Тәмле китаплар
Бүген танылган язучы Шәүкәт Галиевның туган көне.
* Ак кәгазьдән каләм йөгергәнне бер яшьлек малай гаҗәпсенеп, кызыксынып күзәтә. Аннары сак кына, хәрефләрне кузгатып җибәрергә теләгәндәй, бармагы белән төртеп карый.
* Төсле карандаш белән теләсә нәрсә ясап була! Хәрефләр тезеп тә теләсә нәрсә ясап була. Менә «А», менә «Т» хәрефләре. Янәшә бассалар, «АТ» була да куя!
* Балага китап бирәм, кызык түгел, ди. Фотоальбом сузам, карамый. Син үзең кызык түгел, дим. Алар да, сиңа карап: «Кызык түгел ул кыз!» — диләр.
* Малай гәҗиттән хата тапкан:
— Дөрес язмаганнар! Менә болай кирәк! — ди. Рәссам «А» хәрефенең аркылы сызыгын кыеграк иткән,
имеш. Бүтән хәрефне танымый әле малай үзе.
* Өч малай акбур белән нидер язмакчы. Кем нинди хәреф белә. Җыенысына бер сүз җыймакчылар. Укырга кермичә булмас!
* «Бер аягын атлаганчы, икенчесен эт ашый» дигән әйтемне бала нәкъ шулай күз алдына китерә дә. Шуннан... Шуннан соң йөгерергә кирәк, үкчәне тешләмәсен! Әнкәй йомыш кушса, чамала!
* Кош. Кошчык. Сыер. Сыерчык. Бусын кечкенә сыерга-бозауга әйтергәме?
* Әгәр кызганыч булмаса, булыр иде бу кызык: «Хлеб-икмәк», «Молоко-сөт» вывескалары буенча туган телен өйрәнгән, шул сүзләрдән уза алмаган. Әле шул сүзләр дә аны ашата, яшәтә.
* Лагерьдан кайткач, бер кыз әнисенә әйткән:
— Бер генә татарча шигырь дә өйрәтмәгәнсез, «Һәркем үз туган телендә шигырь сөйләсен», — диделәр. Шулхәтле хурландым — чит ил балалары да бар иде. Алар да татарча белә.
Шуннан соң өйрәнә башлый кыз. Үзе теләгән кешенең каныннан дәшә ул туган тел!
* — Матур әдәбиятны аз укыйлар, — дип зарлана укытучы.
— Мин үзем дәрестә дә качып укый торган идем. Укысыннар иде әле хәзер — күрмәмешкә салыныр идем!
* Малай йокыдан уяна да урыннан тормыйча ята. Шуны аклагандай:
— Миңа теге кызыклы китапны бирегез, укып ятам! — ди.
* Бакча баласы чатнатып минем «Бармак-карандаш»ны укып бирде. Аңардан соң тагын да бәләкәчрәк кызчык сөйләде. Ни сөйләде — бер сүзен дә аера алмадым. Минем шигырь дигәннәр иде үзе...
* Класс күз алдында үсә. Әле шигырьнең тышында, тирәсендә йөриләр иде. Инде эченә керәләр, матурлыгын, нечкәлекләрен күрәләр, сүзнең тәмен беләләр!
* Тыңлый белгән балалар алдында ару-талчыгу белмисең, дәрт өстәлә. Тыңлый белмәгәннәр көчне ала. Һәркайсы аерым-аерым, игътибар тупламаган, тавышлы алар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев