Тик янымда гына бул
Ул көздә аңа — унөч, миңа ундүрт тулган иде.
Шул көннән соң минем никтер гел Гөлсемгә карап торасым килә башлады, ике күзем гел аңа ияреп йөри...
Күңелемә кереп урнаша башлаган кызны әллә кайдан эзләп йөрисе түгел, сагынып тилмерәсе юк, ул гел янәшәмдә, үзе дә, тормышы да күз алдымда. Алсуланып-янып торган битләреннән, әллә ничә төс кушылган яшькелт-зәңгәр күзләреннән, чигәсендә алтын булып ялтыраган бөдрә чәчләреннән карашымны көчкә тартып алам.
Гөлсем мине каушарга, дулкынланырга мәҗбүр итә, мин аның белән элеккечә тыныч кына сөйләшә алмыйм. Әле кайчан гына берни уйламый аны үрти, хәтта шаярып этеп тә җибәрә ала идем, инде бергә туры килсәк тә, сүз дәшәргә кыймый торам, аның белән сөйләшкәндә телем көрмәкләнә, тәнемә ут каба.
Гөлсем үзе дә җитдиләнеп, йомылып китте кебек, минем белән элеккечә иркенләп, ачылып китеп сөйләшми, күзгә-күз очрашкач, бер-бер үпкәсе бар сыман, карашын яшерә. Әмма аның дөньяда булуы гына да минем өчен әйтеп бетергесез шатлык.
Гөлсем мәктәптә генә түгел, авылда иң матур кыз сыман тоела. Алай гына да түгел, дөньяда шулай шашып яратырлык башка кыз юк та кебек. Гөлсемгә гел яхшылык кыласым, аны кайгыртасым, елмайтасым килә.
Яклаучысы, тормыш юлында сагалаган барча бәлаләрдән аралаучы тән-җан сакчысы буласым килә! Бер шигем юк, әгәр кирәк булса, аның өчен утка керәчәкмен, иң биек ярдан сикерәчәкмен, тагы... тагы әллә ниләр эшләячәкмен! Тик янымда гына булсын!
Рәмзия Габделхакованың «Канатсыз очыш» китабыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Комментарии
0
0
Укыганым бар, әйбәт китап. Аны "Китап" радиосыннан тыңлап була хәзер
0
0