Көмеш кыңгырау

Тәрбияче прибор

Фатыйма Гыйльметдинова хикәясе.

Әлегә кадәр бик рәхәт иде.
Иртән әни уятканда, тормыйча, песи кебек иркәләнеп ятам. Әни, аптырагач, мине яткан килеш кенә киендерә. Күтәреп алып барып юындыра. Уянмыйм. Уянып бетмәгән килеш кенә иртәнге ашны ашыйм. Кичтән әни әзерләп куйган киемнәрне киям, шулай ук әни тутырып куйган сумкамны алам да, мәктәпкә китәм. Юлда уянам алай. Көз көне суык җил, кышын кар-буран куеныма кереп, эзләп табып, минем бөтен булган йокымны куып чыгарып бетерә.
Әлегә кадәр шулай иде әле.
Мәктәптә апа иртән ничек уянганны, зарядка ясау-ясамауны сораса, мин, күз дә йоммый, чатнатып, болай сөйли идем:
—Иртән будильник шалтырау белән сикереп торам. Форточканы ачам. Зарядка ясыйм. Суык су белән юынам. Кичтән әзерләп куйган киемнәремне киям, сумкамны алам да мәктәпкә китәм…
Әлегә кадәр шулай иде.
Ә беркө-ө-н… 
Беркөн апа дәресләр башланганчы класска керде.
—Эльвина,— диде ул гел генә тамагы шешеп интеккән Эльвинага елмаеп карап,— син киенгәндә бер дә әниеңне тыңламыйсың икән. Әниең биргән кызыл шарфны байләмәдең бит.
Эльвинаның зәп-зәңгәр күзләре түп-түгәрәк булып китте.
—Ринат,— диде апа шулай ук елмаеп,— син уку кирәк-яракларыңны идәнгә таратып саласың да, бер дә җыеп алмыйсың. Иртән ашык-пошык тутырасың да, кирәкле әйберләрең торып кала икән. Аптырый идем лә, нишләп көн дә бер әйберсе онытылып кала дип.
Инде Ринатның авызы ачылды.
Апа, шулай итеп, биш-алтыбызның авызын ачтырды, күзләребезне түгәрәкләтте дә, елмаеп чыгып китте.
Икенче көнне тагын шул хәл.
—Артур, Илшат, сез мәктәптән кайтканда уйный-уйный бик озак кайтасыз икән бит…
—Гөлназ, кичә бигрәк озак, әниеңә үпкәләп, елап утырдың. Мин сине үскән кыз дип торам тагын…
Шаклар каттык!
—Ә сез барысын да каян белдегез?— Айрат барыбызның да башына килгән сорауны бирде.
—Ә-ә… Әйтмәдем мени әле… Шундый бер прибор алдым мин— теләгән вакытта, теләгән җирдә ниләр булганын күрә алам.
Инде күзләр шакмакланды!
—Андый прибор бармыни?
—Бар икән шул.
—Ничек дип атала?
Апа исенә төшерә алмыйча бераз торды.
— «Тәрбияче Прибор»— «ТП»
—Алай булмый ул,— диде Айрат, апа чыгып киткәч, башын чайкап.
—Мине чын күргән инде,— ди Гөлназ кызарып.
Артур белән Илшат бүген өйләренә туры гына кайтырга булдылар.
Эльвина теге кызыл шарфын дәрестә дә салмый утыра хәзер.
Ә мин икеләнеп калдым. Чын булса? Ну, оят була инде! Апа минем иркәләнеп-киреләнеп ятканны күрсә!... Булмас, чын түгелдер. Әнә Айрат та ышанмый бит.
Өченче көнне бу икеләнүнең эзе дә калмады.
Апа такта янында кушу таблицасын этенә-төртелә, әледән-әле бармакларын бөкләштереп сөйләп торган Айратка карады да:
—Шулай булырын белгән идем шул,— диде — кичә бит син таблицаны кабатлап та карамадың
—Кабатлады-ы-м!— ди Айрат нык итеп.
—Ә мин күрмәдем,— ди апа - мин теге прибор белән караганда син бөтенләй өйдә юк идең. Әлләничә карадым.
Айрат авызын ера. Озак кына шул хәлдә торгач:
—Ә мин… ни…нәнәйләрдә кабатладым…— ди.
—Мин дә, өегездә сине күрмәгәч, нәнәйләреңнән караган идем, син анда да күренмәдең.
Айратның авызы җыелды. Тагын бераз кашларын җыерып уйлап торды да:
— Ә мин…ә мин…ни…ни…Ә! Базда кабатладым бит! — диде.
— Ярый башка вакытта базыгызны да карармын инде,— диде апа елмаеп.
Менә шулай…
Хәзер мин будильник шалтырау белән сикереп торам, зарядка ясыйм. Киемнәрне, сумканы кичтән үк әзерләп куям. Апа теге приборыннан карап шаккатсын әле!
Дөресен әйтим, болай өйрәнгәч бигрәк рәхәт икән!
Апаның бу гаҗәеп приборы турында безнең барыбызның да әниләр белеп бетергән. Минем әни көн дә:
—Теге яхшы приборыгыз эшлиме, ватылмадымы?—дип белешеп кенә тора.
Сезнең укытучы апагызда да, мөгаен, бардыр әле андый прибор?

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: