Тәрбияле малай (Нур Әхмәдиев)
Тимерхан абыйсы гына, көлеп: — Уф, энем, дүртенче тапкыр исәнләшәбез бит инде, бүгенгә җитеп торыр! — дип әйтеп алды.
Зөфәр урамга чыкканда, күрше капка төбендә ике әби утыралар иде. Туп-туры шулар янына атлады: — Исәнме, Хәмдия әби! Күрешергә ике кулын сузгач, күрше карчыгы башта аптырап калды, соңыннан:
— Бәрәкалла! Зөфәр улым, синме бу? — дип, аның нәни бармакларын учына кысты.
— Исәнме, Мөшәррәфә әби! Аңа да ике кулын бирде.
— Бигрәкләр дә итагатьле бала икәнсең, улым. Олыны олы итә беләсең,— дип мактадылар әбиләр Зөфәрне.— Әйдә, ахирәт, бу балага бәхет-тәүфыйк теләп, дога кылыйк. Аллаһы Тәгалә алдагы көнендә дә миһербанлыгыннан ташламасын! Амин!
Аларның дога кылып бетергәннәрен Зөфәр көтеп җиткерә алмады, урамның каршы ягына ашыкты. Капкадан Гаптелихсан бабай чыгып килә иде.
— Исәнме, Гаптелихсан бабай!
— Бик исән генәме, улым!
Ике куллап күрешкән чакта, картның таягы төшеп китте. Ләкин Зөфәрнең аны алып бирерлек вакыты юк, урам буйлап Түбән очның өч сыер савучысы җәйләүдән кайтып килә иде.
Кызганыч, Зөфәр аларның исемнәрен белми. Кар-шыларына чыгып, һәрберсенә:
— Исәнмесез! — дию һәм кул бирү белән чикләнде. Өлкәннәрдән мактау сүзе ишетү күңелле икән.
Зөфәр һәр мактаудан бер карыш үсеп киткәнен тойды. Савымчы апаларның кайсысыдыр, кесәсеннән алып, суыра торган кәнфит тә сузды.
Ә колхоз рәисе Заһит абыйсын Зөфәр үзләреннән ерак торса да таный. Көненә алар турыннан ничә тапкыр узадыр рәис, санаганы юк. Ким дигәндә, миллион тапкырдыр, дип уйлый. Менә хәзер дә аның машинасы Гамирлар тыкрыгыннан болай таба борылды. Малай «Жигули»ның каршысына чыгып басты.
-- Заһит абый, исәнме! — диде ул, күрешү өчен кулын алдан ук сузып.
«Жигули»ның ачык тәрәзәсе аша үрелеп, Заһит абыйсы:
— Нәрсә дисең, улым? Берәр сүзең бар идеме әллә? — дип сорады.
— Исәнме, дим, Заһит абый! — һәм Зөфәр рәиснең калын бармакларын үзенең нәни учына кысты.
Төш вакыты җиткәндә, Зөфәрнең эше тыгызланып китте. Авыл кешеләре төркем-төркем өйләренә кайта башладылар. Берсе белән күрешкән арада, икенчесе шактый ерак китеп өлгерә. Йөгер аннан артыннан куып җиткәнче!
— Абый, Харрас абый, дим, исәнмесез!
Әле ярый өченчеме, дүртенчеме тапкыр кычкыргач ишетеп борылып карады:
— Син миңа әйтәсеңме әллә, үскәнем?
— Исәнме!
Бүген иртән Зөфәргә әнисе әйтеп чыгарган иде:
— Улым, итагатьле булырга өйрән, кешеләр белән исәнләшергә онытма! — дигән иде.
Әнисе кушканны үтәү Зөфәр кебек биш яшьлек зур малайга да җиңел түгел икән. Урамны аркылыга-буйга йөгереп йөреп арыды, талчыкты. Ләкин узганнарның берсе белән дә ике куллап күрешмичә калмады. Зурларның кайберсе моның өчен Зөфәрне кычкырып мактады, икенчеләре сүзсез генә аркасыннан сөйде, болай гына китеп баручылары да табылды. Бары янгын сүндерүче Тимерхан абыйсы гына, көлеп:
— Уф, энем, дүртенче тапкыр исәнләшәбез бит инде, бүгенгә җитеп торыр! — дип әйтеп алды.
Урам шаулады-шаулады да кичкә таба тынып калды. Урып-җыю чорындагы тынлык. Берәү дә узмый. Инде нишлим, кая барыйм дип торганда, шыгырдап ачылган капкадан Хәмдия әби чыкты. Арыган аякларын көч-хәл белән кыймылдатып, Зөфәр аның янына китте:
— Хәмдия әби, исәнме!
Иртәнге кебек үк, ул янәдән кул биреп күреште.
— Әйдә, улым, арыгансыңдыр, утырып ял ит.— Күрше карчыгы Зөфәрне янына сыендырды.
Хәмдия әбинең алдына башын салган малай йокымсырап бара иде. Майламаган арба тәгәрмәче шыгырдаган тавыш ишетелүгә, башта ялт итеп күзләрен ачты, аннан, утыргычтан шуып төште дә:
— Мөҗәһит абый, исәнме,— дип, кулларын сузган хәлдә ат караучының каршысына йөгерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев