Көмеш кыңгырау

Әти кайтты...

Әйләнгечрәк булса да, өйләренә арткы тыкрыктан кайтты Алия. Урамнан барса, берәрсе очрап, хәл сораштыра башлар дип курыкты.

Битләре уттай яна, йөрәге сулкылдап тибә. Йөгерер иде, никтер аяклары тыңламый.

Әтисе кайту хәбәрен аңа, тәнәфескә чыккач, Хатирә апа җиткерде. Мәктәптә техничка булып эшли ул, Алияләрнең күршеләрендә генә яши. Алиянең әнисен яратып бетерми, юк-юкта әйткәләшеп торалар. Бу юлы йөзендә елмаю яткан иде Хатирә апаның.

Бәрәңге сабакларын аралый-аралый, өйләренә бакча артлатып кына менде Алия. Әнисен уйлады. Әтиләренең капка ачып керер көннәрен бергәләп көттеләр бит алар. Елый-елый, бөтен күз яшьләре кибеп бетте бугай инде әнисенең.

Әтисенең өйләреннән чыгып киткән көне әлегедәй күз алдында. Әнисенең чираттагы «буран»ыннан соң: «Кабат бу йортка әйләнеп кайтмам, көтмәгез дә, эзләмәгез дә», — диде дә югалды.

Әтисе эчеп кайткан көннәрдә андый «бураннар» еш була иде. Андый чакта әбиләре дә мыштым гына йөри, улын да, киленен дә якламый. Алия дә аларның кайсы хаклы икәнен аңламый. Күрше Хатирә апаның әнисенә: «Ирләр эчми тормый, сабыр булырга кирәк иде», — дигәнен генә ишетеп калды. Ә ник эчми тормый? Әтисе аек кайтканда, әнисе дә елмаеп кына йөри, уен-көлке белән генә сөйләшә. Әбисенең дә сүзе бетеп тормый. Тик әтиләре эчеп кайтса, йортка шыксызлык иңә. Андый чакларда күз күрмәгән, колак ишетмәгән якларга чыгып качасы килә Алиянең.

Әтисенең чыгып киткәненә елдан арткан иде инде. Кайдалыгын да белдермәде. Әнисе елады да елады. Әбисе ашау-эчүдән калды. «Күрми үләрмен инде», — дип борчылды. Тыштан тыныч кына яшәсәләр дә, аларның да араларында җылылык бетә баруын сизә иде Алия.

«Әти кайткан... Минем әтием кайткан...» Өй эчендәге шатлыклы ыгы-зыгыны күз алдына китереп: «Тизрәк... Тиз­рәк...» — дип ашыктырды ул үз-үзен. Күңеле җилкенә, йөрәге ашкына иде аның. Тиздән бик рәхәт тормыш башланачагына ышана ул.

Кыз баскычны атлап түгел, очып үтте. Менә-менә әтисенең кочагына атылыр. Берни дә сорашмас...

Тик... нәрсә булды соң әле бу?

Әнисе тәрәзәгә карап баскан, йөзе күренми. Әбисе җайсыз гына итеп урындык читенә килеп төртелгән. Сулыгып, бөрешеп киткән шикелле. Ә өстәл артындагы озын эскәмиядә әтисе белән таныш булмаган бер апа утыра. Өй эчен җан өшеткеч салкын тынлык биләп алган кебек.

—  Кил, кызым, күрешик. Менә апаң белән дә исәнләш.

Алия кымшана алмады. Дөньяның асты өскә килгәндәй булды.

—  Күрешик. Тагын кайчан очрашырбыз? Без озакка түгел бит. Менә ризалыгыгызны алырга гына кайттык.

Йөрәгенең бозга әйләнә баруын сизде Алия. Ризалык сорап кына эретеп булса икән ул бозны. Өлкәннәр хыянәтен шулай ансат кына кичереп булса икән...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: