Телефон... әй телефон!
Маратның телефоны югалды... Актармаган кесә, шкаф тартмасы калмады.
Диван-карават асларын әйткән дә юк инде! Суыткычка кадәр кереп чыкты малай. Ник бер җирдә булсын! Һәм шатлыгыннан «Ур-р-р-раааа!» кычкырып җибәрде!
– Ур-рр-рааа!
Ниһаять, югалган теге иске «Нокиа»! Әтисеннән, Ринат абыйдан, әнисеннән калып, мирас буенча Маратка күчкән, төймәләре юньләп эшләми дә торган - туйдырып бетергән те-ле-фон! Хәзер мондый телефоннарны экспонат итеп музейга бирсәң генә инде.
Аларның өченче сыйныфында барысы егерме укучы - ун кыз да ун малай. Һәркемдә - телефоннарның менә дигәннәре. Дамир белән Наилдә - смартфон, Алия белән Наиләгә дә алганнар, ә Альбинада - айфон ук! Самира булып Самирага да туган көненә айпад бүләк иткәннәр. Хурлыгыңнан егылып үләрсең, билләһи! Бер Марат калды үзенең «Нокиа»сын кочаклап.
Ул көнне әнисе эштән бик борчылып кайтып керде.
– Ничә тапкыр шалтыраттым! «Недоступен» да «недоступен». Әллә ниләр уйлап бетердем... - дип, Маратны кочаклап ук алды.
– Телефон югалган... - диде малай, ишетелер-ишетелмәс кенә.
– Борчылма, улым...
Борчыламы соң! Ярый әле югалган, рәхмәт төшкере! Аннан ничек туйганын Марат үзе генә белә лә!
– Ипотека түлисе булмаса, әллә кайчан яңаны алган булыр идек тә...
Әнисе малайга бик-бик кызганыч тоелып китте.
Ипотека! Шул сүз көненә ничә тапкыр кабатлана торгандыр! Тимераяклары әллә кайчан тузып беткән. Яңаны алырга кирәк! Җавап бер - ипотека! Куртканың җиңнәре исә - терсәктән! Тагын - ипотека! Равил әнә җәй буе гироскутерда җилдерде, ә Маратта исә абыйсының күгәреп беткән велосипеды... Һаман да шул бер - ипотека! Күрәлмый Марат ипотеканы!
Ул борынын тартып куйды.
Бер уйласаң, ул ипотека дигәннәре бер дә начар нәрсә түгел инде. Маратларның фатирлары - болы-ы-ын кадәр. Өч бүлмәле! Хәзер абыйсы армиягә киткәннән бирле, берүзенә - бер бүлмә! Ул балконны күрсәң! Элек яшәгән малосемейка кадәр - ике диярлек! Менә шул!
... – Ә-ә-әйй! Ипотека дип инде! Телефонсыз йөреп булмый ла. Алырбыз, улым!
Марат үз колакларына үзе ышанмады. «Алырбыз, ди!»
– Туган көнеңә дә күп калмады... Алгач-алгач, шәбрәген карарбыз инде...
Менә бу, ичмасам, яңалык!
Малай атна буе очып кына йөрде. Тиздән, бик тиздән килеп җитәчәк туган көнне көтүләре үзе бер рәхәт икән бит. Тик...
Каһәр суккан «тик»! Шугалакка барам дип җыенганда, тимераяк ботинкалары эченнән теге «Нокиа» килде дә чыкты. Җитмәсә, әнисе күреп торганда! Малайның авыз-борыны шунда ук салынып төште. Әнисе генә куанып көлеп җибәрде:
– Менә бит! Эзләгән - тапкан ди...
Икенче көнне теге «Нокиа», өйдә берәү дә юк чакта, өченче катның балконыннан түбәнгә «очты». Телефон сукмак буендагы кар көртенә чумгач, Марат җиңел сулап куйды.
– Котылдым!
Көндез күктә ялт итеп язгы кояш балкыды. Кар көртләре дә җыйнакланып, кечерәеп калды. Сукмак буйлап килүче карт - Маратлар күршесендәге пенсионер бабай - зәңгәр «Нокиа»ны кардан тартып чыгарды...
Кичен әнисенең телефоны чылтырады.
– Исәнмесез! Здравствуйте! - диде таныш түгел ирләр тавышы.
– Исәнмесез! - диде әнисе, дулкынланып.
– «Мама» дигән төймәгә баскан идем... Менә сезгә туры килдем... Сезнең кызыгыз югалткандыр бу телефонны...
– Улым... - диде әнисе.
...Хикәянең дәвамын син үзең дә бик яхшы күзаллыйсың, укучым.
Шулай да минем бер соравым калды. Телефонны балконнан ыргытканда, әнисе алган өр-яңа айфонның шкаф тартмасында ятканын Марат белдеме икән?
Ә син ничек уйлыйсың?
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев