Төгәллек
Фаил Шәфигуллиннан юмористик хикәя.
Ял көне.
Фәритнең әнисе бәйли башлаган оегын диванга ташлады да, аш пешерәм дип, кухняга кереп китте.
Фәрит, бармакларын бөкли-бөкли, мисал чишә калды. Бераздан әнисе Фәритне кухняга чакырып алды.
— Нәрсә, әни? — диде Фәрит, кухня ишегенә башын тыгып.
— Улым, карап кына менче, базда бәрәңге бетмәде микән? Бетсә, кибеткә чыгып керермен.
Өстәл астында утырган ак песи колакларын селкетеп алган арада, Фәрит базга төшеп чумды.
Көтә әнисе Фәритне, көтә әнисе, Фәрит чыкмый да чыкмый.
— Улым, нишлисең анда? Бәрәңге әллә бөтенләй беткәнме?
— Хәзер, әни!
— Улым, әллә йокладыңмы?
— Хәзер, әни!
— Улым...
— Әй әни, оныттырасың.
— Нәрсәне, улым?
— Хәзер, әни...
— Фәрит, дим, улым...
Менә берзаман баздан чәч-кашлары пәрәвез җепләренә уралып беткән Фәрит килеп чыкты.
— Әни, — дип шатланып кычкырып җибәрде ул. — Әни, безнең базда әле тагын 647 бәрәңге бар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев