Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Табигать турында хикәяләр

Язучы Фирдәвес Зарифның табигать турында хикәяләре.

Эшче кырмыскалар

Ул дөньяга килгәндә, тирә-як ярым караңгылыкта иде. Кырмысканың, барлык көчен җыеп, әче аваз саласы килде, ләкин куркып калды.Чөнки тирә-ягын зур, шыксыз кырмыскалар сырып алган иде. Кинәт бер озын җирән мыеклысы аның сыртына төртеп алды:

– Әй син, нигә назланып ятасың, бүгеннән башлап эшкә өйрән! Син бу дөнгьяга эшләр өчен яратылган.

– Ә нәрсә эшләргә тиеш соң мин? – дип, кыюсыз гына сорап куйды кырмыска малае.

– Син безне дошманнардан сакларга, ашатырга-эчертергә тиеш! – диде кан төсендәге колбиләүче кырмыска.

– Безнең дошманнарыбыз да бармыни?

– Ничек кенә әле! Тирә-ягыбыз гел дошманнардан гына тора.

Эшче көрән кырмыска юлбасар колбиләүче кырмыскалар ыруына эләгүен, үзенең көрән төстәге чын урман кырмыскасы нәселеннән булып та, биләүсәгә биләнгән бөҗәк курчагы кузысы хәлендә юлбасар колбиләүче кырмыскалар тарафыннан урлануын белми иде.

Биредәге тәртипләрне аңлаткач, эшче кырмыска малаен үзе шикелле биләүсәдә вакытта урланган төрдәшләре яшәгән куышка күчерделәр. Биредә тагын да караңгырак һәм шыксызрак иде.

– Сез кемнәр? – дип сорады кырмыска малае.

– Без – эшчеләр! – дип, горур җавап бирде аңа бер кырмыска.

– Ә сез нинди нәселдән, әти-әниләрегез кемнәр? – дип кызыксынды кырмыска малае.

– Без – бөек кызыл кырмыскаларның хезмәтчеләре! – дип, күмәкләп җавап кайтардылар аңа.

Алар бөтенесен дә онытканнар, дөресрәге, бернәрсәне дә хәтергә төшерә алмыйлар иде. Яңа хуҗалары алар белән ниндидер коточкыч хәл кылганнар, тумыштан килгән тәртип-гадәтләрен тулысынча юкка чыгарганнар.

Эшче кырмыска малаен да, атна буе оядан чыгармыйча, ниндидер татлы азык белән тукландырдылар. Ул зиһененең көннән-көн томалана баруын, үзенең, әкренләп, битараф бер җан иясенә әйләнгәнен тойды.

Бер атнадан аңа оядан чыгарга рөхсәт иттеләр. Оя өстенә чыгып, бераз баргач, ул йомырка күтәреп барган көрән урман кырмыскасын очратты.

Кырмыска малае, гомерлек дошманын күргәндәй, үз кабиләдәшенә ташланды. Дошман өнендә үстерелгән әлеге затта үз төренең тышчасы белән армас-талмас мускул көче генә калган иде.

Кардәшен бәреп еккач, әсирнең күзе йомыркага төште.Ул йомырканың исеннән үк ярсып китте һәм кол кырмыска биләүсәсендәге үз туганын шунда ук өзгәләп ташлады.

Колбиләүче хуҗалар, ояларын тыңлаучан хезмәтчеләр белән тутырганнан соң, тора-бара үзләренең яшәү гадәтләрен дә югалттылар. Эш шуңа кадәр барып җитте ки, алар хәтта мөстәкыйль рәвештә ашый да белми башладылар. Нәни коллар азыкны аларның авызларына салырга тиеш иде. Шулай итеп, юлбасар кырмыскалар, үзләренең кичәге колларына бәйле булып, алардан башка яши алмас хәлгә төштеләр.

Ә көрән төстәге эшче урман кырмыскалары, ишәеп, тук һәм бәхетле тормышта яши иде. Хаклык соңрак булса да тантана итте!


Агач төпләре

Урман эчендә янәшә ике агач төбе тереклек итә. Күптән киселгән булса да, аларның берсе – имән, ә икенчесе нарат агачыныкы икәнлеген чамалавы кыен түгел.

Хәер, агач төбе агач төбе инде. Әмма... Алар беркөнне үзара сүз башладылар.

– Һай, бу дөнья дигәнең, – диде нарат төбе. – Бу наратларны кайчан кисеп бетерерләр икән? Югыйсә, давыл чыкса, өстемә авып, изеп китәрләр дип куркып яшим.

– И туган, – дип сүзгә кушылды имән төбе, – мин биредә имән булып йөз илле ел яшәдем. Нәкъ менә синең шикеллеләрнең зары аркасында моннан сиксән ел элек биредәге урманны кисеп бетергәннәр иде. Күп агач төпләре эссе кояшка түзә алмыйча чатнап ярылдылар., ә аннары, яңгырлар башлангач, гөмбәләнеп чери башладылар. Һай, ул заманнар... Дустыңа түгел, дошманыңа да күрсәтмәсен. Ә исән калганнары, аларга карап, шатланып яшәде. Хәер, яшәде дип әйтү дөрес үк булмас. Чөнки аларны да шундый язмыш көтте. Агачларга гына түгел, иманга да балта чаптылар шул.

– Ә син үзең ничек исән калдың соң?

– Мин һәр елны диярлек үсентеләр чыгарырга тырыштым. Чөнки миңа ата-анам нәселем тырында кайгыртырга, игелекле балалар калдырырга васыять итте.

– Ул балаларың хәзер кайда?

– Алар башка агач төпләрен җил-яңгырдан ышыклыйм дип һәлак булдылар.

– Ала-а-й! Иманлы булганнар икән, – дип көрсенеп куйды нарат төбе. – Ә мин менә агач төбе булып уздырган гомерне кызганып яшим. Үсентеләрне мин дә чыгардым анысы. Ләкин алар, әниең агач төбе булсын инде, дип миннән оялып, читкә тартылдылар.

Ә бер көнне... – Нарат төбе, күңеле тулып, сүзен әйтә алмый торды. – Ә бер көнне көчле җил аларны өзеп, очыртып китте.

– Шулай да син гомерне заяга уздырмагансың, нарат төбе. Минем танышларым, имәнгә карап имән булып булмый, дип, үз күләгәләреннән куркып яшәделәр. Агач төбе булып озак яшәргә иде исәпләре.

Кара әле тирә-ягыңа, күпме яшь наратлар үсеп килә. Узар вакыт, биредә йөзьяшәр нарат урманы шаулап торыр, ә без аларга үткәннәрне гыйбрәт итеп сөйләрбез...


Әрекмән

Бакчада ул үләннәр патшасы иде. Ул яфракларның зурлыгы, киңлеге... Берәү дә аңа тиңләшергә җөрьәт итмәде. Өстәвенә, әле ул торган саен буйга үсә, мәһабәт гәүдәле була барды. Ә инде бөреләре тулышып, кызгылт-шәмәхә чәчәк аткач, ул, гомумән, аска карамас булды, әйләнә-тирәсендә очкан күбәләкләрне, бал кортларын һәм күк йөзен генә күрде.

Аһ, бу нинди фаҗига: көннәрдән бер көнне аның чәчәкләре чәнечкеле шарларга әйләнде. Төрле төстәге ул шарлар, нинди матур булсалар да, гаҗәеп чәнечкеле һәм ябышкак, үзсүзле иде.

Менә бер ваемсызы аның яныннан игътибарсыз гына үтеп китмәкче булды. Ә тигәнәккә шул гына кирәк тә. Ул чәнечкеләре белән аңа чытырдап ябышты, уралды һәм үзеннән җибәрмәде.

Ваемсызга гамь керде, бәргәләнде, әмма, ризасызлык белдергән саен, чәнечкеләр аның тәненә ныграк кадалдылар. Тигәнәккә бу уен ошады, ул үз язмышыннан канәгать калды. Ә ваемсызга үкенергә соң иде инде.

Фирдәвес Зариф.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: фирдәвес зариф табигать турында хикәяләр