Көмеш кыңгырау

Ук-клавиша

Марат Кәбировның «Йокы даруы» китабыннан.

Малай җәйге ялында компьютер җиһазлары сата торган кибеткә урнашты.

Яхшы инде, урам буенда йөргәнче эшкә өйрәнә, үз кирәк-ярагына мая булдыра. Сирәк кенә мин дә аның янына керештереп, хәлен белеп чыгам.

Бер мәлне кибеткә затлы киенгән бик фырт ханым килеп керде. Күптән түгел генә хушбуйда коенып чыккан, керфекләреннән җил хасил була. Тырпайган бармакларыннан күренеп тора инде, бу гади кеше түгел.

- Миңа ук-клавиша кирәк, - ди бу бик җитди һәм кире каккысыз кыяфәт белән.

Минем малай аптырап кала: - Гафу итегез, нинди клавиша?

- Ук-клавиша. Компьютер өчен.

- Белмим шул... Андый клавишаны бер дә ишеткәнем юк... - дип тирә ягына карана малай, - Бездә бармы андый нәрсә?

Бергә эшләгән сатучылары да иңнәрен генә җыера: - Юк... Ишеткән дә юк...

- Надан җыен! - дип кыза тәти ханым, - Шуны да белмисез... Нәрсә өчен түлиләр соң сезгә?!. Башлар бераз түбән иелә. Шундый надан бала үстергән өчен миңа да оят булып китә. Чынлап та, хәзерге яшьләр үз эшенә бик җитди карамый шул. Кибетеңдә нәрсәләр сатылганын да белмә инде, шул да булдымы эш.

Ул арада ханым телефон номерын җыя: - Карале, сатучыга үзең аңлат әле. Трубканы аңа бирәм. Телефон кычкырып сөйләүгә корылган.

- Яхшы, - дигән тавыш ишетелә теге очыннан.

- Саумысыз. - ди минем малай бераз аптырый төшеп, - Монда бер кыз ук-клавиша сорый. Сез аның нәрсә икәнен җентеклерәк аңлата алмассызмы?

- Беренчедән, “бер кыз” түгел, ә минем директор Фәлән Фәләновна, - ди телефонның теге очындагы егет бераз төксе тавыш белән, - Икенчедән, мин клавиша маркасын язып бирдем һәм: "Менә шундый ук клавиша кирәк"- дидем...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: