Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Туган телем канымдадыр! 

Туган телләргә багышланган шигырьләр, мәкальләр, табышмаклар, цитаталар.

ТУГАН ТЕЛ 
И туган тел, и матур тел, әткәм-әнкәмнең теле! 
Дөньяда күп нәрсә белдем син туган тел аркылы. 
Иң элек бу тел белән әнкәм бишектә көйләгән, 
Аннары төннәр буе әбкәм хикәят сөйләгән. 
И туган тел! Һәрвакытта ярдәмең берлән синең, 
Кечкенәдән аңлашылган шатлыгым, кайгым минем. 
И туган тел! Синдә булган иң элек кыйлган догам: 
Ярлыкагыл, дип үзем һәм әткәм-әнкәмне, ходам! 
Габдулла Тукай. 1909 

РОДНОЙ ЯЗЫК 
Родной язык, святой язык, отца и матери язык,- 
Я целый мир узнал, когда я твой чудесный дар постиг. 
Качая колыбель, тебя мне в песне открывала мать, 
И сказки бабушки потом я научился понимать. 
Родной язык, родной язык, с тобою смело шёл я вдаль, 
Ты радость возвышал мою, ты просветлял мою печаль. 
Перевод Семёна Липкина.


ТАТАР ТЕЛЕ
Туган җирең Идел буе, 
Һәр телнең бар Туган иле. 
Туган җирең кебек назлы, 
Җырдай моңлы татар теле. 
Ак алъяпкыч бәйләсәләр, 
Өзелеп тора кызлар биле. 
Кызлар кебек шат чырайлы, 
Ачык йөзле татар теле. 
Халкың кебек уңган да син, 
Хезмәттә син көне-төне. 
Ир-егетләреңдәй дәртле, 
Гайрәтле син, татар теле. 
Ассалар да, киссәләр дә 
Үлмәдең син, калдың тере. 
Чукындырган чагында да 
Чукынмадың, татар теле. 
Яндың да син, туңдың да син, 
Нишләтмәде язмыш сине. 
Дөньяда күп нәрсә күрдең, 
Әй, мөкатдәс Тукай теле. 
Төрмәләргә дә яптылар 
Җәлил белән бергә сине. 
Төрмәләрдә дә килмешәк 
Булмадың син, татар теле. 
Зинданнарны ярып чыктың, 
Ялкынланып чыктың кире, 
Хәтта фашист тегермәне 
Тарта алмады анда сине, 
Әй син, батыр татар теле! 
Наҗар Нәҗми 


Туган телем. 
Дөньяда иң-иң матур ил, 
Ул – минем туган илем. 
Дөньяда иң-иң матур тел, 
Ул – минем туган телем. 

«Балам!» — диеп туган телдә 
Эндәшә миңа әткәм. 
«Әнием!» — дип, әнкәемә 
Мин туган телдә әйтәм. 

Туган телемдә сөйләшеп, 
Яшим мин туган илдә. 
“Туган ил” сүзне дә 
Әйтәм мин туган телдә. 

Иң изге хисләремне мин 
Туган илдә аңлатам. 
Шуңа күрә туган телне 
Хөрмәтлим мин, яратам. 
Энҗе Мөэминова 


Яхшы бел! 
Татарча да яхшы бел, 
Русча да яхшы бел. 
Икесе дә безнең өчен 
Иң кирәкле затлы тел. 

Татарчасы — туган тел, 
Безгә газиз булган тел. 
Атаң-анаң, әби-бабаң, 
Сине сөя торган тел. 

Бу телдә рух байлыгың 
һәм йөрәк кайнарлыгың. 
Җырлаган бу телдә безгә 
Сөекле Тукай моңын… 

Тел кешене дус итә, 
Бер-берсенә беркетә. 
Бел, балам, син рус телен 
Һәм онытма үз телең! 
Шәйхи Маннур 


Туган тел
Һәр галимнең, һәр шагыйрьнең сүзе 
Җитсен иде һәрбер күңелгә, 
Җилләр, сулар тавышы шикелле үк, 
Үзләренең асыл телендә. 
Атом көче, радио заманында 
Күрсәм иде шуны мин тагын: 
Ярдәмләшеп, телләр бер-берсендә 
Тапса фәкать кардәш, туганын. 
Бу дөньяның төсен, ямен, зәүкын 
Кем аркылы, ничек белдем мин? 
Бишектә үк мине өйрәтүчем, 
Туган телем — бәгърем, син ул, син! 
Рәхмәт сиңа, рәхмәт, тәрбиячем, 
Һәр нәрсәнең асыл мәгънәсен 
Син аңлаттың миңа, туган телем, 
Син өйрәттең миңа һәммәсен. 
Хәсән Туфан 


Туган тел хакында
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип, 
Тел ачылгач, үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип — 
Күзләреңә яшьләр тыгылмас, 
Туган телең әле бу булмас. 
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әни!» — дип, 
Соң минутта үз телеңдә әйтә алсаң: «Әти!» — дип 
Күзләреңә яшьләр тыгылыр — 
Туган телең әнә шул булыр! 
Зөлфәт 


Туган телем
Әнкәм сөеп-сөеп әйткән, 
Әткәм чөеп-чөеп әйткән, 
Апам биеп-биеп әйткән 
Матур сүзләр җанымдадыр! 
Әбкәм сыйпап-сыйпап әйткән, 
Бабам сыйлап-сыйлап әйткән, 
Абзам сынап-сынап әйткән 
Зирәк сүзләр адымдадыр! 
Язда уйнап-уйнап үскән, 
Җәйдә буйлап-буйлап үскән, 
Көздә уйлап-уйлап үскән 
Туган телем канымдадыр! 
Телгә тимә — аңга тимә, 
Телгә тимә — канга тимә, 
Телгә тимә — намга тимә, 
Телгә тимә — җанга тимә! 
Шәүкәт Галиев


Без - татарлар! 
Без - татарлар! 
Татар исемен без 
Горур йөртә торган бер халык. 
Без - татарлар! 
Татар исемен без 
Иң-иң озак йөрткән бер халык. 

Без - татарлар! 
Болгар, Себер, Мишәр, Керәшен, 
Нократ, Типтәр, Ногай- 
Тагын әле бүтән татарлар. 
Тик бер генә туган телебез, 
Тик бер генә туган илебез. 

Без - татарлар! 
Шушы исем белән 
Җирдә яшәү үзе бер бәхет. 
Без - татарлар! 
Яшибез без җирдә 
Бар халыклар белән гөрләшеп. 
Гәрәй Рәхим


Телсез идек, Тукай безне телле итте, 
Җырсыз идек, Тукай безне җырлы итте; 
Күгебездә балкып торган йолдыз булып, 
Кара төндә өстебезгә энҗе сипте. 

(Сәйфи Кудаш) 

Әй, син, телем, батыр телем, горур телем. 
Җирдә йолдыз булып, балкып торыр телем. 
Халкым теле, хак телем син, йөрәк телем. 
Киләчәгем өчен мәңге кирәк телем! 
(Лена Шагыйрьҗан) 

Татарча да яхшы бел, 
Урысча да яхшы бел, 
Икесе дә - безнең өчен 
Иң кадерле, затлы тел. 
(Шәйхи Маннур)


Тел турында мәкальләр 
*Ананың балага биргән иң зур бүләге - тел. 
*Алтыда белгән ана телең алтмышта онытылмас. 
*Аз сүз - үз сүз, күп сүз - чүп сүз. 
*Әдәп башы - тел. 
*Бәхетле баланың теле татлы. 
*Бит күрке - күз, 
Тел күрке - сүз. 
*Дөньяда иң ачы нәрсә дә - тел, 
Иң төче нәрсә дә тел. 

*Иң матур тел - туган тел, 
Анам сөйләп торган тел. 
*Иле барның теле бар. 
*Инсафлыкның теле саф. 
*Кешенең кемлеге теленнән таныла. 
*Сөйдергән дә - тел, көйдергән дә тел. 
*Сөңге җәрәхәте китәр, тел җәрәхәте китмәс. 
*Сүз бер көнлек, тел гомерлек. 
*Тәмле дә тел, 
Тәмсез дә тел. 
*Теле барлар - халык булган, 
Теле юклар - балык булган. 
*Теле бозыкның күңеле бозык. 
*Теле озынның акылы кыска. 
*Теле татлының дусы күп. 
*Телләр белгән - илләр белгән. 
*Тел ташны эретә. 
*Тел - күңел бизәге. 
*Яман тел көз кебек. 
Яхшы тел яз кебек, 
*Туган телен кадерләгән халык кадерле булыр. 
*Телгә сак бул!


Тел турында табышмаклар 
Ачыдан ачырак, татлыдан татлырак, 
Усалдан усалрак, дөрестән дөресрәк. 

Нәрсә бар дөньяда? (Тел.) 

Бер байлык бар - янмый, 
Карак та урлый алмый, 
Төшеп тә югалмый. (Тел.) 

Сөйдергән дә шул, 
Биздергән дә шул, 
Иң татлы да шул, 
Иң ачы да шул. (Тел.) 

Сөяге юк, теше юк, 
Сөйләмәгән сүзе юк. (Тел.)


Тел турында фикерләр

"Туган телне өйрәнү бөек эш. 
Яшәсен халык әдәбияты! Яшәсен туган тел!" 
Габдулла Тукай 

"Тел-халыкның рухы ул. Телдә аның табигате, күңеле һәм тормыш-көнкүреше чагыла." 
Константин Ушинский 

"Тел - халыкның акылын, гореф-гадәтен, дөньяга карашын, фәлсәфәсен, тарихын, кыскасы, бөтен күңел байлыгын мең еллар буена үзенә сеңдереп килеп, безнең заманнарга җиткергән чиксез кадерле хәзинә." 
Гомәр Бәширов 

"Туган телен яратмаган кеше башкаларның телен яратмый." 
Әхмәт Ерикәй

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

4

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев