Көмеш кыңгырау

Табылдык

Авыл эте турында бәян. Авторы - Минзифа Әхмәтшина.

Сеңелем яши торган авыл бездән өч чакрым ераклыкта. Ике  арада зур терлекчелек комплексы булганга,  вахта автобуслары йөри-йөрүен, тик мин җәяү барам. Табигать  матурлыгына  сокланып, аның белән сөйләшеп-серләшеп атлауга ни җитә!

Урамда көз. Ноябрь урталары. Күңелем белән бик боек кеше булмасам да, табигатьнең әнә шундый елак чагын ныграк яратам. Мине егарга тырышып искән җил, карлап-бозлап яуган яңгыр күзләрне йомдыра. Шатлана-азаплана атлыйм. Машина юлыннан да түгел, ферма эшчеләре салган сукмактан, сөрелгән  басу аша.

Көтмәгәндә әллә каян алдыма бер эт килеп чыкты.  Чыланып беткән гәүдәсе урталай бөгелгән, озын йоннарына боз каткан… Мине күргәч, бераз тукталып карап торды. Аннан: бу апаның үз хәле дә ярыйсы гына икән дипме, юлын дәвам итәр өчен читкәрәк чыкты. Аңа таба борылуымны күргәч, күзләрен мөлдерәтеп  тик карап тора.

 Ә мин:

– И, канатым! Нишләп йөрисең? Кемнеке соң син? – дип алдына чүктем. Йомшак итеп эндәшкәч, яныма ук килде.

Исемең ничек соң синең? – дип башыннан сыйпаган идем, елаганга охшаган тавышлар чыгарып, аягыма ук сырпалана башлады. 

Аның күзләре: «Эх, сөйли белсәмме?» – диләр кебек иде. Иясез һәм беркемгә дә кирәкмәс җан икәнен  аңладым. Чөнки халыкта мондый чакта адәм баласы  урамга этен дә чыгармый, дигән хак сүз бар.

Әллә ни аермасам да, этнең затлы  нәселдән  икәнен чамалыйм. Кара төстә. Башында борын өстенә кадәр җәелгән ак тап бар, шундый ук ак таплар койрык очында да, арт аякларының тәпи өлешендә дә бар. Матур инде. Яратам шул этләрне. Әби мәрхүмәкәем  дә:

– Этләрне яратырга кирәк. Алар безне үлгәч тә иң беренче каршы алучыларыбыз.  Олы юлга чыкканда да, эткә ипи биреп чыгыгыз, исән-сау йөрсеннәр дип, теләк  теләп торырлар, – ди  торган иде. 

Хәер, мин генә  түгел, балалар да күптән инде эт алып кайту турында сөйләнәләр.

– Әй, кайту юлым булса, ияртеп кенә китәр идем үзеңне. Мин кайтканчы берәр җиргә посып тор әле син, дускай, яме? – дидем дә юлымны дәвам иттем.

Бозлы яңгыр белән «сугыша-карыша» барып җиткәч, апа – сеңел   сөйләшеп байтак утырылган. Кайтыр юлга чыкканда  көн инде кичкә авышкан,  карлы яңгыр да туктаган иде. Каршыма аркасына зур сумка аскан, кемне күрсә дә кушамат тагучы, аръяк урамнан Патый Галие килеп чыкты:

– О-о, дама с собачкой, – диде дә, минем бер дә сөйләшәсем килмәгәнлеген сизептер, олы сумкасын җиргә куеп,  туктап калды. «Ә нигә, с собачкой?» 

Ялт итеп артыма борылдым һәм ни күрим: артымда баягы эт!   Димәк, күрше авылга ук артымнан барган да, инде минем арттан  кайтып килә. Менә, әйт син хайваннарны  аңламый дип!

И, дустым, кайда булдың соң син? – дия-дия, кабат башыннан сөйдем.

Ул бер алдыма, бер артыма төшеп йөгерәөгерә өйгә хәтле кайтты.  Сез аның сөенгәнен күрсәгез иде!  Иртән күргәндәге  салынып төшкән колаклары да матур итеп тырпайганнар. Күзләре ут янып балкып тора. Коры чүпрәк-чапрак алып чыгып, бозга каткан йоннарын сөртештердем дә, астына салам салып,  коры урынга,  абзарга ябып куйдым. 

Әй, балаларның шатлыгын язып кына аңлатып та булмас кебек Йөгерешеп чыгып җылы сөт белән сыйладылар үзен. Берсе аны җылытырга «грелка» сорый, икенчесе мендәр чыгармакчы!

 Икенче көнне үк  матур «өй»ле дә булды этебез. Чылбыры  да табылды. Ак таплары аз  булса да, эткә  Акбай исеме кушкан улыма:

Ярый, улым,  кара эткә андый исем кушучы юктыр, югалмас, – дидем. 

Акбай бик  акыллы  булып чыкты. Көтү чыгарга әле иртәрәк булганлыктан, барлык маллар йортта. Аларны ишек алдына кояшка чыгарабыз. Ул чагында Акбайны да бәйдән ычкындырабыз.   Сыер, бозау, сарыклар белән мәш килеп куышлы уйныйлар, йөгерә-йөгерә абзарга ябарга да булыша ул.

Кышкы суык көннәрнең берсендә, этнең елап-елап өрүенә уянып чыксам, сыер бозаулаган. Акбай искәртмәгән булса, бозау туңып үләр иде. Үзенчә: «Мине дә урамнан алып кайтып сыендырдыгыз, хәзер үзем дә сезгә булышырга тиеш», – дип уйлавы  булгандыр. 

 Акбай ана эт иде… Март башларында, бөтен урам балаларын сөендереп, берсеннән-берсе матур алты бала китерде. Ул аларның матурлыклары, ул йомрылыклары, йомшаклыклары! Бөтен бала мәктәптән кайта да, туп-туры безгә! Күтәреп тә йөриләр, өйгә дә алып керәләр.

Май аенда этләр хәтсез үстеләр. Ишек төбендә аяк киеме калдырыр хәл юк: йә сарайда, йә урамда булыр! Барысын да бәйләп куеп та булмый. Иртә-кичен сыер саварга дип чыксаң, аякка уралып йөриләр, сөт салуыңны көтәрлек чамалары калмый.

Бик күңелле, бик рәхәт булса да, этләр үсә барган саен мәшәкатьләре арта гына торды. Ә бер көнне күрше Әсма әби кереп:

 – Балакаем, бу сезнең этләр эше инде. Ачуланасым да килми, тик болай да әйбәт түгел бит, – диде  хафаланып.

– Нәрсә булды соң? –  дим. 

Яшел чирәм ашасыннар дип, бакча артына  үрдәк бәбкәләрен чыгарган булган. Ә ике арада койма астыннан чыккан берсен этләр эләктергәннәр…

«Күрше хакы – тәңре хакы», диләр. Эт  дип,  күршеләр белән ачуланышып яшәп булмый бит инде. Алай гына да түгел, маэмайлар белән уйнарга дип  килгән балаларның өйгә кайтмый йөдәтүләре әти-әниләрен чыгырыннан чыгарды. Бердән – көне буе өйдә юклар, икенчедән – теләсә кая йөргән эт балаларын күтәреп, пычранып кайталар. Авыл халкына, бала-чагага: «Эт кирәксенүче юкмы?», дип тә карадык. Гөнаһсыз хайваннарга  тиеп тә булмый. Нишләргә дә белгән юк...

*****

Көннәр үтә торды. Ә беркөнне… Май азакларында,  совхоз җирләре чәчелеп беткәч,  хуҗалык  бакчаларын сукаларга  да чират җитте. Ындырда бакча бүләләр. Ул олы бер җыен. Яше-карты, бала-чагасы - барсы да шунда. Без дә киттек. Балалар  үзләренә яхшы ук ияләшеп беткән эт баласы Тырнакны да алдылар.

Бакчаның әйбәте эләкте, сулык-уйсулык түгел, иртәгә утыртырга да була. Бер башыннан икенчесенә таякчыклар куеп, сөенешеп кайтып киттек.  Һәм ни күрик, йортта калган эт балаларыннан да, Акбайдан да җилләр искән! Берсе дә юк. Балалар борчылып өй алларын, урам-тыкрыкларны  карасалар да, этләр күренмәде. Тик малай кеше тынычланамы соң?  Бик озак йөреп кайтты Айрат – күрүче булмаган.

Караңгы төште, йокларга яттык. Балалар да, үзем дә йокламыйм. Күземне генә йомам, әллә ничек саташып уянып китәм. Торам да тагын тәрәзәгә үреләм. Йортта ялгыз калган  Тырнакның гына шыңшып елаганы ишетелә.

…Ике атналап вакыт үтте. Әлеге вакыйга әкрен генә онытыла барса да, күзләребез һаман этләрне эзләде. Тырнакны чылбырга куйдык, хәзер ул өй саклый, «ләңәң» итеп өргән була. 

Беркөнне әкерен генә эштән кайтып киләм, ишек алдындагы баскычта салмышлыгы белән дан тоткан Әмир абзый  утырып тора. Мине күрү белән, кычкырып елап җибәрде:

– И, канаткаем, берүк ачуланма! Ачулансаң да тыңлап тор әле. Беркөнне,  баш төзәтерлек берәр нәрсәсе юкмы икән дип,  күршеләрегезгә кергән идем.   «Менә шул этләрне берәр кая олактырсаң, бер «читәй» бирәм!» – диде. Сезнең өйдә кеше кара күренмәгәч, этләрне капчыкка тутырып, «Мөгез»  малае Рәмиснең   чүп төягән арбасына салып җибәрдем.  Шул көннән бирле юньләп йоклаганым да юк. Чылбырын өзеп, машина артыннан йөгереп киткән   этегез  күз алдымнан китми… Кызым, сезгә килүем дә аптыраганнан инде.  Әй, Ходаем! Кичерә күр мине, кичер! Кичерә күр, Раббым!  Син дә ачуланма, балам! – дип, башын иеп  китеп барды Әмир абзый.

********

… Җәй буе бәйдә торган  Тырнак зур эт булды.

 Көтүлектә йөргән маллар, көз җитеп кырда чөгендер өлгергәч,  кайтмый йөдәтә башлый. Интегеп бетәбез. Сыерыбыз Иркә гел көтүдә тормый, качып   кайта да, арт капканы җимереп кереп, бозавын да ияртеп, чөгендер басуына  чаба. Эзләп алып кайтабыз. Шундый көзге көннәрнең берсендә, бәрәңге казу-алу мәшәкате башлангач, кайтмый кундылар болар. Икенче көнне эзләп тә таба алмадык. Бармаган  кыр, эзләмәгән урман калмады. Өченче,  дүртенче көн дә…

Балаларны мәктәптән барып сорадым да, Тырнакны  да бәйдән ычкындырып, күрше авыл көтүлегенә чыгып киттек. Янәсе, аларга барып кушылмадылар микән?

Ике авыл арасындагы каенлыкны узгач,  көнбагыш катыш кукуруз  кыры башлана. Яңа сөргән җирдән бару кыен булган  кебек, кукуруз арасыннан да йөрү газап инде ул. Елга буйлап бара-бара күпергә чыктык. Бераз ара узган саен үзем дә, балалар да: «Иркә», «Кашка» дип кычкыра барабыз. Шулчак елганың аргы ягыннан эт өргәне ишетелде. Ул бераз өрә дә туктап тора, мине  ишеткәч, тагын өрә башлый. Балалар белән   каршы йөгерә башладык... һәм менә ни күрдек: 

Тырнак инде әллә кайчан елганың теге ягына чыккан, йоннарына тигәнәкләр ябышып беткән, безгә тавыш биргән эткә сырпаланып тора. Ничек сөенгәнен күрсәгез иде!  Гел  елышкан,  ал аяклары белән муенына сарылган, битләрен ялый…  Башын-башка  куеп сыенышып торган этләргә карап исебез китте.  Сыер белән бозау да шунда.

– Әни,  бу безнең Акбай бит!  Акбай! Акбай!,

Балалар кычкыра-кычкыра этләргә таба йөгерделәр. Сыер, бозау кайгысы гел бетте, этләр белән булышабыз. 

Яныбызга килгән күрше авыл көтүчеләре:

Болар өч көн инде монда, тик эт якын да җибәрми. Китә башласалар  да, өрә-өрә куа, – диделәр.

…Сыер белән бозауны  алып  кайтып киттек. Яныбыздан авызларын зур ачып, ярты телләрен чыгарган ике зур эт бара. Балаларның шатлыгын әйтеп - аңлатып кына булмый. Бер-берсен уздырып миңа сорау арты сорау яудыралар:

– Акбай исән бит, әни?

– Нигә кайтмый  торды икән?

– Ул  балаларын эзләде микән?

Ә минем эчемдә ниләр кайнаганын белсәгез!?

Үзем сыерлар куып кайтам, ә үзем уйларым белән чуалам…

Яхшылык җирдә ятмый шул...  Мескенкәем, шуны онытмады микән?..

Теге чакта, суыкта тилмереп йөргәндә…  Минем, өйгә алып кайтып,  җылы сөт эчергәннәремне онытмаган Акбай! «Эт бик сизгер хайван,  яхшылыкны да,  яманлыкны да онытмый, диләр, - хак икән. Иркә белән Кашка ны да таныган бит әле! Әнә ничек бер алга, бер артка төшеп сөенеп кайта.  Тик  нигә өйгә кайтмаган?  Балаларын эзләп тапты микән? Яхшылыкны онытмау гына түгел, сыерларны, минем тавышны тануы  да гаҗәп бит!

Теле генә юк шул хайванның, «Эт – кешенең якын  дусты» димәсләр иде аны...

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: