Татлы шалкан
Урамда уйнап йөргәндә, Фиркатьнең бик тә шалкан ашыйсы килеп китте.
Ул Алсу апаларының бакчасында үсә торган шалканнарны исенә төшерде дә шунда йөгерде. Алсу апасы бакчада, авырткан аягын кичке кояш нурларында җылытып, оек бәйләп утыра иде. Ул малайны шунда ук күреп алды.
— Фиркать, үскәнем, хәлемне белергә килдең мәллә? — диде.
Малай оялып куйды.
— Алсу апа, шалканнарыгыз шиңеп утыра ич! — диде ул.
— Ай-һай, энем, үткен дә соң күзләрең...
— Су сибимме үзләренә?
— Сип әле, сип, энем! Корып-кибеп, сусап ятмасыннар.
Фиркать апасы янында торган лейканы алды да шалканнарга, кыярларга, суганнарга ашыга-ашыга су сибә башлады. Суны сибеп бетергәч, янә шалкан түтәлләренә күз салды. Көне буе кояш эссесендә әлсерәп, шиңеп беткән шалкан яфраклары күзгә күренеп тернәкләнеп, яшелләнеп киткән иде. Түтәл читендәгелсре, сары түшләрен кояшка куеп, йолкып алып ашаганны көтәләр сыман тоелды.
Фиркатьнең авызыннан сулар килде. Ул:
— Апа, түтәлләрегезгә суны күп итеп сиптем... Шалканнар тагын да зуррак булып үсеп китәрләр, — диде.
Апасы, елмаеп:
— Шулаймыни, энем. Хәзер үзеңә карап торган иң зур шалканнан авыз ит инде, — диде.
Фиркать, шатлыгын сиздермәскә тырышып, түтәл читендәге зур, сары түшле шалканның яшел яфракларын учлап, йолкып алды. Тик ни күрсен, аның шалканына ияреп тагын бер йомры гына шалкан ияреп чыккан. Малай, каушый төшеп, Алсу апасына карады. Ә ул, көлеп:
— Күрәсең, алар үзләренә су сипкән өчен, сине яратып, парлап чыкканнардыр, энем. Тәмле итеп аша әле үзләрен, — дип, малайның аркасыннан сөйде. Фиркать Алсу апасына рәхмәт әйтте дә, тәмле шалканын ашый-ашый, урамга чыгып йөгерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев