Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тулганай

Шундый да матур көчекне ничек яратмыйсың инде. Кара-кучкыл борыны белән минем бияләйне исни, күкрәгемә төртеп ала, күзләрен челт-челт йомгалап, әле — миңа, әле Камил абыйга күз ташлый, үзе шундый йомшак, җылысы кулга бәрелеп тора. Сөенеп бетә алмадым.

Мин мәктәптән кайтып җиткәндә, Камил абыем инде өйдә иде, мәктәп киемен алыштырып та тормыйча, агач көрәк белән кар көри. Мине күреп алуга, көтеп торган сыман, Камил абый, көрәген бер читкә ташлап, кул изәп, үз янына чакырды. Хәзер, йөгереп барам, ди! Миңа карны көрәп бетерергә куша да үзе каядыр чыгып олагырга чамалый инде.

—  Фирүз, дим, Фирүз! Кил әле, бернәрсә күрсәтәм.

Һе, күрсәтерсең инде, беләм, минем кулга көрәк тоттырып, үзең урамга чыгып шылу кайгысы синдә. Шулай да нидер бар кебек. Башка вакытта булса: «Кил, бернәрсә бирәм», — дип юмалый торган иде. Бүген икенчерәк такылдый, нидер күрсәтмәкче әнә. Кызыксыну җиңде.

—  Нәрсә күрсәтәсең?

—  Кил әле, бернәрсә күрсәтәм...

Сумканы баскыч төбенә ташлап, Камил абый янына киттем. Күңел сизенә, нидер бар, төрледән-төрле хикмәт эшләргә аңа гына куш. Әле беркөнне тарих дәреслегеннән дошман яуларына каршы ташаткыч җайланма турында укып алган да, әткәйнең йөк бауларын алып чыгып, нәрсәдер эшләп мәш килде.

Әткәй сугышта тупчы булган, безгә сугышта күргәннәрен сөйләп, хәтерен яңартып ала иде.

Кызыксыну җиңсә дә, бүген Камил абыйның ниндидер серлелек белән үз янына чакырып алуына артык ышана алмадым...

—  Ни хикмәт уйлап таптың тагын? — дидем. Бу сүзләрне әткәй әйтергә ярата иде.

Камил абый, елмаюын яшерә алмый, мунча алды ишеген ачып җибәрде.

—  Кил, әйбәтләп кара! — диде ул.

Түр почмакта нидер кыймылдаган кебек. Эчкә үткәч, егылып китә яздым: каршыма туп кадәр генә сап-сары көчек йөгереп чыгып килә. Ничек өстенә китереп басмаганмын, диген. Йомшак йомгак шикелле җан иясе. Ул — миңа, мин аңа хәйран калып карашып торабыз. Менә ул, мунча эчендәге караңгылыктан курыккан сыман, кыска койрыгын болгап, еламсыраулы аваз чыгарды.

—  Кем бирде? — дип, көчекне кулларыма алып, түшемә кыстым. — Туңып беткән бит бу, дер-дер килә әнә.

—  Һе, аның туны җылы, әле мин аңа сөт бирдем, — диде Камил абый. — Равил бирде. Кичә Карамалыга барган икән, туганнары биреп җибәргән бу көчекне. Әткәсе Нуретдин абзый риза булмаган, чыгарып ташларга куша икән. Үзебезгә алып кайттым менә.

Шундый да матур көчекне ничек яратмыйсың инде. Кара-кучкыл борыны белән минем бияләйне исни, күкрәгемә төртеп ала, күзләрен челт-челт йомгалап, әле — миңа, әле Камил абыйга күз ташлый, үзе шундый йомшак, җылысы кулга бәрелеп тора. Сөенеп бетә алмадым.

—  Әткәй ни әйтер? Әнкәй беләме?

— Әнкәй күрде инде, элек аларның умарталыгында шундый эт тә булган әле. Тулганай исемле иде, ди. Сөтне әнкәй үзе салып бирде. Әткәй белми әле. Мин оя ясадым, мунча алдында тора. Әткәйгә әйтми торыйк. Әйдә, исеме Тулганай булсын!

Камил абый сөйләргә оста инде ул. Әмма «Тулганай» дигәненә генә күнегеп булыр микән? Безнең авылда этләр — «Шарик» та «Тузик». Бөтенләй ят исем, һәм бу исемдә нәрсә­дер бар да сыман...

—  Ай-һай, — дидем, күңелсезләнеп, — әткәй эт асрарга ризалык бирер микән? Моңарчы тотмаганны.

—  Этсез булмый, — диде Камил абый. — Күрәсеңме, бакчада алмагачлар үсеп килә. Үткән яз чәчәк аттылар, ал­малары да булды. Мондый тәмле алмалар тирә-якта юк, дип сөенеп йөрде әткәй. Инде көч җыйдылар, киләсе җәйдә ботаклары сыгылып торачак, ди, әнә. Аны кем саклар, дип беләсең? Этсез булмый. Эт кирәк булачак безгә. Бер төн эчендә ботарлап бетерәчәкләр бакчаны. Быел ук кереп чыктылар инде.

***

...Иртән әткәйнең ачулы тавышына күзләрне ачтым:

—  Кайсыгыз көчек кундырды мунча алдында? Сорау әнкәйгә бирелгән иде, җавап көттермәде.

—  Малайлар кичә бер көчек күтәреп йөриләр иде. Әллә мунча алдында оя тапканмы? — Әнкәйнең тавышы йомшак иде. — Бик матур көчек иде ул. Мин бәләкәй чакта безнең дә нәкъ шундый этебез бар иде. Караклар умарталыкка төшкәндә харап иткәннәр. Берсен умырып алган, үлгәндә дә җибәрмәгән, каптырдылар угрыларны.

Әнкәйнең ни әйтергә теләгәнен әткәй ярты сүздән аңлап алды бугай. Ачуы сүрелә төште.

—  Көчек чакта матур була ул эт җәнлеге. Чыгарып ат­сыннар!

— Кирәге булыр, минәйтәм, атасы. Бакча киңәя бит. Үткән җәйдә яшьләр ботарлап чыктылар бакчаны. Өч-дүрт алма кызарып утыра иде. Шуңа да кызыкканнар, явызлар.

—  Эт белән генә җиңәрсең...

Әткәйнең бирешергә исәбе юк. Без Камил абый белән тын алырга да куркып ятабыз. Бәхәстә кем өстен чыгар?..

—  Юк, юк, карчык, бала-чага сүзен сөйләп торма, эт асраган булып, эт оясын чистартып, исен иснәп йөрисем юк! Чыгарып җибәрсеннәр!

Әнкәй сүз көрәштерүдән ялыкты, ахры. Ничектер, безне хәйләләгән сыман:

—  Ярый, малайларга әйтермен. Бар, шул көчеккә җылы сөт эчереп кер әле. Урамга чыгарып җибәргәч, безгә рәнҗеп йөрмәсен. Эт рәнҗеше бик нык төшә, ди, бит ул.

Әткәй, ризасызлык күрсәтеп, сөйләнә-сөйләнә, чыгып китте. Без Камил абый белән юрган астыннан идәнгә атылдык. Беравыздан әнкәйгә ялына башладык:

— Әнкәй, ныгытып әйт инде әткәйгә, көчекне бездә калдыр­сын. Исемен дә куштык — Тулганай ул, — диде Камил абый.

Әнкәйнең күзләре дымланды.

—  Ишетеп яттыгыз бит инде, көчекне бер дә чыгартып җибәрәсем килми. Әткәгез тагын ни әйтер, әлегә бик каршы тора, — диде әнкәй һәм, мич алдында җырлап утырган самавырның капкачына кунган көлне «өф-өф» итеп өреп төшерде дә, җиңелчә генә күтәреп, өстәлгә «дык» иттереп китереп куйды. Ни беләндер риза булмаса, шулай эшли ул. — Атаңа каршы килеп кара син, бер кирегә сукалый башласа... Әнкәй сүзен әйтеп бетермәде, ишек шартлап ачылды, әткәйнең ачулы йөзе күренде.

—  Явыз, ничек кылана бит! Эттән эт тумый, нәрсә тусын!

—  Нигә чәпчисең, шөпшә таладымы әллә? — диде әнкәй, эшнең кирегә киткәнен аңлап.

—  Нәрсә булсын, эт талады! — дип, әткәй канлы баш бармагын әнкәйнең йөз турысына китерде. — Савытына сөт салдым, чап-чап китереп эчә, шунда, күңел йомшарып, башыннан сыйпыйсы иткән идем, сизми дә калдым: «һәү-үң» килеп өргәндәй итте дә баш бармагымны тешләп тә алды. Чыгарып җибәрсеннәр, малайларга әйт. Хәерсез нәрсә булган бу. Эт — иясен симерсә генә тешли, диләр иде, ә бу тумас борын гадәтсезләнеп бара. Кая, чүпрәгең бармы, бәйләп куй тизрәк. Эт тешләгән яра тиз генә төзәлми дә бит әле ул.

Камил абыйның да, минем дә күз яшьләре атылып чыкты. Әткәйнең кан саркып торган баш бармагын бик кызгансак та, чынлыкта Тулганайны жәлләп елый идек. Шул сары йомгактан калсак, дөньяның бер яме бетәр инде безгә. Ни, килешмәгәнне кыланып ташлаган шул. Инде әткәйне кире чигендереп кара!

Әнкәй, безгә күз ташлап алгач, әткәйне тынычландырырга кереште:

—  Я инде, кыш көне ничек куып чыгармакчы буласың шул җан иясен? Каргышы төшеп куяр, минәйтәм, карт. — Бу «карт» сүзен ул бик сирәк әйтә. Моны ишетсә, әткәйнең маңгае кызарган кебек тоела безгә. Шундый тылсымлы сүз иде бу аның өчен. — Ике улыбыз үсеп килә. Бала вакытта эт белән әвәрә килә инде малайлар, борынгыдан калган. Әллә нигә үземә дә матур булып күренде ул... Исемен дә тапканнар бит — Тулганай, ди.

Әнкәй каяндыр ак чүпрәк табып, аны тасма итеп телеп алды да яралы бармакны шытырдатып бәйләп куйды.

Әткәй күтәрелеп бәрелмәде, йөзен чыта төшеп, тырпаеп калган бармагына караш ташлап алгач:

—  Калса калсын инде, — диде, сүрән генә. — Үзенекен бирмәскә маташуы әйбәт, тик, беренче эш итеп, хуҗасын тешләргә тотынуы яман.

Болай булгач, әнкәй җиңде! Үзен этнең хуҗасы дип танытмакчы бит әткәй.

—  Белмәгән бит ул, белми... бәләкәй шул әле... — диде Камил абый, ашыгудан сулышы кабып.

— Белмәс, эт бик сизгер була ул. Көчек дигәч тә, анда — эт җаны. Өйдә кем хуҗа икәнен әллә каян сизеп ала. Бу исә — усаллаша.

— Үзен өнәп бетермәвеңне сизгәндер, карт, — диде әнкәй. Камил абый кай арада чыгып киткәндер, көчекне күкрәгенә кысып, әткәй каршына килеп басты:

— Күр, кара, бел моннан соң, Тулганай, бу — әткәй, синең дә хуҗаң булыр. Моннан соң ялгышып та тешли күрмә!

Тулганай, гөнаһсыз күзләрен елтыратып, әле — түшәмдәге утка, әле безгә карап ала. Авызын зур ачып, кызыл юка телен чыгарып, иреннәрен ялмап мәшәләнде.

—   Ни, кыланмышы, — диде әнкәй, көчекнең муен тирәсеннән сыйпап.

Әткәй йөзен сытты.

—  Төчеләнмә, эт — эт инде ул. — Аннан Камил абыйга каршы килмәслек итеп кистереп әйтте. — Моннан соң өйгә алып керәсе булмагыз! Кышкы салкыннар үткәнче мунча ал­дында торсын да, язга чыгуга, келәт артына бәйләп куегыз. Бәйдә тоткан эт кенә усал була. Бакча сакларга, дисез бит. Болай эре сөякле нәселгә охшаган...

Безнең башлар күккә тиде.

Факил Сафиннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

8

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев