыбер Совет орденнары «кара базар»да бик кыйммәт тора икән. Бурлар әнә шул иң кирәклеләрен алган да, калганнарын ыргытып киткән икән...
— Ярый сез боларын тапкансыз әле. Авыл тарихы өчен бик кирәкле бит алар, — рәхмәтләрен әйтә-әйтә апа аркабыздан сөеп алды.
— Ә Айгиз шушы медальләрне тагып карады, — малайлар мине оялтырга тырышып, көлешеп алды.
— Ә-ә-ә, алар бит композитор Заһир Исмәгыйлевның медальләре, — дип сүзен дәвам итте апа. — Менә, мәсәлән, шунысы — Акмулла премиясенең медале. Аны Заһир абыйга «Акмулла» операсы өчен биргәннәр.
Без шатланышып детдомга кайтып киттек. Урланган наградаларның ниндидер өлешен кайтара алганыбызга сөенеп бетә алмадык. Җитмәсә, кемнеке бит әле — СССРның халык артисты Заһир Исмәгыйлевныкы!
Шушы хакта берәүгә дә сөйләгәнем юк иде. Бөек композиторның орденнарын тагып караганымны исемә төшерсәм, кызык та, кызганыч та булып китә. Әгәр шул пакетны бүтән берәү тапкан булса?!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев