Көмеш кыңгырау

Республика балалар һәм яшүсмерләр газетасы

18+
2024 - Гаилә елы
Әдәби сәхифә

Табигать белеме дәресендә

Кәримне без болай да инопланетянин дип йөртәбез. Киноларда аларны күргән бар бит. Безнең Кәрим койган да куйган — ничек шуларга охшаган, гаҗәп!

Урра! Без инде башлангычлар түгел, бишенче класска җиттек. Яңа фәннәр укый башладык, шуңа дәресләр саны да артты. Алар төрле бүлмәләрдә үтә. Математика бүлмәсе — икенче катта, рус теле дәресенә өченче катка менәбез. «Табигать белеме» дәресе дә керә башлады.

Кеше бит — табигать баласы, шуңа да бу фәнне белергә кирәк дип уйлыйм. Җирдә ничек һәм кайчан тереклек барлыкка килгән — бик беләсем килә, бу сораулар мине бик кызыксындыра. Тырышып-тырышып өйрәнәм. Үсемлекләр, хайваннар дөньясының эволюциясе дә мавыктыргыч тоелды. «Эволюция» сүзенең дә мәгьнәсен аңлыйм хәзер. Дәресләргә бик җитди итеп әзерләнеп йөрим. Бик күп миллион еллар элек җир йөзен су каплаган булган икәнен белдем. Тора -бара утраулар барлыкка килгән. Үсемлекләр, хайваннар пәйда булган. Менә кешегә дә барып җиттек.

— Балалар, сез ничек уйлыйсыз, кеше каян барлыкка килгән? — дип сорады укытучы.

Минем әбидән сораса, вәт аңлатып бирер иде ул! Аның сөйләгәннәре бераз истә калган, шуңа бик белдекле кыяфәт белән кул күтәрдем.

— Кеше Аллах тарафыннан барлыкка китерелгән, — дидем мин.

— Ярый, Илшат, син шулай уйлыйсың икән, — диде апа, бик исе китмәгән кыяфәт белән.

— Тагын кемнәрдә нинди фикерләр бар?

— Маймылдан барлыкка килгәннәр, —диде Марат горур итеп.

Ул үзе дә маймылланырга ярата. Чынлап та, аның маймылдан барлыкка килүенә ышанырга була. Яраткан ризыгы да банан. Букчасына икешәр-өчәр банан тыгып килә дә, яшереп кенә ашап йөри.

— Ярар, бик кызык фикер, — диде апа.

Нәрсәсе кызыктыр, белмим, миңа кызык тоелмады. 

— Тагын кемнәрдә, нинди фикерләр бар? — дип соравын кабатлады укытучы.

— Кешеләрне Сириустан Җиргә инопланетяннар китереп киткән, — диде Колаклы Кәрим.

— Бик үзенчәлекле версия, Кәрим, —диде Ләйлә апа, елмаеп.

Кәримне без болай да инопланетянин дип йөртәбез. Киноларда аларны күргән бар бит. Безнең Кәрим койган да куйган — ничек шуларга охшаган, гаҗәп! Тырпаеп торган колаклары гына ни тора! Шул колаклары чүмеч кадәр булган өчен «Колаклы» кушаматы тагылды да инде аңа. Бабасының бабасы шул Сириустан булуы бик мөмкин.

Шулай да кеше маймылдан барлыкка килгән дигән фикергә өстенлек бирде апа.

— Ерак бабасы маймыл булгач, кеше хайванга керәме? —дип сорадым түзмичә.

Укытучы сөйләвеннән шуны белдем: кешене хайванга кертеп булмый, аермалар бик күп икән. Кеше сөйләшә, хезмәт итә. Хезмәт кенә безне кеше иткән имеш. Ә шулай да хәзерге маймыллар белән без ерак туган булабызмы инде?!

Минем бу фикер белән бик килешәсем килмәде. Ә нигә хәзер бер маймыл да кешегә әверелми икән соң? Бик күп укырга кирәк икән әле. Бу яңалыкларны әбигә сөйләргәме, юкмы? Юктыр, әбинең кәефен төшерәсем килми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга язылыгыз «Көмеш кыңгырау»


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев