Көмеш кыңгырау

Ташландык

Басу тынып калган. Табигать кышка әзерләнә. Агач ботакларына сарылган сыкы урманны җемел­дәвек ап-ак төскә манган.

Юл буендагы салам эскертләре дә, бәс белән капланып, кышкы төскә кергән. Якын-тирәдә шылт иткән тавыш ишетелми. Әйтерсең күз күреме белән генә иңләрлек шушы ба­суда бер җан иясе калмаган.

Чү! Нәрсә бу?

—  Ми-яу!

Песи баласы тавышы ич бу! Ярдәм көтеп, күп­тәннән бирле ялваруыдыр, мөгаен, кычкыра торгач, тамагы карлыккан. Өшегән аякларын алмаш-тилмәш күтәрештереп бераз тора да эскерт әйләнәсе буйлап китеп бара. Башка юлны белми ул.

—  Ми-яу, мияу!..

Җавап бирүче юк. Ачыгудан чыдый алмаслык хәлгә төшкән. Тамагын үзе туйдырырга өйрәнмәгән шул әле ул. Анасы тоткан тычканнарны гына авыз иткәне бар. Аның бар белгәне — ана җылысы, ана сөте, арыганчы уйный торган өй идәне.

—  Ми-яу-у-у!

Көзге салкын песи баласының буынына төшкән. Күшегүне бераз басу өчен җылыну урыны — эскерт кырыендагы кечкенә генә тишек. Бүгенге төнне дә шунда үткәрде ул. Менә хәзер дә шунда кермәкче. Тишеккә борынын төртте. Ятагын иркенәйтерлек хәле калмаган аның. Барыбер эчкәрәк үтмәкче. Хәл­сез аяклары белән тырмаша, мескен... Ни булды? Аны кинәт сыртыннан эләктереп алдылар. Песи ба­ласы, бар көчен җыеп, «һөҗүм итүче» белән тарткалашмакчы иде, ләкин, җылы кулны тоеп, эреп төште. Хәер, карышырга аның хәле дә юк иде инде.

— Өшедеңме? Кайсы миһербансызы монда ките­реп ташлады сине? — дип, коткаручы аны түшенә кысты. — Мин Нияз булам, ә синең исемең ни­чек?

Песи баласы кеше телен аңламый. Зур соры күзләрен томырылдырып малайга карый да куен җылысына эреп мырылдарга керешә.

Песи баласы төнне кайгысыз үткәрде. Җылы сөт эчерделәр. Өйдә зур песи дә бар иде. Таныш тү­гел. Савыты янына якынлашкач, тарсынып ыслап алган иде, үзенә аерым чәркә куйгач, кечкенә песи­не күрмәмешкә салышты. Өйдәге кешеләр арасын­да гына шау-шулы сөйләшү булып алды. Хуҗа хатынның, үзенә бармак белән күрсәтеп, малайга нидер кычкыруыннан песи баласы сүзнең үзе ту­рында баруын чамалады. Ниндидер шом сизенеп, шыпан-шыпан гына атлап, мич астындагы тишеккә якынайды.

—  Өйдә песи фермасы ачабызмыни? — ди хатын ачулы тавыш белән.

Нияз үзенекендә тора:

—  Кызганам. Анда илтсәм өшеп үләчәк ул! — ди.

—  Теләсә нишләсен. Каян таптың, шунда илтеп ташла! — Хатынның соңгы сүзе шул. Өйдә ир кеше дә бар. Ул сүзгә сирәк кушыла, хатынын тынычлан­дырырга тели.

Ут сүнде. Җылы мичкә сыенып, песи баласы тат лы йокыга талды. Иртән ул уянганда, өйдә хатын гына йөренә иде. Башкаларның чыгып китүләрен сизми калган. Салкында ике тәүлеккә якын ач, йо­кысыз йөрүнең галәмәтедер инде. Тамак ялгау исәбе белән ул кичәге чәркә янына килде. Аңа тутырып аш салынган иде.

—   Гел корсактан гына торасыңдыр, билләһи. Үзе йодрык кадәрле генә, ә бер чәркә ашны сук­тырды да куйды, — дип сукранды хатын, песи са­выт төбен ялаганда. Үзе хакында җылы сүз әйтә дип уйлап, песи баласы иркенләп киерелеп алды. Рәхмәт йөзеннән, хуҗабикәнең аягына сарылып аласы килде. Бу кыланмыш хатынны чыгырдан чыгарды: — Ай, хәшәрәт! Хәерчегә якты чырай күрсәтсәң, ямаулык сорый, диләр, чистый ач хәерче икәнсең! — дип, аны тибеп җибәрде. Кабыргасы чамасыз авыртса да, ятимнәргә хас түземлелек күрсәтеп, мич астындагы тишеккә кереп шылды песи баласы. Көндезгә чаклы урыныннан кузгал­мады. Кичкырын гына таныш тавыш ишеткәч чы­гасы итте. Күренүе булды, аны шундук эләктереп алдылар.

Тагын таныш куен. Алар тышка чыктылар. Песи баласы нидер сизенә: тагын салкын камыл арасы­намы, әллә башка җылы урын таптылармы? Карлы эскерт төбен күз алдына китергәч, песи баласы кал­тырана башлады. Күзенә яшь бәреп чыкты.

Нияз ерак китмәде. Кечкенә бер өйне ачты да песи баласын эчкә ыргытты. Борынга бәргән истән песи баласы биредә ризык пешерелүен чамалады. Тыштан ара-тирә сыер мөгрәгән, сарык мәэлдәгән тавышлар ишетелеп куя. Ферма тирәсе булырга тиеш бу.

Юан торба янында җылы урын табып, песи ба ласы шунда түмкәйде. Йокыга китә алмыйча апты рап бетте. Ашыйсы килә башлады. Идәндә пешкән кабыклы бәрәңгеләр күренештерә күренүен. Әмма тәмле аштан соң аңа барып капланасы килми. Тик ачлык үзенекен итте, ул барыбер кабыклы бәрәңге­не кимерергә мәҗбүр булды. Тамак ялгагач, йокы басты.

Ишекнең шыгырдап ачылу тавышына түбәсенә таш төшкәндәй сискәнеп уянды песи баласы. Ят кешене күреп качмакчы булды, ләкин кереп посу өчен уңайлы урын күзенә чалынмады. Кергән ир аны, сыртыннан каптырып алып, тышка чыгарып ыргытты. Песи баласы төнлә яуган кар эченә кереп чумды.

—  Ми-яу-у-у! — «Мин мәхлукка кая сыенырга соң?» — дип өзгәләнеп елый кебек иде ул.

Нияз төн йокламады. Оеп китәм дигәндә дә сис­кәнеп уянды. Иртәнге ашавының рәте булмады. Мәктәпкә дә теләр-теләмәс кенә китте.

—  Әллә чирләдеңме? — дип хәвефләнеп калды әнисе аның артыннан.

Малай эндәшмәде. Мәктәптән бөтенләй кәефсез кайтты.

—  Ни булды? — дип сорады ана, куркуга төшеп.

—  Икеле алдым...

—  Гомер булмаганны сөйләмә!

Нияз башын түбән иде. Бит очлары дерелдәп куйды, иреннәре калтырады. Шул ара битен ике учы белән каплап кычкырып елап җибәрде.

—  Нәрсә булды, улым? Әллә авырыйсыңмы?

—  Юк.

—  Нигә елыйсың?

—  Кичә илткән песи баласы елап калды, шуны кызганам, — диде Нияз, ярсый төшеп.

—  Песи баласы ничек елый белсен? Каян чыккан сүз ул? — дип, баласына ул-бу булмагае дип шик­ләнә төште ана.

—  Елый икән шул! Күзләреннән яшь акканны үзем күрдем, — дип, сүзендә калды Нияз.

— Песиебез бар бит инде. Иптәш малайларыңның берәрсенә кирәкмиме соң? — диде ана, улын тыныч­ландырырга теләп.

—  Алар песи, эт баласы белән уйнарга гына яра­талар. Аннары, ялыккач, теләсә ничек җәберлиләр, теләсә кая ыргыталар. Үтергәннәре дә бар.

—  Ә син кызганасың ал арны, әйеме?

—  Минем беркайчан да эткә, песигә сукканым юк. Яклаучысыз бит алар, мескеннәр.

Анага уңайсыз булып китте. Кичә песи баласын типкәләгәне өчен кыенсынды, бу хәлне Ниязның күрмәвенә сөенде.

—  Үзең тәрбияләп үстерерлек булсаң, алып кайт, алайса, — диде ана, бәгыре йомшап. Малаеның кү­ңелен китәсе килми иде аның.

—  Карыйм, карыйм! — дип, кош тоткандай сөе­неп, ферма ягына чыгып йөгерде Нияз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: