Тиенгә койрык нигә кирәк?
Тиенгә койрык ул - руль шикелле, очарга ярдәм итә.
Беркөнне Зает бабасы белән урманга чикләвек җыярга барды. Быел чикләвек күп. Гөмбәләр дә күренә. Ара-тирә тукранның тук-тук иткән тавышы ишетелә.
Бер кечкенә капчык чикләвек җыелгач, бабасы белән Зает юан агач төбенә тамак ялгап алырга утырды. Ул агачның тамырлары, карт кешенең кулларында бүлтәеп чыккан кан тамырлары кебек, җирдән калкып-калкып чыкканнар.
Менә бабасы термостагы җимешле чәйне кәсәләргә салды, әбиләре пешергән күмәчне сындырып куйды. Шулай тәмләп чәй эчеп утырганда, күзләре тиенгә төште. Тиен, койрыгын җәеп, агачтан агачка, ботактан ботакка бик җиңел сикереп, чикләвек җыя. Очып кына йөри.
Шунда Зает бабасыннан сорый:
- Бабай, шундый матур, йомшак койрык тиенгә нәрсәгә икән? - ди.
Бабасы дәшми генә тиенгә ымлый, кара, янәсе. Зает бер тын бабасы белән шым гына тиенне күзәтеп утыра. Тиен чикләвек җыя да каядыр барып яшереп килә. Киткәндә, килгәндә, ботактан ботакка очканда, агачтан агачка сикергәндә койрыгы җәелеп китә, хәрәкәтләнә икән. Гүя аңа очарга ярдәм итә, хәрәкәтләрен тигезләп тора күк. Зает, шулай тиеннең ботактан ботакка, агачтан агачка очып йөрүен күзәтеп, бабасына:
- Бабай, тиеннең койрыгы руль кебек, сикергәч, тигез итеп ботактан ботакка очарга ярдәм итә шикелле, - ди.
- Әйе шул, улым Зает. Тиенгә койрык ул - руль шикелле, очарга ярдәм итә. Әле койрыгы аны салкыннан да саклый. Тиен йоклаганда койрыгы белән ачык җирләрен каплап йоклый. Койрык аны төрле ерткыч җанварлардан да коткара. Ник дисәң, ботактан ботакка сикереп, дошманнарыннан качарга ярдәм итә.
- Бабай, бүтән биредә чикләвек җыймыйк әле. Бу - тиен чикләвеклеге. Куркытмыйк аны.
Бабасы да килеште.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев