Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

16+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Табылдык (хикәя)

Сез “Дю-Солей”ның нәрсә икәнен беләсезме? Юкмыни? Мин дә белми идем...

Бу сүзне беренче тапкыр Алмаздан ишеттем. Ишеттем дә, аптырап, кабатлап сорадым:

– Ничек? Ничек дисең? 

– Дю-со-лей! – диде Алмаз, иҗекләп. – Әллә шуны да белмисеңме?

Ул миңа әллә ничек итеп, түбәнсетеп карады кебек.

Караса – карый инде! Бернишләр хәл юк! Чөнки Алмаз - безнең бишенче сыйныфта иң бай малай. Иң кәттә телефон да – анда! Айфонның соңгы моделе! Гироскутер, кроссовкалар дисеңме... Найк Джодан! Барысы да бар Алмазда. Мәктәпкә дә аны “Рендж Ровер”да китереп куялар. Дәрес беткәндә, теге кәттә машина инде капка төбендә көтеп торган була, Алмазны утыртып, хоккей түгәрәгенә алып китә...

– Дю-Солей ул - шундый цирк! Белдеңме!

“Әәә... Кемнәндер ишеткән идем кебек ”...

– Казан циркы “Дю-Солей” янында – чүп кенә! Анда шундый акробатлар, жонглер, клоуннар дисеңме! Бөтен дөньядан иң-иңнәрен генә сайлап алалар! Һәм дөнья буйлап сәяхәткә чыгып китәләр! Америка шәһәрләрендә, Англиядә, иң бай илләрдә чыгыш ясыйлар! Минем “Дю-Солей” циркын Мәскәүдә күргәнем да бар! ”Лужники”да! Ә иртәгә “Дю-Солей” безнең  Казанга да килә! Белдеңме!?

Мин шаккатып Алмазга төбәләм. Нинди бәхетле ул! Күкрәктә әллә нәрсә чеметтереп алды. Әллә көнләшәм инде!?

Ул кесәсеннән ниндидер бизәкле ялтыравык кәгазь чыгарды да минем борынга ук төртте.

– Әти миңа билет та алды инде. Менә, кара!

Мин теге кәгазьгә төбәлдем. Ә анда – акробатлар! Тагын әллә кемнәр! Тукта-тукта! Берсе “Ак Барс” хоккей командасы киемендә түгелме соң?!

– Быел “Дю-Солей” циркы беләсеңме кайда була? “Татнефть-Арена”да!

“Эх! “Татнефть-Арена” ди бит! Яныннан әллә ничә үткәнем бар шул “Арена”ның. Эченә кереп карыйсы  килә дә”...

Башым әллә нинди хыяллар белән тулды. Бер генә секундка үземне “Татнефт-Арена”да дип хис иттем...

... – Менә монда кара әле! Бәясен күрәсеңме!

Алмаз ниндидер санга бармагы белән төрткәч, мин башта аптырап киттем. Ялгыш күрәм бугай, дип, күземне чытырдатып йомдым да, ныграк ачып, тагын бер карадым:

“Ай-яй... Шундый кыйбат билет та була икән!”

Шулчак кыңгырау шалтырады да, без, гөр килеп, класска таба юнәлдек. Алмаз белән  минем урыннар янәшә диярлек: ул – алда, ә мин  аның артындагы партада утырам..

– Циркны карап кайткач, билетны сиңа бирермен! – диде ул, борылып. Мин елмаерга да өлгерә алмый калдым:

– Математикадан күчертсәң! – дип тә өстәп куйды.

...Менә шулай таныштым мин “Дю-Солей” циркы белән.

“Килер бер көн, бәлки, мин дә күрермен әле ул циркны!” – дип уйлап куйдым шунда. Нигә күрмәскә ди! Ул “ипотека” дигән нәрсә мәңгелек түгел лә! Әлегә әти белән әнинең хезмәт хакы шул ипотекага керә дә бетә, керә дә бетә. Әни шулай ди. Ә өйдә без өч малай! Мин - иң олысы. Аннан энекәшләр – Азамат белән Нияз. Алар әле кечкенә,  балалар бакчасына гына йөри. Мин инде бишенче класста укыйм. Үсеп җитәремә дә әллә ни күп калмады. Менә, “тугызынчы” классны бетергәч, эшли дә  башлармын... Мин дә эшләгәч, ипотека да тиз бетәр... Дю-Солей циркын да күрермен... Азамат белән Ниязга да билет алырмын әле... Иии... Миндәге хыяллар! Бер капчык!

Ә мин үзем болай бер дә төшеп калган малай түгел! Әнә – Азат, миллионер малае булса да, “өчле”дән башы чыкмый. Ә минем – гел “бишле” диярлек. Укытучылар да үрнәк итеп куя үземне...

Дәресләр беткәч, туп-туры китапханәгә киттем. Нигә дисәгез – “бирем үтәргә”. Безнең укытучыбыз шундый кызык кеше ул! Башта бөтенебезне китапханәгә алып барып, андагы төрле журналлар, кызыклы китаплар белән таныштырып чыкты, аннан өйгә эш итеп, шул журналлардан төрле “биремнәр” бирә башлады.

“Акыллы, белемле булу өчен, китапханә белән дус булырга кирәк! – ди. – Компьютерга гына ябышып ятмагыз!” – ди.

Ул биргән “биремнәр”не мин үзем яратып башкарам. Бүген дә кирәкле журналларны алып, эшкә тотынмакчы булдым. Карыйм, ник бер өстәл буш булсын! Кызык булып китте, елмаеп та куйдым әле: ”Оһо! Әллә барысы да бирем үтиме икән”, – дим. Шунда бер бабай бушаткан урынга барып утырдым. Бабай, дип, әллә ни карт та түгел үзе. Ул, таягын тукылдатып, “шыгыр-шыгыр”итеп, аксаклап үтеп китте. “Әллә протез аяклы инде?” – дип, артыннан карап калдым.

Шактый озак утырдым мин, журналларга чумып.Шәп бирем эләккән миңа! Менә дигәне!Үземә дә кызык булды. Кирәклесен язып алыйм дисәм, ручкам язмый! Әллә пастасы беткән инде!? Шунда янәшәмдә утырган кыз миңа ручкасын сузды.

– Мә, ал!- ди

Рәхмәт яугыры, әйбәт кыз икән! Ул да шул минем яшьләрдәдер инде. Беразтан ул китәргә җыена башлагач, ручкасын бирмәкче идем, алмады:

– Язып бетер, – ди. – Минем тагын бар!

Скрипкасын тотып чыгып китте, музыкалныйда укый, ахры.

Мин тагын бераз утырдым әле, аннан җыена башладым...

Менә шунда  шаккаткыч хәл булды! Өстәлдә, минем журналлар астына качып, “Дю-Солей” циркына ике билет ята иде! Ике билет! “Дю-Солей”га! Әгәр иртән Азат күрсәтмәгән булса, мин аның билет икәнен аңламаган да булыр идем.

Мин башта каушап калдым. Әллә ялгыш күрәмме дип, билетларны әйләндерә-әйләндерә карадым. Нәкъ шундый! Азаттагы кебек! Бәясе кыйбатрак та әле! Шунда куллар калтырый башлады, малай! “Бәлки иске билеттыр, дисәм, читендә “контроле” дә бар! Яңа билетлар!”

Әле яңа гына янәшәдә утырган кыз искә төште. Шуның билетлары! Тагын кемнеке булсын, ди. Югалганын белгәч, елар инде. Миңа ручкасын да биргән иде... Шундый кызгандым үзен!

– Исенә төшәр әле! Билетлары югалганны белер дә, кире әйләнеп килер!

Китапханә ябылганчы, көтеп утырдым үзен.

– Килер, килми калмас! – дим.

Юк... Килмәде... Билетларны үзенә илтеп кенә бирер идем, мин ул кызның ни исемен, ни адресын да белмим. Мин аны каян табыйм, ди. Бу бит – Казан!

Шунда башыма гаҗәеп фикер килде. Бу билетлар хәзер минеке! Ми-не-ке! Мин аларны таптым! Урламадым, берәүдән дә талап алмадым, ә таптым! Телим икән –циркка барам, телим икән ... ертып ташлыйм! Ә  билетны нигә әрәм итәргә, ди! Циркка үзем барам! Дю-Солей” циркы – иртәгә! Кичке алтыда башлана!

Дөньяда шундый могҗизалар да була икән! Урамны тутырып, “Ур-р-ра!” кычкырып җибәрдем. Мин бүген Азаттан да бәхетлерәк. Чөнки миндә ике билет бар!Үзем дә барам, энем Азаматны да алам!

Бераз уйланып тордым да, табылдык билетлар турында әлегә берәүгә дә әйтмәскә булдым. Нигәме? Әллә ничек шунда... Уңайсыз димме... Туктале! Нигә мин уңайсызланырга тиеш әле? Ә кемнән оялырга  ди? Мин ул билетны тап-тым! Тап-тым! Мине берәү дә гаепли алмый.

...Төне буе йоклый алмыйча борсаланып чыктым. Мәктәптә дә башыма берни дә  кермәде. Дәрес бетүгә, “музыкалка”га чаптым. Аяклар үзеннән-үзе шунда таба атлый. Теге исемсез кызны шунда очратырмын күк тоела. Скрипка тоткан иде бит...

 Һәм мин аны очраттым!Кулына скрипкасын тотып чыгып килүче кызны күргәч сөенүемне белсәгез! Дөньяда миннән дә бәхетле беркем юк иде ул минутта. Кызны да куандырыйм әле!

– Менә! Мин синең билетларны таптым!

Кыз миңа аптырап карады, танымый да торды әле. Бер миңа, бер “Дю-Солей” билетларына карап торгач, ул көлеп җибәрде:

– Нинди билет?

– Менә бит! Синең билетлар! Кичә китапханәдә калдырган идең!

– Бу... билет мени? Юу-у-ук... Минеке түгел...

Без тиз аңлаштык. Билетлар, чынлап та, аныкы түгел икән. Тик кемнеке?

 – Ул өстәл артында тагын кемнәр утырды соң? Мин... Исемсез кыз... Тагын кем?

Шунда теге бабай искә төште!

– Таяк тоткан бабай! Мин аның урынын алган идем бит!Димәк, билетларны да ул калдырган. Тагын кем булсын ди...

Шулай дип әйтүем булды, шундук күңелсезләндем дә:

– Ә бабайны ничек табарга соң? Исемен дә белмибез бит...

Шунда кыз мине шаккатырды:

– Исемен мин дә белмим. Онытканмын...Тик ул бабайны белгән кешене беләм мин. Безнең тәрбияче  – Анна Николаевна белә аны!  Әйдә, киттек!

Без йөгердек кенә! Җитәкләшеп, “Детдом” капкасына килеп җиттек.

– Син монда көтеп тор! Мин хәзер  аның адресын алып чыгам.

Исемсез кыз детдомда яши икән бит! Ун минут та үтмәде, ул килеп тә чыкты.

– Ә мин белдем! Аның исеме – Айдар абый! Ул Шамил Усманов урамында яши! Икенче йортта!

Юлда барганда мин Айдар абый турында тагын әллә ниләр белеп өлгердем. Айдар абый Әфган сугышы герое икән бит! ”Кызыл Йолдыз” ордены кавалеры! Балалар йортына очрашуга килгән булган да, бу кыз аны шуннан хәтерләп калган икән.

Шамил Усманов урамына без бик тиз килеп җиттек. Ерак түгел лә! Кул сузымы җирдә! Айдар абыйны тиз эзләп таптык. Ишек алдында йөри иде. Янында ике малай да бар, “бабай!”– “бабай!”дип, бер алдына, биш артына төшәләр.Оныклары, ахры.

– Айдар абый! Исәнмесез! Сез безне белмисез...

Ул, күзләрен кысып, безгә төбәлде:

 – Мин сезне таныйм кебек. Кичә китапханәдә күрештек түгелме соң?..

Мин ашыга-ашыга “Дю-Солей” билетларын тартып чыгардым.

– Менә! Кичә сез онытып калдыргансыз!

Айдар абый билетларны кулына алды:

–“Дю-Солей” билетлары... Менә нинди була икән алар...

Аннан көрсенеп куйды:

– Юк, минеке түгел, – дип, билетларны кире сузды.

– Ничек инде, сезнеке түгел?

– Шулай, минеке түгел! Кызганыч, минем пенсиягә...

Тагын нидер әйтмәкче иде дә, туктап калды...

“Аныкы да түгел! Хуҗасын каян табарга соң?”

Мин кинәт бер карарга килдем дә билетларны Айдар абыйга төрттем.

– Аларның хуҗасы юк! Табылдык билетлар! Сез барыгыз циркка!

Айдар абый тагын нидер әйтмәкче булган иде, кинәт тыелып калды. Аннан башын югары чөеп, иңбашларын уйнатып алды да, күкрәген киереп, солдатларча төз басты.  Әллә никадәргә үсеп, пәһлевандай биегәеп киткәндәй тоелды каршымдагы бу ир-ат.

– Юк! – дип кырт кисте ул.

Тавышы шундый кырыс, кискен иде аның, мин кинәт  үз тәкдимем өчен оялып та куйдым әле.

Кинәт  Айдар абый елмаеп җибәрде.

– Ә менә билетларның хуҗасын табарга ярдәм итә алырмын күк. Бер нәрсә искә төште бит...

Ул кесәсеннән телефонын чыгарды да кемнеңдер номерын җыя башлады, шул арада безгә аңлатып та өлгерде:

– Китаханәдә, бу сеңелкәш килгәнче, минем янда бер яшь егет утырган иде. Телефоны сүнгән дә, минекеннән шалтыратып, сөйгәнен куандырды... “Дю-Солей”циркына билет алдым, дип...

Шунда телефонга җан керде.

– Алло! Тыңлыйм!

Айдар абый тиз-тиз сөйли башлады:

– “Дю-Солей” билетлары... Сез югалтмадыгызмы?

– Югалткан идек... Әллә...  табылдымы?

– Әйе, табылган... Менә бер егет тапкан!

– Шаккаткыч! Шәп булган бит бу! Алайса... Алайса табучыга бездән бүләк булсын!  Без хәзер Казаннан еракта! Кавказда ук! Тау шуабыз! Туй сәяхәтенә бер көн алдан китәргә булдык. Ә сезгә ... шалтыратуыгыз өчен  рәхмәт!

...Мин шунда исемсез кызга карап куйдым. Ул да, Айдар абый да елмая иде.Мин көлеп җибәрдем:

“Карале! Ничә сәгать буе Казан буйлап чабабыз, танышмаганбыз да икән бит!”

– Синең исемең ничек? – дидем мин.

– Алия... Ә синең?

– Мин – Раил исемле...

Без, Алия белән җитәкләшеп,  “Татнефт-Арена”га йөгердек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев