Көмеш кыңгырау

Әтиләребез кайтыр, бәлки?..

Роза Хафизованың «Кашкарыйлар озын гомерле» повестыннан.

Апрель җиле, канатларын җәеп, безнең Мөгәҗи тавы башына яткан да, көне-төне кар кимерә. Тау сыртына сар­гай кар өемнәре әле иртән генә Закуанның битен каплыйм-каплыйм дип торган зур малахай бүреге сыман түбән асылынып тора иде. Без дәрестән чыгуга ул «бүрек»тән җил­ләр искән. Комсыз җил суырып бетергән инде аны.

Авылга яз хәбәрчеләре — кара каргалар әйләнеп кайтты. Аларның бер хәсрәте юк. Бар белгәннәре — оя ко­рып, бала чыгару. Әйтерсең сугыш та юк, безнең әтиләр дә һәлак булмаган. Исләре дә китми. Кайттылар да, берни булмагандай, эшкә тотындылар. Сыерчыклар да үз ояларыннан кыш буе патшалык иткән чыпчыкларны куалап чыгардылар. Чыпчык мескеннәргә лапас, сарай тү­бәләре генә калды. Хәер, алар анда саламны тишеп керә­ләр дә менә дигән оя ясыйлар. Без, ул ояларны бик яхшы белсәк тә, тимибез. Бәләкәй ул чыпчыклар, чырык-чырык килеп, мин дә бар, мин дә җан иясе, дип такылдарга ярат­салар да, игътибар итмибез. Үзен-үзе ихтирам итмәгән ма­лай-шалай гына чыпчык оясын туздыра ул. Әйдә, лапас асты иркен, күгәрченнәр белән гөрләшеп яши бирсеннәр. Мәсьәлә чыпчыкта түгел, мәсьәлә шунда: тиздән яз җитә, чәчү җитә. Игеннәрне чәчеп чыгарга кирәк, үстереп, дәү­ләткә тапшырырга кирәк.

Беркөнне Зәки абыйның капка төбендә әбием белән сөй­ләшкән сүзләрен үзем ишеттем:

— Их, Миңкамал абыстай, ничек кенә җиңеп чыгарбыз инде быелгы язны. Узган елларны, авыл тулы әвендәй ир­ләр булганда, чәчүгә төшү бәйрәм генә була иде. Быелгы­сы елны ни бары — карт-коры да бала-чага. Теләсәң ниш­лә. Җирне чәчми калдырырга правабыз юк. Мотляка шу­лай!— дип, бик борчылып торды.

Моңа хәтле чәчү турында уйлаганым да юк иде. Яз җитә дип куанып йөри идем. Яз үзе белән бик зур мәшә­катьләр алып килә икән бит. Фронтка, илгә икмәк кирәк. Аны үстерү әниләр җилкәсенә дә, безнең җилкәгә дә төшә. Чәчүен чәчеп бирсәләр, утау, урак уру кебек эшләргә без­нең дә көч җитәр иде инде. Чәчәсе бар бит әле.

Зәки абыйның борчылуын беркөнне Салих белән За­куанга да әйттем. Малайлар да уйга калдылар. Аннары Салих үз-үзенә бик ышанып әйтеп куйды:

— Унөч яшькә җитеп (әле аңа августта гына унөч тула, шулай зураерга яраталар инде безнең малайлар), алты класс бетереп, чәчкечтә эшләргә дә ярамагач, ни пычагыма дип яшим соң мин! Үзебез йөртәбез машиналарны. Шулай бит, Заку дус?! Язгы каникулда әзерлеген күрербез.

Закуанның үз-үзенә ышанычы, билгеле, Салихныкы кебек үк түгел иде. Шулай да сер бирергә теләмәде:

— Кәнишне!— дигән булды. Үзе күрә карау күзләрен чет-чет йомып алды. Әтиләребез урынына калганбыз биг. Теләкләр изге дә бит безнең, көчләр җитәрме икән соң?! Мәсьәлә шунда.

* * *

Язгы каникулга чыгарга санаулы гына көннәр калып бара. Бүген мәктәптә язга хәзерлек үткәрдек. Каникуллар алдыннан һәр елны без шулай классларны чистартабыз, тәрәзәләрне юабыз, парталарны сөртеп чыгабыз. Укырга килгәндә мәктәбебез ялт итеп, көлеп торырлык булсын. Ә быел бик кызыклы тагын бер эш эшләдек: бөтен класслар­ның тәрәзә төпләренә үсентеләр утыртып чыктык. Зина апа бакчачы булгач, бөтен гөлләр-чәчәкләрнең, яшелчәләрнең рәтен белә. Күрсәтеп,   өйрәтеп   торгач, безгә кулдан кил­гәнне эшләве берни түгел. Иң элек малайлар тактадан сай гына әрҗәләр ясадылар. Без аларны матурлап кәгазь бе­лән тышладык. Җыйнак кына савытлар килеп чыкты. Без, зур класс укучылары, әрҗәләргә помидор утырттык. Аның үсентеләрен бик яхшы карап үстерергә кирәк икән.    Суны да вакытында сибәргә, ашламасын да бирә белеп бирергә. Биш ел мәктәптә укып, аны гына булдырабыз инде. Бала­-чага  түгел   без   хәзер.

Элекке елларда безнең авылда гомердә дә мондый үсен­теләр белән маташып, помидор үстергән юк иде. Чәчкә үсентеләре турында әйтәсе дә юк инде. Авыл җирендә чәч­мичә дә урманы, болыны тулы чәчәк үсә бит, кем аны үсен­теләп утыртып маташсын. Ә менә тышта әле язгы бурап котырганда, тәрәзә төпләрендә кар таулары өелеп торган­да, үсентеләр утыртудан да күңелле эш юк икән!

Башлангыч классларның тәрәзә төпләренә чәчәк ор­лыклары чәчкән әрҗәләр утырттык. Нәниләр үзләре генә башкарып чыга алмый. Ярдәмгә Зина апа безне дә чакырды. Шундый күңелле булды    балалар белән эшләве.    Ни әйтсәң,   шуны тыңлыйлар, йөгерешеп кенә торалар. Өчен­чедән бер кыз бала бәләкәй чиләкләрен   алып килгән, чә­чәкләргә су сибәргә, янәсе. Ул чиләкләрне   әтисе сугышка хәтле сатып алып   кайткан булган ди, шундый   матур чә­чәкле чиләкләр, алар белән суны сипмәс җиреңнән сибәр­сең. Без әрҗәләргә чәчәк орлыклары   чәчкән арада бала­чага аяк астында буталды. Сораулар биреп интектереп бе­терделәр. Нәкъ минем Шакир    белән Закир энекәшләрем кебек инде. Имеш, бу чәчәкнең исеме ничек?   Ул татарча, ничек   була?    (Ансын Зина    апа кайдан    белсен    инде!) Чәчкәсе нинди була аның? Зина апа аларның бөтен сорау­ларына    иренми    җавап бирә.    Кызык икән ул чәчәкләр! Беркайчан игътибар иткәнем юк иде үзләренә. Төрлесенең төрле холкы, гадәте   бар икән аларның.   Җанлы диярсең. Берсе яз башында чәчәк ата, икенчеләре июнь аенда, өчен­челәре июльдә. Ә кайберләре көз җитеп, кар төшкәнче чә­чәктә утыралар. Зина апа безгә лаләләр,   ак чәчәкләр, кыңгырау чәчәкләр, алтын чәчәкләр, далияләр, купшы чә­чәкләр, кашкарыйлар турында сөйләде.    Боларның бары­сын да    әрҗәләргә   чәчә    алмадык, билгеле, һәрберсенең орлыклары да юк. Кайберләрең көздән чәчеп калдырырга кирәк икән. Ә менә утырткан хәтлесе   җәй буе чәчәк атып торачак икән. Бертөрлесе чәчәген    коюга икенчесе    чәчәк: ата башлаячак, ди.

Зина апага Михаил дәдәй биреп җибәргән кашкарый орлыкларын иң кояшлы тәрәзә төпләренә чәчтек. Гаҗәеп чәчәкләр икән ул кашкарыйлар. Аның үсентеләрен җиргә соң гына, июнь айларында гына күчерәләр, ди. Ул чәчәк­ләр үзләре дә тиз генә чәчәк атарга ашыкмый. Август аен­да башка чәчәкләр инде таҗларын койгач, җиләк-җимеш-ләр өлгереп, җир йөзенә яңа муллык килгәч кенә, ямь өс­тенә ямь булсын дигәндәй, кояшка елмаеп кашкарыйлар чәчәк ата башлыйлар. Төрле төсле була алар. Ал, кызыл, зәңгәр, шәмәхә, ап-ак кашкарыйлар. Бик озак чәчәктә утыра икән алар. Инде көз башлана. Кырау тиеп бөтен чә­чәкләр, үлән-гөлләр шиңеп төшәләр. Ә кашкарыйларның исе дә китми. Көзгә, салкынга, кырауга үч иткәндәй, тармакланып-тармакланып чәчәк ата бирәләр.

Җир өстенә беренче кар төшә. Юка кар. Ә кашкарый­лар хәтта ул чакны да бирешергә теләмиләр. Кар астын­нан таҗлы башларын сузып, кешеләргә җәй сәламен җи­бәрәләр, соңгы кат саубуллашып калалар. Менә нинди ул кашкарыйлар. Алар турында сөйләгәндә Зина апаның йөзе никтер бик моңсу иде. Кашкарыйларның шулай соңлап чәчәк атып та, кар өстендә тилмереп утыруларын кызгандымы икән ул? Моңланмас җирдән моңланырсың шул: ап-ак салкын кар өстендә, көн яктысы белән саубуллашкандай, төрле-төрле чәчәкләр яшь аралый елмаеп утырсыннар әле.

— Шундый озын гомерле ул кашкарыйлар,— диде Зина апа.— Әтиләрегез кайтуга без аларны күпләп үсте­реп куярбыз, һәркем әтисенә үзе үстергән чәчәкләрне бү­ләк итәр. И шатланырлар әтиләрегез, и шатланырлар. Менә нинди зур үскәннәр, хәтта чәчәкләр үстереп куйган­нар,— диярләр.

Әйе, Зина апа дөрес әйтә. Кешеләрнең әтиләре кайтыр. Аларны чәчәкләр белән каршыларлар... Минем күзләремә яшь   килде.

Шул чак икенче класстан Фәрит кычкырып елап җи­бәрде.

—Бөтен кешенең әтисе кайта. Минем әтине немецлар үтергәннәр...

Мин дә тыела алмадым, Фәритне кочаклап үксеп атап җибәрдем.

— Минем әтием дә...

— Минем әтием дә...

Сугыш башлануга әле бер генә ел булып килә. Инде күпме бала әтисез калган. Безнең класстан гына да җиде-сигез кешенең әтисе һәлак булды.

Укытучы апалар аптырап калдылар, бер-берләренә ка­рашып алдылар. Аннары Зәйтүнә апа безне шелтәләгәндәй итеп   юата  башлады.

—  Ярамый алай, укучылар,— диде.— Әле сугыш бет­мәгән бит. Бәлки әле барыгызның да әтиләре исәндер. Кайчакта хәбәрләр ялгыш та булып куя ул.

Зина апа Зәйтүнә апаның сүзен куәтләде.

—  Бала-чага кебек елашып тормыйк инде, егетләр булыйк,— диде ул шат тавыш белән.— Күреп торырсыз ме­нә, әйләнерләр дә кайтырлар әтиләрегез, озын гомерле булырлар, кашкарыйлар кебек...

Укытучыларның сүзләре күңелләргә май булып ятты. Бала кешегә күп кирәкмени. Күз яшен сөртүгә үк елмая башлый ул. Тик хәзергә безнең елмаюларга сагыш, шат­лыгыбызга моң катнашкан. Бик, бик әтиләребезне сагын­дык шул...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: