Тылсымлы куян эзләре
Куян белән очрашкан, күзгә-күз карашып торганыбызның дәлиле булып фоторәсем калды.
Офыктан матураеп кояш калыккан чак иде. Без бабай белән кырга, куян ауларга чыктык. Аякларыбызда үзе шуа торган чаңгы. Бабай үзе ясаган җиңел, уңайлы чаңгы.
Бабайның ике көпшәле ау мылтыгы бар. Сирәк булса да, ауга йөрергә ярата ул. Янәсе, ир заты гел сафта булырга тиеш. Мин фотоаппаратымны алдым. Шулай итеп, икебез дә кораллы, икебез дә аучы: бабайда - кургаш белән корылган ике көпшәле ау мылтыгы, ә миндә - фотоаппарат. Куян эзләрен юллап торасы да юк, төнлә алар авыл янына ук килгәннәр. Килгәннәр генә түгел, алма бакчасына кереп, алмагач кайрысын, тәмләп, арт аякларына утырып, рәхәтләнеп, курыкмыйча кимергәннәр.
Барабыз шулай куян эзеннән, барабыз, кырда бер көтү куян йөргән диярсең. Эзләр буталып беткән. Бабай куян эзен яхшы таный. Ул: «Менә, улым, куян ашыкмый гына барган-барган да яшь тал ботакларын күргән. Шунда туктап, арт аякларына утырып, яшь чыбыклардан да авыз иткән. Аннан соң ул йөгереп киткән, эзләре, бармак очларына гына басып йөгергәндәй, бер рәт кебек кенә калган. Куян гел сикереп кенә йөри ала, атлап йөри алмый, - ди. - Ник дисәң, аның арт аяклары озын, алгы аяклары кыска. Шуңа да аңа тауга каршы йөгерү җиңел, ә тау астына йомгак кебек тәгәрәп төшә. Бездә ике төрле куян бар: ак куян, ул урманда яши, һәм үр куяны, ягъни соры куян. Менә без синең белән, улым, үр куяны эзеннән барабыз. Төлкене хәйләкәр дибез, куян да хәйләкәр. Менә кара әле, улым, күрәсеңме, монда да ул, эзен югалту өчен, бер үк юлдан эзгә-эз басып, юлын кабатлаган, элмәк ясап барган», - ди.
Бабай куянның ничек элмәк ясаганын, үзенең юлын анда-монда кабат-кабат кисеп чыкканын, ничек сикергәнен миңа күрсәтеп, сөйләп бара. Кинәт без куянның эзен югалттык. Юк куян эзе! Куян кар астына кереп югалды микән? Бабай көлә:
- Юк, улым, эзен югалту өчен, ул читкә сикергән. Куянның бик оста корылган эз югалту ысулы ул. Әйдә, төп эздән читтәрәк торган кар өемен әйләнеп чыгыйк әле. Ул шулай, эз югалту өчен, күренмәсрәк урынга туптай сикерә.
Барып карадык, эзләр күренми.
- Бабай, әнә чыбык-чабык, шуннан карыйммы?
- Кара әле, улым, шуннан кара...
Тиз генә барып карасам, чыбык-чабык артында куян эзе ярылып ята. Янә барабыз куян эзеннән, ашыккан, элмәкләр ясый-ясый чапкан. Куян эзеннән бару кызык икән. Бабай мылтыгын кулына ук алды.
Мин дә фотоаппаратны кулга алдым. Бабай: «Хәзер без аны тотып алабыз,» - ди. Инде өченче мәртәбә читкә сикергән, элмәкләре дә җитәрлек, күрәсең, ул, оя ясап, кар астына йокларга кереп яткан булса кирәк. Биредә куяннарның йокы урыны. Куянның эзләре зур, йомшак карда батып-батып киткән җирләр дә бар. Дөрестән дә, шулай бара-бара, без куянның оясына да килеп җиттек. Оясына ун метрлар чамасы кала, куян эзләре янә өзелде. Күрәбез: түмгәк кебек кар астыннан куянның ике күзе ялтырап тора. Бабай авызына бармагын куйды, янәсе, шыпырт, тавыш-тын чыкмасын.
Куянның күзләре гел ачык бит аның, йоклаганда да ачык. Җил безгә каршы булганга, куян безнең килгәнне сизмичә калган булса кирәк. Яңа яуган карда чаңгы тавышы да ишетелми. Бераз җиле дә бар. Куян шулай оясына кереп яткач, башы белән килгән юлына карап ята. Дошманын алдан ук күреп, тиз, сиздерми генә качар өчен, аңа шулай җайлы.
Шулчак каяндыр ала карга очып килде дә, безне күрепме, тычкан күрепме:
- Кар-р-р, каррррр, - дип шәрран ярып, куян өстеннән очып үтте. Шуны гына көткән кебек, куян оясыннан сикереп тә чыкты, әй чаба, әй элдертә. Син күр дә мин күр... Бабай мылтыгыннан бер гөрселдәткән иде, кар тузанын гына туздырды.
Аннан соң, куян артыннан бераз карап торгач әйтеп куйды:
- Эх, ычкындырдым бит куянымны, ычкындырдым, бик зур куян иде. Әмма кызык булды инде, улым, әлегә кадәр мондый хәлне күргәнем юк иде, - ди. - Куян үзенең оясыннан синең күзеңә карап ятсын әле.
Ә мин фотоаппаратның кнопкасына җәһәт кенә басарга, куянны фотога төшереп алырга өлгердем. Куян белән очрашкан, күзгә-күз карашып торганыбызның дәлиле булып фоторәсем калды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев