Көмеш кыңгырау

Яр Чаллы шәһәре

Әдәби сәхифә

Тау битендә күләгә

Зәңгәр күлмәкле ма­лайлар белән түгел, майкалы малай белән очрашудан кур­ка идем мин бу минутта...

Җем-җем килеп, сизелер-сизелмәс кенә агып яткан инешнең бер ягында авыл, икенче ягында битләре ер­маклар белән телгәләнгән текә тау.

Тын. Рәхәт. Шәһәр шау-шуыннан соң бигрәк тә. Бер рәхәт төшкересе инеш буена гына утыргыч та ясап куй­ган. Тау башындагы төпсез зәңгәрлектә яисә инеш тө­бендә төрле төсләргә кереп ялтырашкан йомры ташлар­га карап уйланып утыр да утыр шулай бер көе.

Тик көзге табигать белән озак хозурланып утыра алмадым — якында гына шатланышып сөйләшкән тавыш­лар ишетелде. Мин борылып карадым: бәрәңге бакчасы буендагы сукмактан инешкә таба өч малай төшеп килә иде. Алдагысы ни өчендер кулын югары күтәргән. Әһә, аның кулыннан җеп сузылып килә икән. Малай үзе аяк астына карамый да диярлек. Күзләре гел һавада. Артта­гы малайларның баш очларында лапас түбәсе чаклы кә­газь очырткыч тирбәлә. Алары да җиргә карамыйлар, аларның күзләре очырткычта.

Әллә кайдан күренеп тора — бу сукмактан беренче генә тапкыр узулары түгел малайларның.

Алай, аңлашыла — көне буе эш белән мәшгуль бул­ган икән болар. Хәтта күлмәк изүләрен каптырырга да вакытлары булмаган. Үз эшләреннән канәгать икәнлек­ләре бер-берсенә сөенеп сүз катуларыннан, көлешүләреннән үк күренеп тора.

Алдагы малайның кулындагы җеп, — кәтүккә чор­налган булган, ахры, — һаман озыная бара.

Очырткычлары, чыннан да, сокланырлык икән малай­ларның — үзе зур, үзе төрле төсләргә буялган. Канатла­ры оча торган балыкны да, әкияттәге лачын-кошны да хәтерләтә. Аз гына җил иссә дә, күккә очып менеп китәм дип тора. Малайлар үзләре куаклар арасына кереп күз­дән югалгач та, кызыллы-сарылы яфраклар арасыннан әллә ничә тапкыр агарып күренде әле аларның очырт­кычлары.

Малайлар тау битенә барып менгәч кенә күземә ча­лынды: алар өчесе дә бертөсле зәңгәр күлмәктән икән. Кем белә, үскәч очучы яки космонавт булырга хыяллана торганнардыр, шәт, алар.

Алдагы малай биеккәрәк менгән саен, очырткыч та югарырак күтәрелде. Малайлар тауга каршы йөгерә баш­ладылар. Очырткыч тагын да текәрәк юнәлеш алды, тик һава бушлыгына туры килде бугай — кинәт кенә янтаеп, кызгылт ермак буена кадалып төште. Малайлар, йөгере­шеп килеп, очырткыч өстенә иелделәр. Миңа хәзер алар­ның тавышлары ишетелми, яшькелт-сары тау җирлеген­дә генә олы зәңгәр чәчәктәй балкып күренә иде.

Очырткычның канаты-фәләне имгәнгәндер, ахры, шак­тый озак бер урында әвәрә килделәр малайлар. Ниһаять, аларның берсе — озыны бугай — кулын өскә күтәреп, янә тау түбәсенә йөгереп менеп китте. Очырткыч башта ермак буенда калган малайлар биеклегендә бер яктан икенче якка чайкалып торды. Аннары капыл гына юга­рыга ыргылды, канатларын җәйгән серле кошка охшап, зәңгәр күк гөмбәзе буйлап йөзеп китте. Көзге тынлыктан изрәп утырган авыл, ука киемле тал куаклары, алтынсу-яшькелт тау сырты һәм төпсез зәңгәрлек... Шул зәңгәрлектә, биектә-биектә, салмак кы­на тирбәлгән аксыл очырткыч... Аннары тау буенча си­белешеп йөгерешкән зәңгәр күлмәкле малайлар. Карап утыра-утыра, миңа алар үзләре дә алтынсу-яшькелт тау битенә төпсез зәңгәрлектән очып төшкәннәрдер сыман тоела башлады.

Серле очырткыч төпсез зәңгәрлектә әнә шулай әйләнеп-әйләнеп йөрер дә салмак кына тау түбәсенә төшәр һәм, малайларны утыртып, янә һавага күтәрелер.

Шул вакыт кинәт минем күңелдә дә очырткыч җебен тотып карау, кулларымда аның тарту көчен тою теләге уянды. Мондый очырткычлар ясый белми идек бит без бәләкәй чакта... Без бәләкәй чакта куәтле реактив само­летлар да, космик кораблар да юк иде бит әле... Бу ма­лайлар егет булып җиткәндә, нинди очкычлар йөзәр икән галәм океаннарында, нинди ераклыкларны, нинди биеклекләрне буйсындырыр икән кеше акылы, кеше хыялы?..

Мин әнә шундый уйларга чумып утырганда, бакча кир­тәләре буеннан, кача-поса, янә бер малай йөгереп узды. Кепкасының алдын артка әйләндереп кигән, көн инде кич­кә авышып баруга карамастан, майкачан гына, оекбаш балтырларын да, балак очларын да тигәнәк сырган. Ар­гы урамнан ук йөгереп төшкәнгә охшый бу малай — йө­зе кызарган, борын очы дымланган. Тау бантына текәл­гән күзләреннән астыртын көлемсерәү сирпелмәсә, игъ­тибар белән карамаган да булыр идем мин аңа. Әнә бит, зәңгәр күлмәкле малайларның күзләрен күрми дә кал­дым. Хәер, аларның бөтен барлыклары — көлешүләре, хәрәкәтләре, кыяфәтләре — һәммәсе-һәммәсе шатлыктан гыйа гыйбарәт иде...

Майкалы малай тал куаклары арасына кереп китте. Мин аның инеш аръягында күренүен көттем. Ләкин майкалы малай беркайда да күренмәде, суга төшкәндәй юкка чыкты.

Югалмагае, нигә кирәге бар соң аның миңа! Куаклар арасында бозауларына үлән җыя торгандыр әле.

Очырткыч һаман да тау башындагы төпсез зәңгәрлек­тә тирбәлә. Ләкин хәзер инде ул баягыдан түбәнрәк төш­кән һәм зәңгәр күлмәкле малайлардан шактый еракка тартылган. Малайларның озыны тау сыртының иң биек урынына менеп баскан, кулларын әле тегеләй, әле болай әвеш-тәвеш китерә. Әйтерсең лә шаян көйгә бии.

Ләкин очырткычның күтәрелер исәбе юк иде бугай инде. Ул һаман да түбәнәя, һаман да ермак ягынарак авыша бара.

Хәер, озын малай барыбер ермакка төшәргә ирек бир­мәде очырткычка. Үзе менеп баскан биеклек өстендә әр­ле-бирле йөгергәләп, кулларын жонглер сыман җитез хә­рәкәтләндереп, очырткычны, канатларын кыегайттырмый-нитми, яр читенә төшеп кунарга мәҗбүр итте.

Шул чагында ермак эченнән тауның нәкъ очырткыч агарып яткан турысына майкалы малай килеп чыкты. Килеп тә чыкты, очырткычны сөйрәп, яр астына төшеп тә китте.

Зәңгәр күлмәкле малайлар күрми дә калдылар инде әллә? Юк, күрделәр бугай — өчесе өч яктан җай гына атлаган җирләреннән кинәт кубарылып йөгерә башла­дылар. Яр читенә җиткәч тә тукталып тормадылар, йө­гергән уңайга яр астына сикереп югала бардылар.

Яр астындагы хәлләрдән мин, әлбәттә, хәбәрдар түгел идем. Шактый вакыттан соң гына яңадан күренделәр зәң­гәр күлмәкле малайлар тау битендә. Тик бу юлы теге, зур, серле кошка охшаган очырткычның берничә кисәккә өзгә­ләнгән канатлары гына иде инде аларның кулларында.

Өч малай бер урынга җыелышып нәрсә турындадыр сөйләшеп тордылар да кайтыр юлга борылдылар. Мин аларның түбән иелгән башларын, салынган иңнәрен аер­мачык күрдем. Якты тау битенә дә, малайларның күк төсле күлмәкләренә дә шәрә бакчалардан кинәт кенә ка­ра күләгә төшкәндәй тоелды. Урынымнан торып авыл эченә таба атладым. Көз кояшы шактый түбән тәгәрәгән икән — аркамны салкын дулкын чымырдатып узды.

Мин адымнарымны кызулаттым. Зәңгәр күлмәкле ма­лайлар белән түгел, майкалы малай белән очрашудан кур­ка идем мин бу минутта.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев