Әтиләребез кайтыр, бәлки?..
Көн кичкә авышты. Әниемнең кайтмавы булды күрәсең инде. Әбием әйтмешли, минем кайгым гынамы соң анда?!
Дәресләремне карап бетерүгә икесе ике ягымнан энеләрем миңа сырышты. Тагын әкият кирәк үзләренә. Бернидә гамьнәре юк. Нәниләр шул әле. Алты яшьтә кемнең нинди кайгысы булсын. Мин әле узган ел унбер яшемдә булсам да кайгының ни икәнен белми идем. Әтиемнең һәлак булуын да энеләремә әйтмәдек. Бераз үсә төшсеннәр әле, ди әбием. Балачакта алган кайгы бик ачы була ул. Күңелләре боекмасын, ятимлекне сизмәсеннәр, ди. Мин шуны сиздермәс өчен тырышам да инде. Китаптан укыган бөтен әкиятләремне сөйләп бетердем инде. Хәзер һәр вакыйганы әкият итеп, үзем уйлап чыгарып сөйлим.
Без өчәүләп почмак сәкесенә менеп кунакладык. Асылмалы лампаны кысып кына чыгарып, әбием ут элдерде. Башына йон бәйләгән кабасын алып сәке кырыена утырды да йон эрләргә кереште.
Бүген безгә каяндыр серле чабата килде. Әкиятебез дә шул турыда булыр.
...Борын-борын заманда бик еракта, болытлар артында бик чибәр бер хан кызы яшәгән ди. Ул кызның калын чәч толымнары, Әхсәнә апаныкы кебек, тез астына җитеп торган ди. Күзләре зәп-зәңгәр, керфекләре озын булган ди. Бит алмалары уттай янып тора ди. Кыз шундый чибәр-сылу булган ди, хәтта аның чибәрлегеннән чәчәкләр дә көнләшкән ди. Көннәрдән беркөнне кыз җиләк җыярга урманга киткән. Урманга эчкәрәк кергән саен җиләкләр күбәя бара икән. Бармак башы хәтле кып-кызыл җиләкләр, мине өз дә мине өз дип, әллә кайдан кычкырып утыралар. Тик кыз өзәм дип үрелүгә каядыр юкка чыгалар ди. Тәмам аптыраган кыз. Көне буе урманда йөрсә дә тырысының төбе дә күмелмәгән. Кыз арыган, талган. Ашыйсы, эчәсе килә башлаган. Тырысым тулмаса тулмас, кайтыйм инде дип борылса, аптырап киткән. Моның алдында агачлардан биек стена хасил булган ди. Стенаның нәкъ очында коточкыч ямьсез убырлы карчык утыра ди. Карчыкның бер күзе түбән, берсе югары. Тешләре ыржаеп тора ди. Ә башына чәч урынына мүк үскән, муены бөтенләй юк ди.
Бөкресе шундый зур ди, хәтта башы өстеннән тырпаеп тора, ди.
— Әһә, эләктеңме, тәти кыз!—дигән убырлы карчык, теш арасыннан ут бөркеп. — Мин сине алдап монда китердем, ашыйм хәзер үзеңне, — дигән.
— Зилә апа, ә кызның исеме кем булган?
— Исеме?.. Исемеме? Алсу булган...
Энеләрем авызларын ачып тыңлап торалар. Әбием орчыгын зырылдатып йон эрли, үзе миңа карап-карап ала. Сизеп торам инде, әкиятем ошый.
— Шуннан, шуннан, Зилә апа?
Ну хәйләкәр соң бу малайлар. Миңа берәр йомышлары төшсә, хәзер «Зилә апа» да «Зилә апа». Кирәгем булмаса, «Зилә» генә!
...Кыз куркуыннан өнсез калган, лып итеп җиргә утырган. Шул чак убырлы карчык, күзләрен кызга текәп, әкрен генә шуып стенадан төшә башлаган. Аның кул-аяклары корган ботак-чатак кебек ди. Ул алар белән стенага ябышырга теләгән, әмма ычкынып, җиргә тәгәрәгән, бөкресен авырттырган. Уфылдый-уфылдый урыныннан торган да кыз янына килә башлаган. Кыз куркуыннан кымшана да алмый утыра икән. Убырлы карчык атлаган саен җир дерелдәп китә ди. Аралары бер генә адым калган. Карчыкның кызны эләктерәм дип ботак-чатак кулларын сузуы булган, шул чак урман өстендә коточкыч тавыш яңгыраган. Хәтта убырлы карчык та куркып җиргә ауган. Бу тавыш килгән якка күтәрелеп караса, шаккаткан. Биек имәннең иң очындагы ботакка бер шүрәле атланып утырган да даган атына икән. Нәкъ Тукай шүрәләсе ди инде менә. Маңгаенда мөгезе бар ди, кул-аяклары ботак тармагы кебек ди. Ул кызга караган да авызын ерып елмайган. Аннары ботактан ботакка сикерә-сикерә җиргә төшкән дә убырлы карчыкның бөкресеннән тотып өскә күтәргән.
— И карчык, тагын минем өлешемә тиясеңме! Бу кызны мин хәзер кытыклап үтерәм, ә син аны тереләй йотмакчы буласың... — дигән.
Убырлы карчык шүрәлегә типкән, тырнаган, аны тешләп алырга тырышкан. Болар кыз турында онытып сугыша башлаганнар. Кызга шул гына кирәк тә. Ул урыныннан торган да бөтен көченә йөгерә башлаган. Үзе йөгерә ди, үзенең йөрәге дөп-дөп тибә ди. Йөгерә торгач, тәмам хәле бетеп, җиргә егылган. Шул чак, артыннан агач ботакларын шатыр-шотыр сындыра-сындыра, куа килүләрен ишеткән. Инде тәмам өмете өзелгән. Күктә тулган ай калыккан. Ай нурында урман гаҗәеп матур булып күренгән. Кинәт аланның бер читеннән акбүз атка атланган искиткеч чибәр баһадир егет килеп чыккан. Аның башында очлы башлы тимер шлем, өстендә көбә күлмәк. Түшенә тезгән көмеш тәңкәләре ай нуры төшеп күзләрне чагылдыргыч елкылдыйлар икән. Атының аяклары җиргә бөтенләй тими ди. Егет бер кулы белән атның тезгенен, икенчесе белән бер кием чабата тоткан ди. Ат нәкъ кызның каршысына килеп туктаган. Кыз, аның матурлыгына таң калып, ни әйтергә дә белми тора икән. Шул чак егет кызга таба иелгән дә сүз башлаган.
— Исәнме-саумы, хан кызы! — дигән ул күгәрчен гөрләгән тавыш белән.— Мин урман хуҗасы Урмай булам. Нәселем бик борынгы! Сиңа чабаталар китердем,— дигән дә юкка чыккан. Кыз чабаталарын кулына алган. Нәни генә, нәкъ менә бүген безгә китергән чабата кебек сырлап-сырлап ясалган чабаталар, ди. Хәтта сүс киндерә дә тагылган, ди.
Кыз чабаталарын тиз генә аягына киеп куйган да урыныннан торган. Аның арыганлыгы юып алгандай юкка чыккан. Аяклары үзләреннән-үзләре атлап киткәннәр. Шул чак аланга куыша-куыша шүрәле белән убырлы карчык килеп чыккан.
— Мин кытыклыйм ул кызны,— дип үкерә ди, шүрәле.
— Мин тереләй йотам аны,— дип ыжгыра ди, убырлы карчык.
Ә кызның исе дә китми ди. Атлыйм дип аягын күтәрүе була, берьюлы бер чакрым җир китә, ди. Икенче аягын атлавы була, тагын бер чакрым җир китә.
Убырлы карчык белән шүрәле ыжгыра-ыжгыра чапсалар да аның артыннан җитә алмыйлар. Алар йодрыкларын селки-селки кызны әрлиләр, аңа туктарга кушалар дн. Аларның котыруы кызга бигрәк тә кызык тоелган. Ул аларны ирештереп юри генә туктаган да чабатасы белән аркылы сызык сызган. Шүрәле белән убырлы карчык ашыга-ашыга сызык янына килеп җитүләре булган, җир икегә аерылып та киткән, тирән упкын хасил булып, шүрәле белән убырлы карчык шул упкынга төшкәннәр дә үлгәннәр.
Чабаталар кызны әтисе-әнисе янына, хан сараена алып кайтканнар. Әкият тә бетте...
Тәрәзәдән түм-түгәрәк ай карый. Бөтен авылда шылт иткән тавыш ишетелми. Энеләремнең әкиятне тыңлап бетерергә дә көчләре җитмәде, күзләрен йокы баскан. Әбием аларның оекбашларын, чалбарларын салдырып, урыннарына яткыра. Сөйли-сөйли минем дә телем арыган. Асылмалы лампа да кысык кына яна.
— Ятарга вакыт, бала,— диде әбием, кабасын җыя-җыя. Сәкенең икенче башына миңа урын салды. Хәзер без шулай почмакта гына йоклыйбыз. Әле бит киләсе елда да кыш бар. Безгә утын хәзерләп бирер кеше булмас. Йомшак түшәккә башымны төртүгә үк күзләр йомыла...
Роза Хафизованың «Кашкарыйлар озын гомерле» повестыннан өзек.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Балачакта яратып укый идек бу әсәрне. Рәхмәт сезгә.
0
0
0
0
???
0
0