Көмеш кыңгырау

Әтәч

Мин якынайган саен, әтәч баруын дәвам итә. Нәрсәгәдер мине әйдәкли...

Көн караңгыланып килә, ә безнең тавыклар ку­наклау түгел, бакчадан чыгарга да уйламыйлар. Якты күздә кунакларга күнеккән тавыкларның ке­тәккә керергә ашыкмаулары гаҗәп тоелды. «Кар астыннан әле генә чыккан кара җирдә тибенүдән аерыла алмыйлармы, әллә башка сәбәп бармы?» — дип уйлап, мин аларны чакырырга керештем. Та­выш ишетү белән башка чакта йөгерешеп килә тор­ган тавыклар минем тавышны чалымга элмәделәр. Бакчага кереп куып чыгарырга туры килде алар­ны.

Тавыклар кетәккә керделәр, ни өчендер әтәч кире борылып йөгерде. Бераз барды да туктап миңа ка­рады. Борып алып килү нияте белән аның янына атладым. Мин якынайган саен, әтәч баруын дәвам итә. Нәрсәгәдер мине әйдәкли...

Бакча артындагы койма янына барып җиткәч, әтәч туктап калды. Бу юлы мин якынлашкач та кит­мәде. «Әтәчнең кыланмышы юкка гына түгел, нәрсә бар икән?» — дип игътибар беләнрәк карасам, өнсез калдым: койма ярыгына бер тавыгыбыз кысылган. Тыпырчына торгач, хәлсезләнеп беткән. Әтәчнең сә­ер хәрәкәте шушында гына аңлашылды. Тавыкны коткарттырасы килгән аның.

Мин тавыкны азат иткәч, әтәч куанычыннан рә­хәтләнеп сикергәләде, «ку-ку» килеп, нәрсәдер аң­латырга теләде. Рәхмәт әйтүе булгандыр.

Озак кысылып торудан тавык тәмам оешкан, ат­лар чамасы калмаган. Мин аны утарга чаклы кү­тәреп алып килдем. Ә әтәч, башын югары күтәреп, күкрәген киереп, горур атлап, минем арттан иярде. «Ярый мин булдым, ярый мин күрдем» , — дип мак­тана кебек иде ул.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: