Тәмле сүз
Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм.
Әбиемнең һаман әйтә торган бер сүзе бар: — Балакайларым, тәмле телле, тәмле сүзле булыгыз. Тәмсез телле булсагыз, үзегезне берәү дә яратмас, — ди.
Нинди була икән ул тәмле сүз? Ул бит конфет та, прәннек тә түгел. Аны ашап карап булмый бит. Мин үзем белгән төрле сүзләрне әйтеп карыйм: «Әти, әни, күмәч, ипи, бир, кил, кит, матур, кечкенә, зур, акыллы, ал, кызыл, зәңгәр, ат, сыер, кәҗә...». Сүзләр бик күп инде ул. Зур үскән саен аларны күбрәк беләсең. Тик менә әбием әйткән тәмле сүз нинди була икән соң?
Менә беркөнне безгә кунак апа килде. Ул миңа бик матур курчак алып килгән. Курчакның күзләре зәп-зәңгәр. Миңа карап торган шикелле. Чәчләрен укучы кызлар шикелле итеп үргән. Күлмәге зәңгәр ефәктән тегелгән. Мин курчакны алгач, рәхмәт, апа, дидем. Ул миңа: «Дәү үс, акыллым», — диде. Безнең өйдә иптәш кызым Рәисә дә бар иде. Бу курчакка ул да бик кызыкты.
— Гөлкәй, курчагың бик матур икән, — ди миңа Рәисә.
— Матур шул, кунак апа китерде, әйдә бергә уйныйбыз, — дидем мин аңар. Без икәүләп курчак уйный башладык.
Рәисә курчагымны уенчык диванга утырткан иде, ул авып китте. Минем ачуым килде.
— Кит әле, шулай утырталармыни аны, юләр. Бир, үзем утыртам, — дип, мин курчакны тартып алдым.
Кунак апа да, әни дә ялт итеп безгә карадылар.
— Абау, шулай сөйләшәләрмени! — дип шелтәләде мине кунак апа. — Бик начар гадәт бит бу. Курчак өчен рәхмәт әйткәч, мин сине бик тәмле телле дип уйлаган идем. Син шундый тәмсез телле дә буласың икән.
Әнием дә минем өчен оялды, бите кып-кызыл булды. Ул тиз генә ике кулымнан тотып алды да:
— Хәзер үк дустыңнан гафу үтен,— диде.
— Гафу ит, Рәисә! — дидем мин, аска гына карап.
Рәисә сөенеп китте. Көлеп җибәрде. Без тагын рәхәтләнеп уйный башладык. Хәзер инде мин тәмле телнең нәрсә икәнен беләм. Моннан соң беркем белән дә тупас сөйләшмәм.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»
Нет комментариев