Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Умырзаялар

Әхмәт абый миңа берничә умырзая чәчәге җыеп бирде...

Таныш булыйк: минем исемем Фәүзия. Җиденче сыйныф­та укыйм. Зәңгәр күзле, сипкелле генә үзем. Сипкелле булуы­ма бер дә кайгырмыйм, сипкелле булсам да, сөйкемле, диләр мине. Кем әйтә, дисезме? Ярый инде, әйтсәм әйтим, Әхмәт абый әйтә аны.

Әхмәт абый дигәнем — күрше малае. Тугызынчы сыйныф­та укый ул. Мәктәпкә еш кына бергә барабыз, бергә кайта­быз. Дәресләребезне дә бергәләп әзерлибез.

Кичә дә Әхмәт абый белән бергә кайттык. Шул булыр инде аның, алгарак йөгереп китте дә миңа йомарлап кар атты.

— Язгы каникул бит, Фәүзия! — дип кычкырды.

* * *

Бүген Әхмәт абыйны күрмәдем әле. Балалар белән берәр җиргә киткәндер. Ә мин кая барып сугылырга белмичә йөрим. Ярый әле әни йомыш белән әбиләргә җибәрде. Менә хәзер үз уйларыма бирелеп, алардан кайтып килешем.

— Фәүзия! — дип, кисәк әйтелгән тавышка сискәнеп кит­тем. Әхмәт абый икән. Әнә тагын кар йомарлап тора. Әллә тагын миңа атмакчы инде?! Юк, атмады.

— Без бүген малайлар белән ташу карарга бардык. Ташу шундый көчле ага, иртәгә син дә барасыңмы? — ди.

* * *

Икенче көнне елга буена төшеп киттек. Безнең якларда ташу бик каты була. Бөтен болынны, кырларны иңләп ага Без килеп җиткәндә, ул тагын да көчәйгән иде.

Яр буенда басып торабыз. Әллә нинди быелгы ташу. Баш­ка елларга караганда көчлерәк кебек.

Ургылып, күбекләнеп аккан елга буенда шактый басып тордык. Күпме шулай дәвам иткән булыр иде бу, белмим. Әхмәт абый мине яр буеннан читкәрәк, кардан тәмам ачыл­ган үзәнгә чакырды.

Сөенечемнән кычкырып җибәргәнемне сизми дә кал­дым:

— Умырзаялар!!! Әхмәт абый, умырзаялар бит болар! Әхмәт абый аларга карап тынып калган. Умырзаялар да, күзләрен кыса төшеп, аңа карыйлар. Күзләрендә чык бөртек­ләре җемелди.

Әхмәт абый миңа берничә умырзая чәчәге җыеп бирде. Алар да минем кебек елмаялар иде. Нигә елмаясыз сез, умыр­заялар? Чәчәкләр эндәшми.

Без кайтырга чыктык. Бөтен җирдә яз сулышы. Бөтен җирдә үзгәреш. Агачлар яфрак яра. Сыерчыклар сайрый...

Әллә нигә моңлы да, шомлы да, җырлы да быелгы яа Ни­дер кычкырасым, җырлыйсым, янәшәмдә атлап барган Әхмәт абыйны кочып аласым килә. Ул да шулай микән?! Менә кай­тып та җиттек.

— Фәүзия, дәресләребезне бүген дә бергә әзерлибезме? Мин хәзер, китапларымны гына алып чыгам...

Ул йөгереп өйләренә кереп китте. Мин ризалык биргәнне дә көтеп тормады, кара син аны...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев