Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Таблицаны өйрәндем

Әминә апа янына бардым да, әкрен генә: — Апа, мине Лилия белән утыртыгыз әле, — дидем...

Башлангыч мәктәп артта калды. Без инде зурлар — бишенчегә дә җиттек. Безнең класс җитәкчебез итеп Әминә апаны билгеләделәр. Ул безгә беренче көннән үк ошады. Йомшак күңелле, акыллы. Йөзе, кояш кебек, нурлар сибеп тора. Бик кырыс булып күренергә тырышса да, булдыра алмый. Тәртипсезләнгәнне яратмый. Без моны беренче көннән аңладык. Дәрестә тавышын да күтәрми, безгә кычкырмый. Ләкин шулай да бик таләпчән. 

— Дисциплинагыз начар булса, әти-әниегезне мәктәпкә чакырам, — дип кенә куркыта ул безне. 

Кызлар белән малайларны бер партага утыртты. Сөйләшеп утырмас өчен шулай эшләде инде ул. Мине Сәрия белән утыртты. Сәрия начар кыз түгел, ләкин минем Лилия белән утырасым килгән иде. Булмады инде. Никтер миңа Лилия бик ошый. Аның чәчләре чем-кара. Ул аларны толымнарга үреп сала. Чәч очына матур тасмалар белән бантиклар ясап куя. Ә күлмәге гәүдәсенә шундый килешә! Үзе, бик тыйнак булса да, уку алдынгысы. Күп сөйләшми, ә үзенең белмәгәне юк. Кыз бала булса да, аның белән аралашу кызык.

Көн артыннан көн үтә, икенче чирек тә бетеп килә, ни арада кыш та җиткән. Салкын көннәре күп булса да, кышны бик яратам. Урамнан керәсе дә килми.

Без Ленар белән таудан чанада шуарга яратабыз. Кичә кичке якта югары очка мендек. Бөтен бала-чага урамда, Лилия генә күренми. Дәрес әзерлидер инде, ул бит «ботаник».

Ул булмагач күңелсез тоелды, кайтып киттек. Икенче көнне дәрестә Лилиягә хат язарга уйладым. Бу минем беренче хатым булачак. Яшь чакта әти белән әни хат алышкан, ләкин аларның бер генә хатлары да сакланмаган. Әти армиядә хезмәт иткәндә әни аңа гел хат язып торган, югыйсә. Каян белер идем, бу турыда үзләре кызык итеп сөйләделәр. Сахалиннан әтинең энесе язган хатны укыганым да бар. Хат яза беләм дип уйладым. Дәрестә кача-поса, яздым мин ул хатны. 

Лилия!
Сәлам хаты яз каршы. Син нигә кичә кич урамга чыкмадың? Без Ленар белән сезнең очка менгән идек. Бөтен кеше урамда, син генә юк. Синең белән кар ыргытып уйнарбыз дигән идем. 
Сәлам белән Илшат.

Хат кыскарак килеп чыкты. Ярар, беренче хат бик озын булмый дип уйладым. Хатны тәнәфес вакытында тиз генә аның дәфтәре эченә куйдым. Йөрәгем күкрәгемнән чыгып китә дип торам: бик нык дулкынландым. Аннары кыюлыгыма исем китеп утырдым әле. Дәрескә кыңгырау шалтыраганны дүрт күз белән көттем. Менә Лилия урынына кереп утырды. Дәфтәрен ачты... Хатны укыды. Икенче тәнәфестә минем дә дәфтәр эчендә хат ята иде.

Исәнме, Илшат!
Урамга чыгарга вакытың бар. Дәрес хәзерләргә — юк. Шул тапкырлау таблицасын белмәү аркасында ничә "2"ле алдың?! Санап бармадыңмы? Күптән өйрәнергә вакыт!
Сәлам белән Лилия.

Кара син аны, кызый актыгы, ярага тоз сала белә икән бит!
Өйрәнергә вакыт икәнен үзем дә беләм. Вакыт тарлыгы комачаулады. Ялкаулык та юк түгелдер инде. Менә, ниһаять, вакыт таптым. Көнне төнгә ялгап тапкырлау таблицасын ятладым. Бу хәлгә өйдәгеләр дә бик гаҗәпләнделәр.Әти белән әни чиратлап минем җавапларны тыңлады. Әти горур итеп:
— Иртәгә "5"ле алып кайтырсың инде, — дип елмайды.

Иртән-иртүк шатланып мәктәпкә киттем. Математика дәресен көтеп ала алмый интектем. Дәрескә чакырып кыңгырау шалтырау белән укытучы янына чыгып:
— Тапкырлау таблицасын сорагыз, өйрәндем, — дидем.
— Ике ел элек белергә тиеш инде син ул таблицаны, — диде, апа исе китми генә. 

Юк, сорамады, билге дә куймады. Кызларга мәзәк тоелды ахры — көлешеп утырдылар.
Ярар, кемлегемне күрсәтермен әле, дип уйлап, үземне тынычландырдым. Таблицаны ятлаганны, башкасына гына баш җитәр, дип тә уйлап куйдым. Һәм ялгышмадым. Яхшы, хәтта бик яхшы укый башладым. Тырышып-тырышып өй эшләрен эшлим. Дәрестә укытучылар сөйләгәнне йотлыгып тыңлыйм. 

Математика укытучысы Роза апа мине бик еш мактый:
— Тырышкан табар, ташка кадак кагар диләр. Илшаттан үрнәк алыгыз, — ди ул.
Мактау сүзләрен Лилия дә ишетә. Миңа бу икеләтә шатлык.

Ләкин бер теләк үтәлми кала бит: Лилия белән бер парта артында утырасым килә. Тәвәккәл таш ярган диләр бит. Тәвәккәлләдем. Тәнәфестә класс җитәкчебез Әминә апа янына бардым да, әкрен генә:
— Апа, мине Лилия белән утыртыгыз әле, — дидем.
Апа миңа елмаеп карады да:
— Менә тиздән яңа чирекне башлыйбыз, шунда барыгызның да урыннарын алыштырам. Сине Лилия белән утыртырмын, — диде.

Мин шундый шатландым. Ләкин сөенечемне берәүгә дә сиздермәдем. Апа чынлап та сүзендә торды. Без хәзер Лилия белән бергә утырабыз. Бик ошый ул миңа. Ләкин үзенә бу турыда әйтергә кыймыйм әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев