Тылсымбикә
Беркөнне минем тешем селкенә башлады. Мин куркуымнан шунда ук әнием янына йөгердем.
Беркөнне минем тешем селкенә башлады. Мин куркуымнан шунда ук әнием янына йөгердем:
— Әнием, кара әле, тешем селкенә.
— Кызым, борчылма, әлегә синең бу тешләрең — сөт тешләре, алар төшәргә тиеш. Алар урынына ныграк һәм тагын да матуррак тешләр чыгар, — дип юатты мине әнием.
— Кызганыч, алар нинди матурлар, ап-аклар иде, — дидем мин әниемә, көзге каршында бөтерелеп.
Мин елмайганда, кешеләр гел минем тешләремә карыйлар. «Кристина, тешләреңә генә карап торасыбыз килә», — диләр дусларым да. Тешләрем дә сокланып калыгыз дигәндәй елмаешып торалар. Энҗеләрдән мәрҗән тезгәннәр диярсең, тип-тигезләр. Шушы энҗе-мәрҗән тешләрем төшеп бетәргә тиеш, имеш. Әнием минем кәефсезләнүемне күреп юатмакчы булды.
— Кызым, төшкән тешеңне мендәрең астына салып йокларсың. Төнлә, син йоклаганда, Тылсымбикә килер дә тешеңне алып китәр. Теш урынына сиңа бүләген калдырыр, — диде.
— Бүләк?! Нинди бүләк, әнием? — дип шатланып сикергәләп алдым мин. — Тылсымбикә, Кыш бабай кебек, бүләк белән йөримени?
— Әйе, кызым, бүләксез йөрми ул.
— Мин теләгән бүләкне алып киләме ул, әнием?
— Тешең төшкәч күрербез, кызым. Ә син нинди бүләк теләр идең соң?
Мин әниемә үземнең теләгән бүләгемне әйттем. Шул рәвешле беренче ике тешемне бүләксез калдырмады Тылсымбикә. Бүләк буласын белгәнгәме, тешләрем дә авырттырмыйча гына төштеләр. Түземсезлек белән өченче тешем төшкәнен көтә башладым. Ниһаять, көннәрдән беркөнне мин бакчадан шатланып кайттым.
— Әнием, тешем селкенә. Озакламый төшәр, — дип, авызымны зур итеп ачып, селкенгән тешемне әниемә күрсәттем.
Берничә көннән тешем чынлап та төште.
— Ур-ра, тешем төште, — дип кычкырдым мин, өйне яңгыратып.
Тешемне әтиемә дә, әниемә дә күрсәтеп, шатлыгымны уртаклаштым. Нинди бүләк көткәнемне сер итеп кенә әниемә әйттем. Беркөнне, әни белән кибеткә баргач, ошаткан беләзегемне дә күрсәттем. «Тылсымбикәдән шушы беләзекне көтәм, әнием!» — дидем.
— Бик кыйммәтле бүләк көтәсең икән, кызым. Тылсымбикәнең акчасы җитәрме икән соң? — диде әнием аптыраулы караш белән.
— Җитәр, әнием. Тылсымбикә бик бай һәм юмарт ич ул. Саран булса, Тылсымбикә булмас та иде.
Тылсымбикә киләсе төнне күзгә йокы кермәде. Төшкән тешемне, гадәттәгечә, кечкенә чүпрәк кисәгенә төреп, мендәр астына куйдым. Үзем куркам: берүк югала күрмәсен. Вакыт-вакыт капшап, урынындамы-юкмы икәнлеген тикшереп алам. Әнием дә:
— Кызым, нигә һаман йокламыйсың, — дип, минем бүлмәгә кереп-чыгып йөрде.
Әнием иртән минем кыңгыраудай яңгыравыклы тавышымнан сискәнеп китте. Аш бүлмәсендә иртәнге аш әзерли иде ул.
— Кызым, ни булды? Бүген ял көне, йоклар идең әле, — дип, мине кочып алды.
— Кая ул йоклау! Әнкәй, кара әле, нәкъ мин көткән беләзек, — дип, әниемә беләзегемне суздым. Шатлыгым эчемә сыймый. Сикерәм, түбәм күкләргә җитте. Тиз генә беләзегемне киеп тә куйдым.
— Нинди матур, кызым, нәни кулыңа ничек килешеп тора! Бигрәк затлы бүләк калдырган сиңа Тылсымбикә, — диделәр бертавыштан әтием белән әнием, соклануларын яшерә алмыйча.
— Әйе, мине Тылсымбикә ярата, мин белә идем.
— Рәхмәт әйт, кызым, үзенә. Ул бит сине күрә, ишетә, — диде әтием.
— Рәхмәт, Тылсымбикә! — дип, әниемне кочтым.
Икенче кулымда чүпрәккә төрелгән тешем иде.
— Әнкәй, Тылсымбикә тешемне алмаган, димәк, ул тагын киләчәк. Ур-ра, ул тагын бүләк алып киләчәк, — дип, әниемне үбеп алдым. Мине тагын бер бүләк көтә, ур-ра! Бер тешкә ике бүләк!
Әнием, тешне күреп, ни әйтергә белми басып торган мәлдә әтием:
— Алып килер, тагын бер бүләк алмый калмас Тылсымбикә. Алмаса, Тылсымбикә буламыни ул? Синең ничек шатланганыңны да күреп тора. Тик менә тешеңне алырга оныткан. Ашыккан ашка пешкән, диләр. Дөрестер ул мәкаль, — дип әйтеп куйды ул, әниемә карап.
— Тылсымбикә ашыгып харап булган, — дип елмайды әнием.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев