Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Тимераякта «агач аяк»...

«Бала чагыбыз йөгереп үтте». Шәүкәт Галиев истәлекләре.

— Эт юыртканга акча алмый,—диләр иде яратып кына,— бар әле тиз генә барып кил!

Бала чагыбыз йөгереп үтте. Йомыш кушсалар файдасы да булгандыр. Уйнап та йөгерәбез, ярышып та. Узышканда мин беренче киләм, Мәсгут кайткач, ул алга чыга. Кунак дип торган юк, җан-фәрманга йөгерәм үзе. Беренче булганда кызыграк та, әнә, арттагылар да туктап-төртелеп калмый. Аны инде, узам дип йөгермисең, аяклар үзе очып тора! Бөтен уеннар шундый: кәшәкә, кыекбаш, алырмын кош, тагын бүтәннәр дә.

Кышын да иртәдән кичкә чаклы урамда, елга буенда, тауда инде бетмәс-төкәнмәс чана шуу, таба, такта шуу, каткан балчыкка утырып шуу, бишмәт чабуына утырып, түшкә ятып шуу. Олырак малайлар Каенсардан ат чанасына төялеп төшә! Буранда да урамда без, караңгы төшеп, күз бәйләнгәч тә. Айлы төндә бигрәк кызык!

Чана, чаңгы, тимераяк дип хәзер генә ул кибеткә йөгерәләр дә шөребе какшаса чыгарып ыргыталар. Үзең ясаган кадерле була. Чананы әти, бабай ясый, чаңгыны абыйлар әмәлли, ә тимераякны малайлар үзләре дә маташтыра. Калай табанлысы, чалгы сырты батырылганы була, чыны сирәк. Хатип абый Ленинградтан алып кайткан иде. Ялт-йолт килеп, ут янып тора күзне чагылдырып, көмеш түгел микән әле, бигрәк якты, үзе пычак сыман туры! Дөрес, ул үземдә сирәк куна, шуып кына торыйм әле, малай, дип, йә иптәшләр сорый, олыракларга ничек бирмисең: синең белән санашалар, олы башларын кече итеп киләләр.

Үзе шумаган микәнни, дип уйларга мөмкин. Әйе шул, тимераякка басканым юк иде, сынап карарга булдым. Иртүк, кеше-кара күргәнче дип, инеш буасына чыктым. Ул яңа туган бозау сыман чатың ерылганчы аяклар каерылу, дөпелдәп, боз ярылганчы — боз гына микән!—артка утырулар, бер аяк алга, берсе артка китеп таелып буталулар. Әйтеп кенә бетерерлекме! Ачудан бер селтәнеп омтылган идем, җайлы гына киттем да бардым! Үземә ачулансам шулай, эш барып чыга ул. Чуалчык аяклар, тайгак бозлар артта калды, гел алга омтылам. Шуып та, барысын узып та күрсәттем соң! Аяклар озын, тәтәй әйтмешли, йөгереп озынайгандыр, сузып-сызып җиффәрәм тимераякны — тиз шууның әмәлен белеп алдым. Тәмен дә тойдым. Инешнең челтерәп су аккан, туңмаган җиренә хәтле мендек, борылып янә түбәнгә очтык. Моңарчы тимераякта басып тора алмаган малайга хәйран-тамаша булды –канатлар үскән сыман! Әнкәй чыгып ничә чакырды:

– Иртәгә көн беткәнме? – дигәч тә керә алмыйм. – Атаңа әйтәм! – дигәч кенә өйгә борылдым. Төн җиткән, бозда беркем калмаган икән.

Иртәгесен көн бар, көн бетмәгән дә, тимераякка баса алмадым. Була икән ул шундый әкәмәт. Әллә шуып туйганмын, әллә туеп шуганмын. Аякларым агач аяк сыман, тыңлаусыз, яңадан онытканмын.

Балачак йөгереп үтте. Сискәндереп капылт туктаткан «Сугыш!» дигән сүзгә җиткәнче йөгердек. Балачак чиге шул булды. Аннан соң нужа куып йөгердек, бусы балачакның аргы ягында. Уйнап йөгерүен оныткан балачак нәүмизләнеп уйланып калды. Боз өсләре буш, таулар тын, урамнар юаш...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев