Тимурчылар
Өлкәннәр декадасы якынлашкан көннәрдә хезмәт укытучысы Әнәс Вәгыйзович ел да укучыларны авылдагы карт-корыларга булышырга чакыра. Соңыннан һәркем дәрес вакытында кем кая барганлыгы, ниләр эшләп булышканлыгы турында сөйли.
«Игелекле эшләр көндәлеге»нә барысын да теркәп, раслап та куялар.
«Иң мөһиме — берәрсенә барырга, ә анда ниләр эшләгәнне уйлап та чыгара алабыз», — дип уйлады Шәмси. Соң ул капка төбенә дә чыкмый торган әбиеңнәр ни ашаганнарын да хәтерләми бит инде.
Әнә Сазлык урамындагы малайлар күчләре белән Сания әбиләргә юл тотты. Нигә дисезме? Чөнки аны карарга ялланган Фәүзия апа, көн дә иртән килеп, бөтен эшен эшләп китә. Югары оч малайлары Әкълимә әбиләргә киткән — ул кешегә эш кушарга яратмый. Гомумән, кеше яратмый, аңа килеп керсәң: «Ни йомыш? Ник килдең? Үзем дә эшлим мин, йөрмәгез әле», — дип ишектән үк борып чыгара. Ә менә Шәмси белән Айрат Рабига әбиләргә барырга булды.
— Әле кичә генә улы Самат абый кайткан иде. Күчтәнәчләре дә калгандыр әле, — дип үгетләде Айрат.
— Ярар соң, миңа кемдә чәй эчсәк тә барыбер, — дип килеште Шәмси.
Күчтәнәч дигәннәре чыннан да өстәл тулы иде. Рабига әби конфетларын да, шәһәр кибетләрендә генә була торган тәмле печеньеларын да чыгарып куйды.
— Ашагыз, оланнар, бар булганы өстәлдә, — дип кыстады Рабига әби тимурчыларны, көтеп алган кунакларыдай итеп. — Самат абыегыз кирәк-мазарга район үзәгенә генә китте, озакламас, кайтып җитәр... Су үтә верандага, бергәләшеп түбәсен яңартып алырсыз, менә яхшы булды килүегез!
Шәмсинең куркынган күзләре бер Айратка, бер Рабига әбигә карады. Әйтте бит ул, Сазлык урамындагы егетләр белән Сания әбиләргә барыйк, дип, шунда тыңлаган булса инде. Рабига әби, егетләрнең куркып калуларын сизгәндәй:
— Сез бит инде зур егетләр хәзер, абыегызга, әйе, кадак-чүкеч биреп торсагыз да, зур ярдәм. Тимурчылар шулай инде алар, әйе, булышырга тиешләр.
Башка чара калмады — үзләре теләп капкынга эләктеләр бит. Веранда дигәннәре артык зур булмаса да, эше шактыйга чыкты. Егетләрне көне буе җиктеләр. «Кадак алып бир, калайларны тотып тор, искеләрен җыеп куй, чүкеч кайда?..» Эш эшләгән вакытта, теге Сазлык урамы егетләре нәкъ Рабига әбиләр турысыннан боларны үртәп тә узды ичмасам...
— Әле һаман да тимурчылар дигән әйбер бармыни ул, егетләр? — дип кызыксынды Самат абый. — Чүкечне алып бир әле, энем.
— Бар шул, Самат абый, бар, — дип, чүкечне тоттырды аңа Шәмси, авыр сулап.
— Яхшы, яхшы, эшне белеп үсәсез, өлкәннәргә гел ярдәм итеп торырга кирәк, бигрәк тә күрше-тирә әбиләрне онытып бетермәгез. Без балалары шәһәрдә торгач, күңел гел борчыла. Шулай кергәләп йөрегез...
«Балалары шәһәргә китеп качкан да хәзер, «онытып бетермәгез» дип, безгә акыл өйрәтәләр», — дип эчтән генә орышты аны Шәмси.
— Билгеле бер сәгатькә генә киләсезме соң сез? — дип көлеп куйды Самат абый.
— Юк, абый, безнең «Игелекле эшләр көндәлеге» бар, шунда кемгә барганлыгыңны, ничек булышканыңны язарга һәм кул куйдыртырга кирәк, — дип ычкындырмасынмы теге юләр Айрат.
«Соң, ул кулларны үзебез дә сызгалый алабыз бит инде», — дип, эчтән генә битәрләде аны Шәмси.
— Ооо, сез бигрәк тә кәттә икәнсез, документлар белән генә эш итәсез! Мондый егетләр булганда, авылның киләчәге өчен курыкмасаң да була. Шәмси энем, тигезләп тот калайларны, үзеңәрәк ал, менә... Хезмәтне кечкенәдән шулай яратып үсәргә әллә хезмәт укытучысы Әнәс абыегыз өйрәтәме?
— Әйе-әйе, ул... — Айратның һәр әйткән сүзе егетләргә зарарга гына иде.
«Ачык авыз, башка синең сүзгә ышанып, конфет ашыйм дип бараммы соң?» — дип уйлады Шәмси.
— Минем чыбык очы туганым бит ул, бүген үзләренә мунчага дәште әле, сүз уңаеннан мактармын сезне дә, — дигән сүзләре дә артык канатландырмады Шәмсине.
Инде эш тәмамланды дигәндә генә:
— Рәхмәт, Самат абый, безнең көндәлекләргә булышканыбызны раслап кулны сез генә куясызмы, әллә Рабига әбидән сорыйкмы? — дип, егетләр көндәлекне сузмакчылар иде, аның: — Кул куярга иртәрәк бит әле, иртәгә дә килегез. Сезнең белән эш гөрләп барды бит, әйе... Сарай түбәсен дә бер караштыргалап аласы булыр, күрә торып су агызып яткыза алмыйбыз бит инде. Кар төшә башлагач соң булуы бар... — дигән сүзләре Шәмсине аяктан ега язды.
Иләктә су тормый, ахмакта сүз тормый дигәндәй, Айрат та авыз ачып тормады:
— Әйе шул, абый, әйе, килербез, иртәдән үк килербез, — дип вәгъдә биреп куйды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев